Логотип Магариф уку
Цитата:

 Кар десанты

Шушы көннәрдә Зәйдә «Кар десанты» студентлар отряды акциясе узды. Анда катнашучылар  төбәкнең Имәнлебаш, Кара Елга, Өтәшкә, Югары Шепкә, Сәвәләй, Сарсаз-Баграж, Дүртмунча, Түбән Биш, Поповка, Але...

Шушы көннәрдә Зәйдә «Кар десанты» студентлар отряды акциясе узды. Анда катнашучылар  төбәкнең Имәнлебаш, Кара Елга, Өтәшкә, Югары Шепкә, Сәвәләй, Сарсаз-Баграж, Дүртмунча, Түбән Биш, Поповка, Александровка авылларында булдылар. Идель буе федераль округының төрле төбәкләреннән чыккан студентлар биредә ялгыз яшәүчеләргә йорт-хуҗалык эшләрендә булыштылар. Бөек Ватан сугышы каһарманнарына куелган һәйкәл тирәләре кардан чистартылды. «Застава» хәрби-патриотик клубына һәм 88 нче янгын сүндерү-коткару частена мәктәп укучылары өчен оештырылган күмәк сәяхәт мавыктыргыч булды.



Волонтёрлар мәктәп укучыларына кул эшләнмәләре ясау буенча осталык дәресләре үткәрделәр, бергәләп волейбол уйнадылар. Медицина уку йорты студентлары исә фельдшер-акушерлык пунктында табиблар белән бергә авыруларга ярдәм күрсәттеләр.


Яшьләр арасында волонтёрлар хәрәкәтен үстерү, патриотик рухта тәрбия кылу, һөнәр сайлаганда яшьләргә  юнәлеш бирү, эш табуда аларга ярдәм итү һәм  сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау чараларында «Кар десанты» студентлары актив катнаша.


                                                                               Ләйсән КАМБЕЕВА

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ