Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев сәхнәсендә – сабыйлар Сабан туе

Халкыбызның ерак гасырлардан килә торган милли бәйрәме – Сабан туен июнь аенда зурлап үткәрергә күнеккәнбез. Быел исә минем үземә  бу олуг бәйрәмебезне күпкә иртәрәк тамаша кылу насыйп булды. Әле...

Халкыбызның ерак гасырлардан килә торган милли бәйрәме – Сабан туен июнь аенда зурлап үткәрергә күнеккәнбез. Быел исә минем үземә  бу олуг бәйрәмебезне күпкә иртәрәк тамаша кылу насыйп булды. Әле ниндиенә һәм кемнәр катнашында узганына диген?!
Россия, Европа, хәтта дөнья күләмендә дә озын аяклы кызлар арасында тышкы чибәрлекне пропагандалауга йөз тоткан һәртөрле шәһәр, ил, дөнья гүзәле, «Мини-мисс» бәйгеләре уздырылуы хакында әледән-әле ишетеп торабыз. Тик һәр ялтыраган нәрсә алтын булмаган кебек, әлеге тамаша чибәркәйләренең дә ул кадәр үк дөнья тоткасы булмаганлыклары бераздан шәйләнә. Бәхетебезгә, милләтебезнең, телебезнең, мәдәниятебезнең киләчәк язмышы өчен ут йотып яшәгән милли оешмаларыбыз егет-кызларыбызның, табигатьтән бирелгән тышкы чибәрлекләренә караганда, эчке матурлыкларының күркәмлеген күрсәтүне  максаты итеп куя. Бу җәһәттән, тынгы белмәс, милли җанлы,  Кадрия Рәис кызы Идрисова җитәкләгән «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы энтузиастларын ничек мактап телгә алмыйсың, ди?!
Әле күптән түгел генә 30 еллыгын билгеләп үткән «Ак калфак»ның халкыбыз гореф-гадәтләрен, йола һәм бәйрәмнәрен барлап, аларга яңа сулыш өреп, бар җиһанга җәелдерүдә кылган игелекле эш-гамәлләре санап бетергесез. Әле яңалары да дистәләп. «Туган тел» фестивале кысаларында өч яшькә кадәрле сәләтле сабыйлар арасында уздырылган «Сандугач» бәйгесенә канат куючылар да нәкъ менә «ак калфак»лылар иде. Өч яшьлекләрне сәхнә тотарга өйрәтә алганны балалар бакчаларының мәктәпкә әзерлек төркемендәге 6 – 7 яшьлек татар малайлары һәм кызлары арасында бәйге оештыру барып чыкмаслык эшмени дип «ак калфак»лылар үз-үзләренә сорау биргән. Шулай моннан биш ел элек Казандагы татар балалар бакчаларында тәрбияләнүче сабыйлар арасында «Татар кызчыгы һәм татар малае» бәйгесе уздырырга карар кылына. Милләтебезнең өмете булып үсеп килүче сабыйларыбызның  нинди сыйфат һәм сәләтләргә, иҗади осталыкларга ия булуларын ачыклауны күздә тоткан бәйге программасы төзелә. 2018 елда, беренче тапкыр уздырылганында, алтмышлап сабый арасыннан  сайлап алынган 12 се иң яхшы «Татар кызчыгы һәм татар малае» бәйгесе финалында сәхнә тота. Җыр-биюгә, сәхнә осталыкларын ачыклау белән беррәттән, уңган-булган гүзәл затларыбызга һәм татар ир-егетләренә хас аш-суга, кул эшләренә осталыкларын, милли традицияләребезне, гореф-гадәтләребезне ни дәрәҗәдә белүләре  дә сыналды аларның. Әйтик, кызлар кыстыбый пешерүдә, май канаты ясауда ярышты. Ел саен бу үзенчәлекле бәйгенең финал өлеше яңартылып, үткәрү урыннары үзгәртелеп тора. 2019 елдагысы К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә татар хатын-кызлары форумы делегатлары катнашында уздырылды.

Мәркәзебезнең алты-җиде яшьлек татар кызчыклары һәм малайлары быел Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры сәхнәсендә, Сабан туе мәйданында имтихан тотты. Әйе-әйе, мәртәбәле театр сәхнәсе түрендә, зал тулы әти-әниләре, туганнары, бакчадагы дуслары каршында никадәр зирәк, уңган, өлгер, чая, булдыклы, максатчан булуда үз мөмкинлек-сәләтләрен, иң мөһиме, бүгеннән ни дәрәҗәдә  милли рухлы, киләчәгебезнең милләт аналары һәм баһадир ир-егетләре булып үсәргә җыенуларын дәлилләп күрсәтте алар. Җанатар тамашачылар арасында шактый гына танышымны очраттым. Араларында җитмеш яшен узган, бар гомерен мәгариф өлкәсенә багышлаган, лаеклы ялга чыккач та, кабаттан үз мәктәбенә укытырга чакырып алынган Казандагы 137 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмзия ханым Муллахмәтованы күргәч, берәр оныгы өчен җан атарга килгәндер дисәм, аңардан: «Ут борчасыдай күрше кызым Мәликә Әкбирова өчен ут йотам. И ул баланың сөйкемлелеге, булганлыгы: җиренә җиткереп, шигырен дә сөйли, җырлый, бии, әллә нинди такмаклар белә. Әти-әнисе дә, тәрбияче апалары да күп көч куйды. Татар теле укытучысы буларак, шигырьләрен сайлашырга, сәнгатьле итеп укырга өйрәтүдә кулымнан килгәнчә ярдәм иттем», – дигән җавап ишеттем. Әйе, алты-җиде яшьлек сабыйны зур сәхнәгә чыгарга әзерләү – шактый мәшәкатьле һәм чыгымлы эш. Милли киемнәрен хәстәрләүме, бәйге нигезләмәсенә туры килгән шигырь, концерт номерларын әзерләүме, сәхнә серләренә өйрәтүме, кыз бала һәм малайлар белергә тиешле һөнәр нечкәлекләренә төшендерүме, иң мөһиме – туган телебездә фикер йөртеп, Тукай телендә иркен аралаша алырдай, милли җанлы бала булсын.
 Еш кына «Татар гаиләсендә туган бала бакчага йөри башлагач, татар телендә аралашудан туктый, русчага күчә» дигән фикерне ишетәсең. Алга китеп булса да әйтим: менә бу бәйгедә сәхнә тоткан малай һәм кызчыклар ике сәгатьтән артык барган тамаша барышында ник бер русча сүз кыстырып сөйләшсен, алып баручылар биргән сорауларга да, һич кенә дә аптырап калмыйча, үз туган телебездә җавап биреп барды. Димәк, гаиләдә – ата-аналар, туганнар, хәтта күрше-күләннәр, балалар бакчаларындагы тәрбиячеләр, татар баласы белән татарча аралашып, милли мохит булдырсалар, балаларыбыз татар телен әйбәт беләчәк, милли рухлы булып үсәчәк. Кариев сәхнәсендә узган бәйге нәкъ менә шуны дәлилләде дә инде. Мондый бәйгеләр бала өчен, һичшиксез, телне өйрәнүгә стимул булып торачак. Безнең бу фикеребезне дәлилләгәндәй, «Ак калфак» оешмасының төп җитәкчесе Кадрия ханым Идрисова да: «Әүвәлге елларда балалар белән тел мәсьәләсендә интеккән идек. Хәзер авырлык юк, балаларның теле камил. Без быел һәр баладан җиде буынга кадәр үз шәҗәрәләрен белүләрен сораган идек. Һәркайсы өйрәнгән, әти-әнисенең кайсы яктан, туган якларының нәрсә белән данлыклы булуын ачыклап, аны шигъри калыпка салып, чыгыш ясарга өйрәнгән», – дип, үз сүзен җөпләп куйды.

Бар гомерләрен һәм фәнни эшчәнлекләрен рус мохитендә татар телен укыту проблемаларын хәл итүгә багышлаган мөхтәрәм галимнәребез – педагогика фәннәре докторлары Чулпан Мөхәррәм кызы белән Фираз Фахраз улы Харисовларның оныгы  Йосыф Шакировның, быелгы «Татар малае» бәйгесе сәхнәсендә ут уйнатып, III урынга лаек булуы күпләр өчен маяк була түгелме?!
Быелгы шәһәркүләм бәйге, әйткәнемчә, халкыбызның Сабан туе бәйрәменә багышлануы белән үзенчәлекле иде. Бәйгенең «Казан» бию ансамблендәгеләр башкаруында «Сабантуй» биюе белән башланып китүе үк сабыйларыбыз күңеленә дә, тамаша залына җыелган җанатарларга да бәйрәм рухы өстәде. Авылларыбызда үтә торган (болай дип әйтүем юкка түгел: соңгы елларда  район үзәкләрендә, шәһәрләребездә оештырыла торган Сабантуйлары спорт бәйгеләреннән торган спартакиадаларны хәтерләтә башлады сыман) милли рухлы чын Сабан туен хәтерләткән мондый бәйгедә  кайсы гына баланың сынатасы килсен, ди?! Балалар Сабан туен алып баручылары да әле кемнәр диген? Танылган телевидение алып баручысы һәм шоумены, җырчы Зөлфәт абыйлары Зиннуров белән (кем дип уйлыйсыз?) аның яраткан олы кызы Зәлия! Зәлия үзе дә «Татар кызчыгы һәм татар малае» бәйгесе өчен ят исем түгел – 2018 елда уздырылган бәйге җиңүчесе ул, «Татар кызчыгы – 2018» бәйгесе салган милли рухны сүндермичә, аңа куәт өстәп, бүгенге көндә Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясендә халкыбызның энҗе-мәрҗәннәрен күңеленә сеңдерә, татар кызчыклары һәм малайлары арасыннан  иң сәләтлеләрне барлауда катнаша.
 Әйтергә кирәк, моннан биш ел элек алтмышлап татар кызчыгы һәм малае күңеленә шунда катнашу оеткысы салудан башланган «Татар кызчыгы һәм татар малае» бәйгесе инде хәзер мәркәзебездәге балалар бакчаларын гына колачлап калмыйча, офыкларын елдан-ел киңәйтә бара. Казаннардан үрнәк алып, республикабызның шактый гына районнарында, хәтта татарлар яши торган чит төбәкләрдә дә алты-җиде яшьлек татар балалары арасында шундый бәйгеләр үткәрелә башлаган. «Ак калфак» татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да сөенеченнән: «Безнең бу башлангыч бар җиһанда матур яңгыраш таба бара. Әйтик, узган ел барысы 27 меңнән артык сабыйның «Татар кызчыгы һәм татар малае» бәйгеләрендә катнашканлыгы мәгълүм», – дип белдерде. Быелгысы юбилей булгангамы (ни дисәң дә, бишенче ел рәттән үткәрелүе бит), Казанда да күпкә колачлырак һәм оешканрак  үтте. Мәркәзебездәге 325 балалар бакчасының 96 сыннан 200 дән артык татар кызчыгы һәм татар малае үз районнары турларында катнашкан. Гыйнвар аеннан хәстәрлек чаралары күрә барып,  төрле сынау-бәйгеләр оештырылган. Алар арасыннан сигез кыз һәм сигез малай финалга сайлап алынган. Менә инде алар – Кариев театры сәхнәсендә, балалар Сабан туе мәйданында! Кызлар өчен дә, малайлар өчен дә бәйге-уеннарның ниндие генә тәкъдим ителмәде! Кызлары аш-суга, тегү-чигүгә, җыр-биюгә, Сабан туендагы сыман, капчык киеп йөгерүдә, таяк тартышуда, кашыкка йомырка салып йөгерүдә осталыгын күрсәтсә, малайлар көрәш бәйгесендә, кадак-чүкеч белән эш итә белүдә, сынамышлар әйтүдә үз сәләтен күрсәтте. Кызлар капчык киеп йөгерде, малайлар чүкеч белән кадак какты, таяк тартышты. Бәйгенең алдагы этапларында кызлар Сабантуй табыны бизәге булган чәкчәк пешерергә, Сабантуй сөлгесен чигәргә өйрәнгән. Малайлар арасында тизәйткеч ярышы, Казандагы К.Насыйри исемендәге 80 нче урта мәктәпнең спорт залында татарча көрәш турниры булып узган.
Жюридагы абый-апалары да, ай-һай, үтә таләпчән, күзләре үткер иде. Кемнәр диегез әле?! Казан шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, мәркәзебезнең мәгариф идарәсе баш белгече Рәйханә Баһавиева, Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов, «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, Казан шәһәренең «Ак калфак» бүлекчәсе җитәкчесе, А.Алиш исемендәге 20 нче гимназия директоры Рәхимә Арсланова, татар балалар матбугаты басмаларыннан Илназ Фазуллин белән Гөлназ Ярмиевалар, гадел һәм таләпчән хөкемдарлар буларак, бәйге тоткан һәр сабыйның чыгышын энә күзеннән үткәрде.
Нәтиҗәдә II урынга Азат Шәфигуллин белән Сәфинә Нуруллина, III урынга Йосыф Шакиров һәм Зәлинә Фәйзрахмановалар лаек дип табылса, жюри тарафыннан беренчелек Әмирхан Мөбарәкшин белән Диләрә Богдановага бирелде. Абсолют җиңүчеләр мәгълүм булгач, «Гаилә һәм мәктәп» журналы укучылары хозурына куанычлы сюрприз хәбәрне җиткерәсе килә: «Татар кызчыгы–2022» бәйгесендә беренчелекне яулаган Диләрә «Гаилә һәм мәктәп» журналының элеккеге баш мөхәррире Ландыш Нәсыйхованың кызы булып чыкты. Сөенеченнән кояштай балкыган бәхетле ананы ихластан котлавыбызга рәхмәт әйтеп: «Балалар бакчасыннан бәйгедә катнашырга моннан берничә ел элек үк тәкъдим иткәннәр иде. Бу бәйге – үзеңне сынап карар, балаңның нигә сәләтле булуын ачыклар өчен менә дигән мөмкинлек. Кызым беренче тапкыр зур сәхнәдә чыгыш ясады, үзен сәхнәдә тотарга өйрәнде. Бәйге үзебезнең нәсел шәҗәрәсен барлап чыгу өчен дә бер форсат бирде. Мондый бәйгеләр кирәк. Чәкчәк пешерү серләренә ныграк төшенү өчен, Диләрә кызым хәтта авылдагы әбисе янына кайтып торды. Бәйге – шәһәрнең төрле почмакларында урнашкан балалар бакчасына йөрүче балалар өчен аралашу мөмкинлеге, ата-аналар өчен тәҗрибә уртаклашу урыны булып тора», – дип сөйләде ул.
«Татар кызчыгы һәм татар малае–2022» бәйгесе финалы җиңүчеләренә тапшырылган бүләкләр дә искитмәле иде. Иганәчеләре мулдан купкан. Иң зур бүләк – Бөтендөнья татар конгрессыннан: бик тә затлы һәм кыйммәтле «Татар дөньясы» китабы һәм дә велосипедлар. Театр сәхнәсендә Сабантуй мәйданын гөрләткән бу кызчык һәм малайларга киләчәк тормышларында татар халкының күркәм гореф-гадәтләрен, рухи хәзинәсен үзләштерүдә адымлап йөрү генә түгел, велосипедта җилдерткәндәй, тәвәккәллек белән эш  итәргә язсын!
Таһир САБИРҖАНОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ