Катнаш төркемнәрдә тәрбияләнүче балаларда аралашу культурасы тәрбияләү

Дөньяны танып белү, тәҗрибә туплау һәм уртаклашу, фән-техника, сәнгать яңалыклары белән танышу, иҗат итү, мәгълүм булганча, аралашу ярдәмендә генә тормышка ашырыла. Икенче төрле әйткәндә, аралашу кешенең барлык иҗтимагый эшчәнлеген оештыра. Шунысын да әйтергә кирәк: аралашу кешеләрнең төрле үсеш-үзгәреш стадияләре өчен дә хас, мәктәпкәчә яшьтәге этап өчен бу аерата әһәмияткә ия, чөнки мәктәпкәчә чор – иҗтимагый мөнәсәбәтләр һәм тәҗрибәне үзләштерү дөньясына керү вакыты. Әлеге тәҗрибәне үзләштерү, һичшиксез, аралашу, сөйләм культурасы аша булдырыла.

Аралашу культурасы дигәндә, баланың билгеле бер сүзлек запасы һәм сөйләм нормалары кулланып, яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашу нормаларын үтәве, аларга карата ихтирамлы мөгамәләдә булуы, җәмәгать урыннарында һәм көнкүрештә үз-үзләрен дөрес тотулары күз уңында тора.1 Аралашу культурасы – кагыйдәләрне тиешенчә үтәү генә түгел, ә кирәкле вакытта урынсыз гыйбарәләрне әйтмәү, я аерым бер гамәлләрне үтәми калу да дигән сүз.

Катнаш төркемнәрдәге балаларның сөйләм культурасы формалашуы һәм үсүе аның социальләшүе белән бәйле. Cоциаль үсеш – баланың үзе яшәячәк җәмгыятьнең культурасын, традицияләрен, кыйм-
мәтләрен үзләштерү процессы ул. Уйнаганда, яшьтәшләре һәм олылар белән аралашканда, бала башкалар янәшәсендә яшәргә, аларның теләкләре белән исәпләшергә өйрәнә, җәмгыятьтәге үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен һәм нормаларын үзләштерә, икенче төрле әйткәндә, социаль компетентлыкка өйрәнә. Катнаш төркемнәрдә тәрбияләнүче балаларда аралашу культурасын формалаштыру төрле эшчәнлек төрләрендә тормышка ашырылырга мөмкин: уен, хезмәт, гамәли эшчәнлектә, уенда, даими иркен аралашу процессында, шул исәптән татар теле шөгыльләрендә.

Балалар бакчаларының катнаш төркеме физик һәм акыл мөмкинлекләре, яше төрле булган балаларны берләштергән интегратив төркемнең типик моделе буларак карала. Аңлашылганча, мондый балаларның аралашуы үзенә генә хас үзенчәлекләр белән билгеләнә, димәк, гомоген төркемнәрдәге үзара мөнәсәбәтләрдән аерылып тора. Төрле яшьтәге балаларны эченә алган төркемнәрдәге эшчәнлек гадәти режим белән эшли торган балалар бакчасы төркемнәреннән шактый үзгә. Шуңа күрә дә катнаш төркемдә эшләүче тәрбиячеләрдән зур һөнәри осталык, түземлелек сорала, чөнки, беренчедән, төрле яшьтәге балаларның физиологик һәм психологик үзенчәлекләре дә үзгә; икенчедән, һәр бала – кабатланмас шәхес, аның үз дөньясы, үз фикере, уй-хыяллары бар.

Катнаш төркемнәрдә аралашу культурасы тәрбияләү балаларда бердәмлек күнекмәләре формалаштыру белән тыгыз алып барыла. Балада аралашуга омтылыш формалаштырганда, тәрбиячеләр, шул исәптән башка өлкәннәр дә аларның бер-берсе белән уйнарга теләвен хупларга тиешләр. Тәрбияче балаларны берләштерә, димәк, бергә шатлана һәм күңел күтәрә торган уеннар, чаралар, шөгыльләр кулланырга тиеш. Шундый очракта гына аралашу аерата кызык һәм эчтәлекле вакыйгага әвереләчәк. Балаларның көндәлек тормышын төрләндерү өчен, эшчәнлек төрләрен, алым һәм методларны һәрдаим тулыландырып тору мөһим. Мисал өчен, исәнләшү күренешен алыйк. Исәнләшә белү – билгеле булганча, культуралылык дәрәҗәсенең күрсәткече. Тәрбияче бүген иртән, баланы каршы алганда, кулын болгап торган куянны тотып, елмаеп каршы алса, иртәгә шул ук балалар, үзара да елмаеп, «хәерле иртә!» теләячәкләр. Матур башланган иртә көн дәвамында да балаларның үзара булган мөнәсәбәтләренә дә йогынты ясый алмый калмый, чөнки аларның һәрдаим аралашуга ихтыяҗы туып тора (нәрсәнедер сорарга, белергә, бер-берсенә эндәшергә, җавап кайтарырга, сюжетлы-рольле уеннар барышында монолог/диалогларда катнашырга һ.б.). Өлкән кешенең бу очрактагы вазифасы – беренчедән, яшьтәш һәм яшьтәш булмаган балаларда үзара элементар аралашу культурасы нормаларын булдыру, бер-береңне кыерсытмыйча, үпкәләтмичә генә килешә белү күнекмәләрен үстерү; икенчедән, балалар арасында коллективизм мөнәсәбәтләре формалаштыруга уңай шартлар тудыру һ.б.

Педагогик эшчәнлектә балаларның сүзлек запасын ягымлы сүзләр, сөйләм әйләнмәләре, этикет гыйбарәләре белән баетуга юнәлдерелү шарт. Мисал өчен, һәр шөгыльнең планында аралашу культурасын формалаштыруны максат итеп куйган этаплар кертелсә яхшы, шул ук вакытта катнаш төркемнең һәр баласына индивидуаль якын килү дә күз уңында тотылырга тиеш. Шәхси тәҗрибә күрсәткәнчә, кайбер балалар белән сүзлек запасын тулыландыру өстендә күбрәк эшләргә кирәк булса, икенчеләре белән җөмләләрне дөрес итеп төзергә өйрәнү мөһим. Төркемдә яшь ягыннан зуррак балаларга еш кына сөйләмдәге артык сүзләрне кулланмаска өйрәтү зарурлыгы бар. Бер үк вакытта кече яшьтәгеләрне авазларны дөрес әйтергә өйрәтү юнәлешендә дә эш алып бару зарур. Эш процессында 6 яшьлек балаларның сөйләмнәре дөрес, димәк, аларның сөйләм культурасын тагын да камилләштерү юнәлешендә югарырак таләпләр куярга кирәклеге беленде, ягъни сөйләмнең аһәңлелеген үстерү, аралашуда чагыштырулар, образлы гыйбарәләр куллана белергә өйрәтү, сүзлек запасын тагын да баету мөһим.

Баланың сөйләме тиешле нормадан начаррак икән, аның аралашу процессында соравын әйтү, мөрәҗәгатен белдерү дә кыенрак, диалогта кызыклы әңгәмәдәш булу да авыррак. Татар теле шөгыльләрендә бу момент та исәпкә алынырга тиеш.

Тәрбиячеләр һәм башка педагогларның, тәрбияче ярдәмчесенең дә сөйләмдә такт саклап аралашуы мөһим. Бер тондагы мохит һәр бала белән ешрак сөйләшүгә, аларның сөйләменә, аралашу дәрәҗәсен ачыклауга күбрәк мөмкинлек бирә. Дөресен әйтергә кирәк: кайбер балалар шул ук вакытта аерым игътибар таләп итә. Мәсәлән, кайбер бала артык кычкырып һәм күп сөйләшә, еш кына тәрбияченең әйтүен ишетми, ә икенчесе исә оялчан, җавапны белсә дә, еш кына җавап бирми. Шуңа күрә дә бу баланы ешрак аралашуга этәрергә кирәклеге аңлашыла. Бу очракта аның яраткан уенчыгы турында сорау, ягымлы сүз кергән дүртьюллык шигырь ятлау, елмаеп торган куян рәсеме ясау һәм аның турында сөйләү кебек биремнәр тәкъдим ителә.

Катнаш төркемдәге балаларда аралашу культурасы формалаштыруда ата-аналар белән дә эш алып бару мөһим, аерым алганда, өйдә әти-әниләрнең балаларга тиешле дәрәҗәдә игътибарлы булуы, үзләренә дә аралашу культурасын, сөйләм әдәбен саклау кирәклеге, нәниләрнең сорауларын җавапсыз калдырмаска тиешлеген аңлату кирәк.2 Күзәтүдән күренгәнчә, ата-аналарның кайберләре балаларының сөйләменә битараф, нәтиҗәдә бала үз сөйләмендә тиешсез, артык, тупас сүзләр, артык жестлар куллана. Мәсәлән, аралашкан вакытта кулларын артык болгап сөйләшүче яисә исәнләшү, саубуллашу кебек этикет кагыйдәләрен бөтенләй белмәүче балалар да юк түгел.

Ата-аналар белән эш моның белән генә чикләнми. Ата-аналар почмагында «Балаларыбызның күркәм эшләре» папкасын булдыру, үзләренең балалары белән аралашу культурасы формалаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашу, сорау-җаваплар алышу өчен почта тартмасы кую уңай нәтиҗә бирә. Безнең бакчада әти-әниләр үзләре дә «Ягымлы сүзләр әлифбасы»н тулыландыруда ярдәм итәләр, сюжетлы-рольле уеннар өчен рәсемнәр алып киләләр, тәкъдимнәр кертәләр. Аерым бер шөгыльләргә ата-аналар үзләре дә чакырыла. Мәсәлән, Әниләр бәйрәмендә «Ягымлы сүзләр уйлап әйт» уенында балалар, ата-аналар белән чиратлашып, матур сүзләр әйтәләр. Шөгыльләрдә куелган таләпләрне күреп, өлкәннәр дә гаиләләрендә шундый ук таләпләр булырга тиешлеген аңлый.

Аралашу культурасын формалаштыру максатыннан, һәрдаим төрле ситуацияләрне гамәлгә кертү уңай нәтиҗә бирә. Мәсәлән, «Төркемгә таныш булмаган бер апа килде, ничек сөйләшербез?», «… бүген иртән исәнләшмәде. Нишләргә?», «Ике дус очрашты. Ничек сөйләшерләр?», «Кунакка дәү әни килде. Ничек хәл сорашам?», «Телефон шалтырады…»

Балалар мондый ситуацияләрне бик теләп кабул итә. Аеруча 6 яшьлек балалар мондый уеннарда актив катнаша. Актив һәм өлкәнрәк балалар гадәттә кечкенәләрдән алданрак җавап бирергә ашыга.

Эш барышында Н.Иванова, М.Михайлова, Т.Николаева, С.Ларионов, С.Николаева, В.Пикулева, Н.Самоукина тәкъдим иткән шөгыль («Әдәплелек әлифбасы», «Битлек яса», «Рәсемгә җан өр», «Әнине ничек сөендерергә?» һ.б.) һәм сюжетлы-рольле уеннар («Чәчтарашханәдә», «Сәяхәттә», «Иптәшеңне онытма», «Ялгыш һәм чынлап» һ.б.) файдалану шулай ук көтелгән нәтиҗәләргә ирешергә ярдәм итәчәк.

Шөгыльләр барышында балаларның аралашу культурасы дәрәҗәсен ачыклау максатыннан төрле сораулар бирү ярдәмгә килә. Мәсәлән, «Курчак сөенсен, елмайсын өчен, нәрсә эшләр идегез?», «Сүзләр кулланмыйча гына кешене сөендереп буламы?» һ.б.

Оялчан балаларга мондый төр сорауларга җавап бирү берникадәр авыррак бирелә, шуңа күрә дә аралашу культурасы югарырак булган балалар беренчеләренә әйтеп җибәрүдә ярдәм итә, кирәкле эмоция һәм жестны күрсәтеп бирәләр. Бу күренеш үз чиратында төрле яшьтәге балаларга берләшү, ярдәмләшү өчен этәргеч булды дияргә дә мөмкин. Шунысын да әйтергә кирәк: мондый шөгыльләрдә балалар, төрле яшьләрдә булуларына карамастан, бер-берсенә якынаялар, тыгызрак аралаша, ешрак елмая башлыйлар.

Катнаш төркемдәге балаларны аралашу культурасына өйрәткәндә, тәрбияче аралашуның вербаль (сүз белән) һәм вербаль булмаган (сүздән кала башка төр) чараларын белеп һәм урынлы файдаланырга тиеш. Аралашуның вербаль булмаган чаралары белән таныштырганнан соң, балаларның сүзлек запасын баету уңай нәтиҗә бирәчәк, бу төр эш сөйләмдә ягымлы сүзләр, этикет гыйбарәләре, культуралы аралашу өчен кирәк булган сөйләм әйләнмәләрен куллануга нигез булып торачак. «Хәерле иртә, дустым!», «Рәхмәт иленә сәяхәт», «Хәерле юллар!», «Кунакка барам әле», «Шалтырады телефон», «Сүз – алтын» дип аталган шөгыльләр нәкъ менә сүзлек запасын баетуга, балаларның ул сүзләрне сөйләмнәрендә куллануын максат итеп куя. «Ягымлы сүзләр сүзлекчәсе» дидактик уенында, мәсәлән, балалар, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә, аралашу этикетына туры килгән сүз һәм гыйбарәләрне атый. Тәҗрибә күрсәткәнчә, 4–5 яшьлек балалар ягымлы сүзләрне тизрәк һәм дөресрәк үзләштерә. Кече яшьтәге балалар исә ягымлы сүзләрне истә калдырсалар да, конкрет очракларда дөрес кулланмыйлар я әйләнмәне бөтенләй оныталар.

Аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларын өйрәнгәннән соң, бу чараларны педагог булдырган конкрет уен ситуация-
ләрендә һәм реаль очракларда куллану тәкъдим ителә. Бу юнәлештә «Нәрсә була ул яхшы, ә нәрсә ул начар?», «Кунакка килдем» шөгыльләрен үткәрү максатка ярашлы. Әлеге шөгыльләрдә катнаш төркемнәрдәге балаларга культуралы кеше нинди булырга тиеш, аралашу процессында нинди сүзләр һәм гыйбарәләр кулланырга тиешлеге аңлатыла. Бу шөгыльләрдә дә балалар аралашу культурасына бәйле күнекмәләрен уен процессында гамәлгә ашыралар. Бу нисбәттән Сабантуй һәм «Каз өмәсе» бәйрәмнәре, ул бәйрәмнәрдә гореф-гадәт элементлары урын алган уеннар көтелгән нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итә. Биредә балалар ихтыярсыз рәвештә аралашу культурасына бәйле белем һәм күнекмәләрен күрсәтә. Бу очракларда балаларның уенны һәрвакыт дөрес алып баруы, рольләре һәм аралашу культурасы һәрвакыт ситуациягә туры килүе шарт. 4 яшьлек балалар да бу уеннарда теләп катнаша, аларның сөйләм теле байый. Гомумән алганда, рәхим ит, рәхмәт, хәерле көн, гафу ит дигән гыйбарәләр ешрак кулланыла башлый.

Балаларның дөрес, матур, бай сөйләме – белем һәм тәрбия алуга ачкыч ул. Балалар бакчаларында белем бирү һәм тәрбия процессында иң мөһиме – балаларның кече яшьтән үк әдәби тел нормаларын сөйләмдә куллануларына ирешү. Сөйләм үсешенә бәйле рәвештә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның логик фикерләү сәләте, зиһене, дикъкате, игътибарлылыгы, танып белү эшчәнлеге дә үсә. Шулай ук аларның әхлакый, эстетик, физик үсешләренә ирешелә. Характерында тиешле сыйфатлар формалаша.

Шөгыльләр вакытында аралашу культурасы түбән булган балалар арасында төрле аңлашылмаучанлыклар да күзәтелә, билгеле. Андый балалар өчен уен һәм шөгыльләрдә билгеле бер рольләрне алу да авыр бирелә, хәтта еш кына уеннарда бөтенләй катнашырга теләмәү очрак-
лары да күзәтелә. Моның сәбәбе, безнеңчә, балаларның аралашу культурасын, этикет кагыйдәләрен белмәве, ягъни теге я бу рольне башкарганда, үз-үзеңне ничек тоту турында хәбәрдар булмавы. Шуңа күрә дә шөгыльләр вакытында, катнаш төркем булуын исәпкә алып, тәрбияләнүчеләрнең психологик үзенчәлекләрен дә онытмаска кирәк.

Балалар бакчасында уза торган махсус уеннар һәм шөгыльләр балалар сөйләменең төрле яклап үсеше өчен шартлар тудыра. Аларга түбәндәгеләр керә:

– телшомарткычлар, такмаклар, сюжетлы уенчыклар белән уеннар, уен-инсценировкалар, җырлы-хәрәкәтле уеннар, авазга өйрәтү уеннары һ.б.;

– әкиятләр, шигырьләр уку, балалардан эчтәлеген сөйләтү;

– балалар әдәбияты әсәрләренә ясалган иллюстрация-
ләрне карау һәм алар буенча фикер алышу;

– предметлы һәм сюжетлы картиналар белән уен-шөгыльләр;

– гади табышмаклар чишү;

– кече моториканы үстерә торган уеннар.

Бу уеннар һәм шөгыльләрнең һәммәсе дә балаларның аралашу культурасын һәм сөйләм телен үстерүгә булыша, шул ук вакытта аларның һәр төре бу процесска үзенчәлекле өлеш кертә.

Телдән дөрес, матур итеп сөйли белгән бала язмача да үз фикерен тиешенчә әйтә алачак һәм киресенчә. Баланы дөрес сөйләшергә өйрәтү – һәр шөгыльдә, төрле эшчәнлектә, өйдә, ял вакытында, кыскасы, һәрвакыт, һәрдаим бара торган дәвамлы эш.

Нәтиҗә ясап әйткәндә, катнаш төркемнәрдә эшләүче татар теле тәрбиячесенә барлык яшь төркемнәренең дә программаларын яхшы белү, программа таләпләрен балаларның яшь һәм шәхси үзенчәлекләрен туры китерә белү, һәр баланы индивидуаль-шәхси, шул ук вакытта төркемне бербөтен итеп күрү, тәрбияләнүчеләрнең үсешен аларның мөмкинлекләре һәм яшь характеристикаларына бәйле рәвештә тәэмин итә алу бурычлары йөкләнә.

Ләйсән ВӘЛИЕВА,
Казандагы 54 нче балалар бакчасының
I квалификация категорияле татар теле тәрбиячесе

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.