Кайбычта татар теле үзәктә тора

Кайбыч – күп милләтле район. Тарихчылар һәм археологлар мондагы зур татар, чуваш һәм хәтта рус авыллары да Казан ханлыгы чорында ук оешкан дип таныйлар. Ә керәшен авылларының булуы Явыз Иван Казанны яулап алганнан соң үткәрелгән чукындыру сәясәте белән бәйләп карала. Гомумән, кайсы гына гасырны алсак та, ул бу якларда үзенең тирән эзен калдырган. Петр I заманында корабльләр ясау өчен Кайбыч имәннәрен күпләп кырулары шулай ук тарихтан билгеле. Халыкның борын-борыннан агач эшләре белән шөгыльләнүе кайбер һөнәрләрнең исемнәрендә әле дә сакланып килә: мичкәчеләр, чана табаны ясаучылар, агач каезлаучылар. Таулы төбәк булганлыктан, үзле кызыл балчыктан чүлмәк ясау, кирпеч сугу да ят булмаган һөнәрчеләребезгә.

Районның шушы үзенчәлегеннән чыгып, мәгариф системасы соңгы вакытта яшь буынны һөнәрле итү, үзмәшгульлеккә юнәлтүне үзәккә куеп эш итә. Гомумән алганда, профиль алды әзерлеге 16 мәктәптә оештырылып, бөтен укучыларны колачлый. Бүгенге шартларда балалар-үсмерләрнең нинди эшкә сәләтле булуларын мәктәптән үк ачыклап, беренчел һөнәр күнекмәләре биреп чыгару, һичьюгында аларны тормыш итү өчен аеруча әһәмиятле юнәлешләр белән таныштыру бик мөһим. Моңа без үз практикабызда анык ышандык. Шуның өчен бер ел элек дәрестән тыш чараларда махсус түгәрәк булдырдык – 7-8 нче сыйныфларда финанс грамоталылыгы һәм үзмәшгульлекне оештыру нигезләрен укытабыз. Бу тәҗрибәне мин Мамадыш районындагы хезмәттәшләремнән өйрәндем. Моңа кадәр үк финанс грамоталылыгы буенча өстәмә китаплар, методичкалар кайтарткан идек. Авыл җирлегендә нинди уңышлы проектлар булдырырга мөмкин, әзер проектларның өстенлеген өйрәнү, проектлар нигезендә ничек эшне оештырырга була – барлык шул юнәлешләрне укытучылар балаларга аңлаталар. Бу юнәлеш буенча түгәрәккә эшмәкәрләрне, үз практикалары булган төрле белгечләрне чакырабыз.

Безнең районда зур оешмалар юк. Ләкин үзенең эшен башлаган, җитештерү, эшкәртү белән шөгыльләнгән кешеләрнең тәҗрибәсен, тырнак-чәч рәтләү, калай бөгү, шиномонтаж, такси йөртү кебек, район өчен кирәкле һөнәрләрне укучыларга өйрәтәбез. Проектны башлап җибәргәнче аның бәясен исәпләп чыгару мөһим: күпме чыгым, күпме табыш көтелә – боларны күз алдына китермичә эш башлау мөмкин түгел бит. Авылларда зур комплексларны читтән килгән, аягында нык басып торган инвесторлар гына оештыра ала. Әмма бу җирле халык эшсез кала дигән сүз түгел. Шөкер, хәзер арада  шундый актив яшьләр үсеп чыкты, юк җирдән эш башлап, эшмәкәрләр булып җитештеләр. Алар үз эшләрен оештыруда башкаларга да ярдәм итәргә әзер. Фәкать билгеле бер сала җирлеге өчен нинди хезмәтнең җитенкерәмәвен генә ачыклап тотынырга кирәк. Бала һөнәрле булса, югары белем алмаса да югалып калмый: кем эшен әтисе янында техникада эшләүдән башлый, кем әнисе белән бәлеш пешерергә тотына, кем фермер, я чәчәк үстерүче булып китә. Куркып тормыйча тотынып, эш башлап җибәрмәсәң, бизнесмен була алмыйсың. Кайбер балалар иптәшләре белән бергә мәктәптә укыганда ук үз эшләре белән шөгыльләнеп карыйлар, беренче акчаларын эшлиләр. Монда мәшгульлек фонды да ярдәмгә килә. Үз проекты булган яшьләргә 38 мең сум акча бирелеп, беренче елны алар салымнан азат ителделәр.

Бер егетебез әтисе белән үз җирләрендә карлыган, башка җимеш агачларының үсентеләрен үрчетә башлады. Безнең максат шундый: масатчан яшьләрне алдан күреп, алар алдында офыклар ачу. Төрле министрлыкларның, шул исәптән Авыл хуҗалыгы министрлыгының  төрле грантлары бар. Мәсәлән, кошчылыкта үз эшеңне башласаң, 1 миллион сумга кадәр грант алырга була. Район хакимияте башлыгы Альберт Илгизәрович Рахматуллин белгечләрнең игътибарын аларны алу – документлар тутыру, проектлар яклауда яшьләргә ярдәм итүгә юнәлтә.

Тулы урта белем алырга теләүчеләр өчен аларны һөнәргә юнәлтүдә профиль сыйныфлар оештыру үзен аклый. Моның ике шарты бар: укучылар саны җитәрлек булу һәм аларның кызыксынулары ачык ярылып яту. Узган уку елында өч мәктәп әлеге форматта эшләп караган иде. Быелгысында аны шул шартлар булган Олы Кайбыч мәктәбендә генә оештыра алдылар. Билгеле, классларның нинди юнәлештә булуы укучылар һәм ата-аналар теләгенә дә карый. Узган уку елында химия-биология, табигый-фәнни юнәлештәге сыйныфлар булса, быелгы уку елында социаль-гуманитар (28 процент), химия-биология (15,5 процент) төрләренә өстенлек бирелде. Сүз уңаеннан әйтим, чыгарылыш сыйныф укучыларының җыелышларында, ата-аналар белән очрашуларда мин генә түгел, район җитәкчесе үзе дә катнашырга тырыша. 11нче классны уңышлы тамамлаган укучыларга, район җитәкчелеге белән бергә, югары уку йортларына укырга керергә төрле мөмкинлекләр эзлибез. Шуларның берсе – республика бюджетыннан түләп максатчан укыту. Бу очракта без укучыларны КФУның төрле факультетларына – педагогия, медицина, информатика, инженер белгечлекләре бирүче бүлекләргә юллыйбыз. Безнең мәктәпләрдә урта белем алып чыгучылар Казаннан тыш, Чабаксар, Ульяновск югары уку йортларына укырга керәләр. Максатыбыз уртак: кайда гына укысалар да, яшь белгечләрнең үз районыбызга әйләнеп кайтуына ирешү.

Район мәгариф системасындагы икенче үзенчәлек – татар телен фән-гыйлем дәрәҗәсендә саклау һәм үстерү, дияр идем. Бу, беренче чиратта, халык составы белән дә бәйле. Биредә яшәүчеләрнең биштән дүрт өлешен татарлар тәшкил итә. Шунлыктан район мәктәпләрендә белем алучы 1341 укучының 901е – татар балаларыннан тора. 355е – рус, 28е – чуваш, 57 се башка милләт вәкилләре. Райондагы 19 балалар бакчасының 12 се белем һәм тәрбия эшләрен – татар, 7 се рус телендә алып бара. Сабыйларны ике дәүләт телендә тәрбияләүче Олы Кайбыч балалар бакчасы РТ Мәгариф министрлыгы фәрманы белән татар телендә эшләүче республика база бакчалары исемлегенә кертелде. Балаларны кече яшьтән туган телендә дөрес, матур итеп сөйләшергә, аралашырга өйрәтү өчен безнең балалар бакчаларында барлык шартлар да тудырылган. Туган телне өйрәнү дәресләре кечкенәләр төркемендә үк башлана. Шагыйрьләребезгә, язучыларыбызга багышланган атналыклар үткәрү, конкурслар оештыру – моңа ярдәм итүче алымнар санала. Милли киемнәр күргәзмәсе, татар өе күренешләре аша тәрбиячеләребез кече яшьтән үк бала күңелендә туган төбәгенә, ана теленә, милләтенә мәхәббәт, ихтирам хисләре тәрбиялиләр.

Балаларны үз ана телендә сөйләшергә, аралашырга өйрәтү, туган телебезне ярату, аңа карата ихтирам тәрбияләү бүгенге көндә иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе булып тора. Шуңа күрә белем, тәрбия учакларының максаты – төрле телләрдә сөйләшүче халык вәкилләрен, аларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт итүче шәхес тәрбияләү.

Кошман, Мөрәле, Борындык, Олы Урсак, Иске Чәчкаб, Чүти, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән, Мәлки мәктәпләрендә укыту һәм тәрбия эшләре 9 нчы сыйныфка кадәр татарча бара. Күпчелек балалар бакчаларында да тәрбия эше шулай ук татар телендә алып барыла. Шуннан чыгып, без татар балаларының 75 процентына белемне үз туган телендә алу мөмкинлеге бар, дип әйтә алабыз. Бер мәктәптә туган тел буларак чуваш теле өйрәнелә. Алга куелган максатны тормышка ашыру өчен 2013 елның октябрендә кабул ителгән һәм 2019 елның ноябрендә үзгәрешләр кертелгән «2014 – 2022 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү, үстерү» Татарстан Республикасы дәүләт программасы нигезендә районның үзенчәлекләрен исәпкә алып әзерләнгән үз программабыз буенча эш итәбез. Ул районда татар һәм рус телләренең кулланылышын, дәүләт телләрен өйрәнү системасын үстерү, районда яшәүче башка милләт вәкилләренең туган телләрен саклауны да күздә тотып әзерләнде. Әлбәттә, шуны аңлаган хәлдә татар баласын татарча тәрбияләүгә аерым әһәмият бирелә.

Туган тел, әдәбият дәресләренең  яшь кешедә  үзаң формалаштыруда, аның киләчәген күзаллауда, милли һәм гомуми тәрбия бирүдәге әһәмиятен һәрберебез аңлый. Район мәктәпләрендә югары махсус белемле 21 татар теле һәм әдәбияты укытучысы эшли. Шуларның 11е – югары, 8е беренче квалификация категориясенә ия. Укытучыларыбыз заман белән бергә атларга тырышалар: белем күтәрү курсларын узалар, фән-мәгариф журналлары, интернет аша үз белемнәрен күтәрү өстендә эшлиләр, һөнәри бәйгеләрдә даими катнашалар. Мәктәп җитәкчелеге туган тел, тарих укытучылары белән берлектә, укучыларыбызда әхлакый кыйммәтләр формалаштыру, тәрбияләү буенча тиешле эшчәнлек алып бара. Туган телне яратыр өчен, халкыңның тарихын, әдәбиятын, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә, өйрәнергә кирәк. Мәктәпләребездәге дәрес һәм чараларга – укыту-тәрбия системасына милли-төбәк компонентларын кертү  бу юнәлештә уңышка ирешүнең бер юлы. Һәр җирлекнең үзенә генә хас рухи байлыклары: үзенчәлекле тарихы, мәдәнияте, күренекле кешеләре бар. Укучыларыбыз үз авылларының тарихи урыннарын, мәктәп тарихын, күренекле шәхесләре тормышын тирәнтен өйрәнеп, фәнни эшләр әзерлиләр һәм республика-күләм, төбәкара фәнни-эзләнү конференцияләрендә уңышлы чыгышлар ясыйлар. Бу эшләрендә аларга мәктәп базаларында һәм районыбыз җирлегендә урнашкан – Туган як, Галия Кайбицкая исемендәге һәм Хуҗа Хәсән авылындагы Тау ягы керәшен татарлары музейлары да бай материаллары белән ярдәм күрсәтә. Музейдагы эш кораллары, киемнәр, көнкүреш әйберләре дәресләр, тәрбия чаралары үткәргәндә күрсәтмә материаллар булып хезмәт итә.

Милли мәгарифнең тагын бер әһәмиятле тармагы – чит төбәкләрдәге милләттәшләребез белән тыгыз элемтә, һөнәри бердәмлек булдыру. Кайбыч районы Чувашиянең – Комсомол һәм Башкортостанның Нуриман районнары белән хезмәттәшлек итә. Үзара хезмәттәшлек кысаларында татар теле һәм әдәбияты укытучылары семинарларда, конференцияләрдә тәҗрибә уртаклашалар, укучылары төбәкара оештырылган бәйгеләрдә катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр. Сәләтле балалар белән даими эш алып барыла. Укытучылар белән оештырылган эшнең нәтиҗәсе буларак, укучыларыбызның татар теленнән республика күләмендә уздырылган олимпиадаларда призлы урыннары яулавын әйтеп үтү дә язык булмас. Татар балалары белән беррәттән, рус милләтеннән булган балалар да татар теле фәненнән уздырылучы олимпиадада бик теләп катнашалар һәм республикакүләм җиңү яулыйлар. Алар арасында Федоровское урта мәктәбеннән укытучы Гөлия Камалиеваның укучысы Татьяна Кабатьева да бар. Моннан тыш Олы Кайбыч урта мәктәбеннән Лариса Куликова тәрбияләгән Алина Тимергалиева, Нәфисә Баһавиева укучысы Анастасия Лазареваның әдәбият буенча Бөтенроссия олимпиадасының төбәк этабында призерлар булуы бездә горурлык хисе тудыра.

Бүгенге көндә милли мәгарифкә республика күләмендә зур игътибар бирелә. Татарстан Республикасы Президенты каршында татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе оешу, 2021 елның «Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы» буларак игълан ителү мәгариф системасының бу өлкәсенә өстәмә импульс бирде. Әйтергә мөмкин, ул туган тел укытучыларына, фән нигезләрен татар телендә укытучы мәктәпләргә канат куйгандай булды. Бер үк вакытта бу вакыйга безнең барыбыз алдында  да әлегә кадәр булган бурычларыбызны көчәйтә төшә. Укыту эчтәлеген баланың тел белү дәрәҗәсенә нигезләнеп, нәтиҗәле алымнар кулланып, мавыктыргыч итеп оештыру – көн таләбе. Бу эштә безгә ата-аналарның ярдәме бик мөһим. Ана телен өйрәтү иң элек гаиләдә башлана. Бу фикергә беребез дә каршы килә алмый, чөнки беренче мәлдә бала күп вакытын өйдә үткәрә, шуңа күрә телгә мәхәббәтне, тәрбияне ул өйдә ала. Милли тәрбия яшәсен дисәк, эшне әлегә кадәр моңа игътибар бирмәгән ата-анадан башларга кирәк. Тел тамыры, аның яме, тәме – гаиләдә. Һәр әти-әни баласы белән татарча сөйләшсен, һәр гаиләдә татар теле хөкем сөрсен иде, дип тели үз гомерләрен шушы изге бурычка багышлаган педагоглар. Фәкать ата-аналарда теләктәшлек тапканда гына республика хөкүмәте тудырган шартлар һәм бурычлар үз максатына ирешәчәк.

Туган тел – халыкның яшәү рәвешен, рухи үзенчәлекләрен чагылдыручы гына түгел. Ул китап җитәрлек булмаган, газета-журналлар чыкмаган дәвердә дә, безнең милләт кешеләренә белем-тәрбия һәм уку йортларына юл ябык булганда да халыкны гыйлемле иткән, аңа караңгыда юл күрсәтүче якты йолдыз булган. Тел үзенең миссиясен хәзерге шартларда да шулай дәвам итәр. Менә шушы фикерне укучыларга, әти-әниләргә сеңдерә алсак, милли мәктәбебезнең киләчәген тәэмин итәчәкбез. Ә милли мәктәп ул – милләтнең үсеш чыганагы.

* Кайбыч муниципаль районында 1400 бала булып, аларга 346 укытучы һәм тәрбияче белем вә тәрбия бирә. Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Илмас Ильдар улы Хәмидуллин мәгариф өлкәсендә барлык профессиональ баскычларны үткән шәхес: туган Олы Кайбыч урта мәктәбендә математика һәм информатика укытучысы; Иске Чәчкаб гомумбелем бирү мәктәбе директоры, районның яшьләр сәясәте, физкультура һәм спорт бүлеге башлыгы, 135 нче һөнәр училищесының директор урынбасары, Олы Кайбыч мәктәбе директоры, Кошман мәктәбе директоры, район мәгариф бүлеге башлыгы. Өйләнгән. Хатыны Алсу Фәрит кызы – татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Мәгариф» журналы уздыра торган «Авыл укытучысы – 2018» бәйгесенең абсолют җиңүчесе белән өч бала үстерәләр. 2014 елда Хәмидуллиннар гаиләсе «Нечкәбил» конкурсында – өченче урын алды. 2015 елда «Иң үрнәк гаилә» республика бәйгесендә җиңүче булды.

Илсөяр Хәйруллина язып алды
Фотолар Кайбыч районы мәгариф бүлеге архивыннан

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.