Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кайтам» проекты 200 студентны җыячак

 Фирдүс Тямаев «Кайтам» бөтенроссия проекты хакында беләдерме –юкмы, иллә мәгәр әнә шулай кызыктырып   һәркайсыбызны үзе белән авылга дәшә.   Татарстан Республикасы хөкүмәте һ...

 Фирдүс Тямаев «Кайтам» бөтенроссия проекты хакында беләдерме –юкмы, иллә мәгәр әнә шулай кызыктырып   һәркайсыбызны үзе белән авылга дәшә.   Татарстан Республикасы хөкүмәте һәм Яшьләр эшләре буенча  федераль агентлыгы ярдәме белән узырыла торган «Кайтам» бөтенроссия проекты да киләчәк тормышын авыл белән бәйләргә ниятләгән Россиянең   аграр вузларын тәмамлаучы студентларны  Татарстанга чакыра. Моның өчен, ягъни, конкурста катнашу  өчен 2021 елның 5 сентябренә кадәр гариза бирергә генә кирәк.

 Әлеге чара 12-16 сентябрьдә Лаеш районының  «Звездный» укыту һәм сәламәтләндерү үзәгендә узачак һәм аграр юнәлештә укучы 200 студентны җыячак.  Проектны оештыручылар (ТР ның   аграр  яшьләр берләшмәсе,  Казан  дәүләт  аграр  университеты, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы  һәм ТР Яшьләр эшләре министрлыгы) чара барышындагы материалларын файдаланып, яшь белгечләрнең авыл җирендәге адаптациясе  хакында методик кулланма булырлык җыентык та чыгарырга ниятлиләр.
Расиха ФАИЗОВА

Фото: https://minmol.tatarstan.ru

 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ