Каюм Насыйри дәвамчысы Полина

Казан шәһәренең 80 нче татар-рус урта мәктәбе директоры Роберт Мияссәр улы Мансуров, «Гаилә һәм мәктәп» журналы редакциясенә бер килгәч, коллективларындагы 23 яшьлек химия укытучысы турында горурланып сөйләп киткән иде. Горурланырсың да, мактарсың да! Мәктәптә ел ярым гына эшләвенә карамастан, Полина Миронова үз мәктәпләрендә иң әйбәт ел укытучысы, Казан шәһәре мәгариф оешмаларының яшь педагоглары арасында «Педагогик олимпиада» һөнәри осталык конкурсы җиңүчесе булырга, химия фәненнән укыту кулланмасы әзерләп чыгарырга да өлгергән.  Хәзер үз фәненнән татар телендә химия олимпиадасы оештырырга әзерләнә икән. Бу укытучы кыз белән танышу мөмкинлеген мин берничек тә кулымнан ычкындырырга тиеш түгеллегемне аңладым да мәктәпкә юл тоттым.

Дәресләре арасында буш вакыты булуыннан файдаланып, героемны директор кабинетына дәштек. Ишектән кергән кыз, матур елмаюыннан бигрәк, чиста татар телендә «Исәнмесез!» дип дәшүе белән күңелне шул мизгелдә үк яулап алды.

– Полина Николаевна,   татар телен каян шулай әйбәт беләсез? – дим, соклануымны яшермичә.

– Мин яртылаш татар бит. Әнием, әбием татар, телне миңа алар өйрәтте. Минемчә, Татарстанда яшәгән һәр кешегә татар телен  белү  мөһим. Мәктәптә дә балалар миннән татарча берәр нәрсә сорасалар, мин,  авырыксынмыйча, шул ук телдә  җавап кайтарам.

Ашкыну

Полина Миронова Әлмәт шәһәренең 2 нче  лицеен тәмамлаган. Казан федераль университетының А.М. Бутлеров исемендәге химия институтында укып, «бишле» билгеләре генә бизәгән бакалавр дипломы алып чыккан. Бүгенге көндә ул университетның Психология һәм мәгариф институтында магистратурада белем ала.

Кыска гына вакыт эчендә ул укучылар белән бик тиз уртак тел тапкан, аннан да бигрәк, балаларда химиягә кызыксыну уята алган. Мондый уңышка ирешүнең сәбәбен ул бала шәхесенә хөрмәт белән карау, ике арадагы элемтәне җайлау кагыйдәсенә буйсынып эшләве белән аңлатты. Укучыларга фәнне йөкләп-көчләп укытсаң, яхшы нәтиҗәләргә ирешә алмыйсың, ә менә сине үз итсәләр, укыткан фәнеңне дә яратачаклар, дигән фикердә тора Полина Николаевна. Моннан тыш, аныңча, баланың дәрестә үзен ничек тотуына карамастан, аның белеменә гадел бәя бирергә кирәк.

Яшь укытучы дәрескә ничек әзерләнә икән? Полинадан көн тәртибе турында кызыксынам.

– Көндез мәктәптә балалар укытсам, кичкә үзем укырга университетка йөгерәм. Соң гына өйгә кайтам да икенче көнгә дәрес-
кә әзерләнә башлыйм: эш планын, химия буенча дәреслекләрне карыйм һәм, әлбәттә, өстәмә әдәбият укыйм. Балалар дәрестә нинди дә булса сорау бирсәләр, мин аңа җавап бирергә әзер торырга тиешмен. Еш кына үзем дә укучыларга өстәмә мәгълүмат бирергә яратам. Шуңа игътибар иттем әле: һәр сыйныфта, шул ук өч
8 нче сыйныфны алсаң да, дәрес, гомумән, төрлесендә төрлечә үтә. Моннан тыш, бер сыйныфта белем дәрәҗәләре төрле укучылар бар. Кайберләре теманы тиз отып ала, кайберләре озаграк үзләштерә. Шуңа күрә һәр дәрес индивидуаль әзерлек таләп итә. Буш вакытым калган очракта, фәнни мәкаләләр язам, дәрес эшкәртмәләре төзим, төрле конференцияләргә әзерләнәм, вебинарлар тыңлыйм…

Шундый тыгыз график белән яшәгәнгә, 2020 елда югары уку йортындагы фәнни җитәкчесе ярдәме белән педагоглар һәм педагог белгечлеге буенча укучы студентлар өчен рус телендә «Укыту методикасында case-study технологиясе»  дигән укыту-методик кулланма чыгарырга өлгергән. Анда химия буенча теория блогы, мөстәкыйль эш өчен сораулар, 8–11нче сыйныфлар өчен ФГОС таләпләренә туры килгән кейс-биремнәр, бәяләү буенча методик киңәшләр һәм дөрес җаваплар кергән.

Янып торган күзләрен миңа төбәп, Полина барлык кызыксынулары турында сөйләвен дәвам итте дә, вакыт кына җитеп бетми, дип куйды ахырдан. Бу яшь кызда активлык ташып торуына шаккатып, ничек боларның барысына да өлгерә, дип уйлап алдым.

– Камиллекнең чиге юк, – диде ул гади генә итеп. – Миңа еш кына белемем җитәрлек түгел кебек тоела, шуңа да үземне үстерү өчен барлык мөмкинлекләрне кулланырга тырышам. Дөнья бер урында гына тормый, замана белән бергә атларга кирәк. Шуны да әйтеп китәсем килә:   университетта укуымны исәпкә алып, эш вакытында нинди дә булса авырлыклар туса, мин, бер дә тартынмыйча, укытучыларыма мөрәҗәгать итәм. Алар – һәрчак минем өчен үрнәк. Шулай ук төркемдәшләрем белән дә еш кына укыту турында сөйләшәбез, чөнки төркемдәге 12 кешенең 9 ы – химия укытучылары.   Мәктәп    коллективы да һәрчак ярдәмгә килергә әзер.

Укытучы һөнәре бик катлаулы, аеруча да тиктормас замана балаларын тыңлату, аларны укуга өндәү көннән-көн катлаулана бара. Шул сәбәпле яшь укытучылар еш кына ныклап эшли башламас борын укытучы һөнәреннән китәргә ашыгалар. Полина менә инде ничәнче кабат: «Укытучы булу миңа бик ошый», – дип кабатлый. Мондый күтәренке рухта булырга аңа укучылар белән бер дулкында булуы, аларның ни теләгәннәрен аңлавы ярдәм итә икән. «Балалар белән эшләү миңа авыр түгел, чөнки үзем дә әле 5 ел элек кенә мәктәпне тәмамладым бит. Мин аларны берсүздән аңлыйм», – ди ул.

Халык укытучысына багышлап

Әңгәмәбезгә мәктәп директоры Роберт Мияссәр улы да кушылды.   Яшь укытучыга зур ышаныч баг-
лавын ул болай дип аңлатты:

– Үтеп-сүтеп йөргәндә, Полина Николаевнаның кабинеты янында туктап, аның ничек дәрес алып баруын күзәтеп алам. Беләсезме нәрсәгә игътибар итәм: ул укучылар белән бик җиңел уртак тел таба, аның дәресендә  һәр бала эш белән мәшгуль. Полина Николаевна үз фәнен әйбәт белә, укучыларын ярата һәм хөрмәт итә. Балалар да аңа тартылалар. Бу, мөгаен, Ходайдан бирелгән сәләттер. Ә без үз чиратыбызда аңа булышырга әзер. Бу мәктәп коллективы өчен дә мөһим. Чөнки җәмгыять яхшы укытучыларга мохтаҗ.

Роберт Мияссәр улы үзе дә әлеге мәктәп директоры вазифаларына узган уку елында гына керешкән. Шул ук елны әле яңа гына укыта башлаган Полинага «Мәктәпнең иң әйбәт укытучысы» исемен бирергә тәкъдим иткән. Минем үзенә төбәлгән сораулы карашымны тоеп алды, ахры: «Ни өчен улмы?» – дип елмаеп куйды. Күпьеллык тәҗрибәсеннән чыгып, Роберт Мияссәр улы яшь укытучының потенциалын, тырышлыгын, эшенә тугрылыгын күреп алган. Шуңа да укучыларының укуда әйбәт нәтиҗә күрсәтәчәкләренә, киләчәктә шактые тормышларын химия фәне белән бәйләячәкләренә директорның шиге юк.

Сүз уңаеннан, 80 нче урта мәктәптә, Казан милли тикшеренү технология университеты белән тыгыз элемтә урнаштырып, химия фәнен тирәнтен өйрәнү оештырырга планлаштыралар икән. Шулай ук быел татар телендә Россия Федерациясенең атказанган һәм халык укытучысы Рамил Хәлиуллин исемендәге химия олимпиадасы оештырачаклар. Моны Полина үзе тәкъдим иткән.

Укытучы кыз сөйләвенчә, бу чара ике өлештән торачак: Рамил Хәлиуллин шәхесе, аның биографиясе һәм эшчәнлегенә багышланган конференция һәм укучылар өчен татар телендә химия олимпиадасы. Чарада Рамил Хәлиуллин үзе, аның якыннары һәм коллегалары, мәктәп укытучылары һәм укучылары катнашачак.

– Ни өчен бу олимпиаданы нәкъ менә татар телендә оештырырга телисез? – дим, төпченүемне дәвам итеп.

– Мәктәбебез бөек галим-этнограф, мәгърифәтче Каюм Насыйри исемен йөртә. Каюм Насыйри тарихта татар милли әдәби теленә нигез салучы, татар халкын химик белемгә тартучы буларак танылган. Аның дәвамчысы – безнең Рамил Исмәгыйлевич. Ул – укытучы-методист, укытучы-тикшеренүче. 43 ел мәктәбебездә химия һәм биология фәннәрен укыткан, бүгенге көндә лаеклы ялда. Аның биографиясе һәм эшчәнлеге белән танышкач, химия дәреслекләрен татар теленә тәрҗемә итүен белеп алдым. Татар телендә химия фәненнән укыту буенча кулланмалар  да язган. Шуңа күрә ник олимпиаданы аның туган телендә үткәрмәскә әле, дип уйладым. Нәтиҗәдә барлык биремнәрне татар теленә үзем тәрҗемә иттем, – дип аңлатты Полина.

Әлеге чара быел мәктәп күләмендә генә узса да, киләчәктә аның масштабын киңәйтергә планлаштыралар. Бер яктан, ул халык укытучысы Рамил Исмәгыйлевич Хәлиуллинга хөрмәт күрсәтү өчен үткәрелсә, икенче яктан, бу балалар белән химия буенча республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларына әзерлек эше дә булып тора.

Яшьләрдә яшьлек кыюлыгы

Эшен яратып башкарган Полинаны тыңлап утыруы үзе бер рәхәт. Гадәттә, андыйлар кечкенәдән  үк укытучы булырга хыялланалар. Бу кыз белән дә шулай булгандыр дип уйлаган идем. Ә ул миңа, бу һөнәрне сайлавым очраклы килеп чыкты, дип әйтеп куймасынмы. Ләкин тормыш билгеле бер ишарәләр дә ясамый калмаган икән үзенә. Мисалга, мәктәптә укыганда, бәйрәм чараларында аны һәрчак укытучы роленә куя торган булганнар. Чыгарылыш имтиханнарын химия, җәмгыять һәм профильле математика буенча тапшыргач, Полина КФУның химия факультетына укырга керергә карар кыла. Язмышның чираттагы билгесе булгандыр, мөгаен, кабул итү комиссиясендә утырган кыз аңа химия укытучысы белгечлеген сайларга тәкъдим итә. Полина алдында төрле юнәлешләргә «ишекләр ачык» булса да, ул шунысына туктый.

– Укый башлагач, бераз шикләнсәм дә, алга таба ияләшеп киттем һәм бу һөнәрнең дөрестән дә минеке икәнлеген аңладым, – дип сөйләде нәселләренә укытучы һөнәрен алып кергән кыз. – Магистратурага керү белән 80 нче урта мәктәпкә эшкә урнаштым. Бу да очраклы гына килеп чыкты. Бүгенге көндә менә уку белән укытуны берләштерәм.

Әңгәмә барышында Полина шундый җиңел итеп сөйли, әйтерсең минем алдымда инде күп еллар мәктәптә хезмәт куйган төпле укытучы утыра. Аңа карап үзем дә кызып киттем, ахры, укыту тәҗрибәсе аз булуына карамастан, бүгенге көндә мәгариф системасындагы проблемалар хакында да сораштырасы иттем.

Иң беренче чиратта, ул методик әдәбиятны, дәреслекләрне, кулланмаларны, күрсәтмә материалларны яңарту мөһимлеген билгеләп үтте. БДИ, олимпиада биремнәре елдан-ел катлауландырыла, ә дәреслекләрдә мәгълүмат –
 элекке еллар өчен. Нәтиҗәдә укытучыларга яңалыклардан артта калмас өчен, агымдагы елга туры килүче бик күп өстәмә әдәбият эзләргә, укырга һәм өйрәнергә туры килә.  Мәктәпләрдәге лабораторияләрдә укытучыларга тәҗрибәләрне заманча һәм куркынычсыз итеп оештыру өчен, күп очракта  шартлар җитеп бетми икән.

Мәгарифне цифрлаштыру турында да сүз кузгатты Полина. Цифрлы алымнар куллану, аның фикеренчә, укытучының эшен бермә-бер җиңеләйтергә сәләтле.

– Мисалга, шул ук өй эшләрен тикшерү уңайлырак булыр иде. Моннан тыш, мәктәпләрдә компьютер сыйныфларын җиһазландырсалар, укучылар шул ук химия фәненнән һәм рус теленнән биремнәрнең бер өлешен мөстәкыйль рәвештә гугл формада башкара алачаклар. Ә бит химия белән бәйле кызыклы тестлар, кушымталар бихисап. Заманча ихтыяҗлар заманча чишелеш юлларын һәм ысулларын сорый, – дип сөйләде героем, хыяллана төшеп.

Хисап документларын электрон һәм кәгазь формада тутыруны тәнкыйтьләп үтте укытучы кыз. Аның фикеренчә, мондый кагыйдәләр юкка вакыт сарыф итү, бер эшне ике тапкыр башкару, ди ул.

Кайсы бәхетле сыйныф Полинага эләгер?

Полина белән хушлашканда, сүз уңаеннан: «Берәр сыйныфны җитәклисез килмиме соң? – дип сорап куйдым да, шунда ук үз-үземнән көлеп: «Каян вакыт җиткерсен инде, урынсыз сорау булды бу», – дип уйлап куйдым. Чираттагы дәресенә ашыккан укытучы кыз җавабы белән шаккатырды. «Тәкъдим булды инде. Магистратураны быел тәмамлыйм да яңа уку елыннан бик теләп сыйныф җитәкчелеген дә алырга уйлыйм. Тагын бер хыялым бар әле: аспирантурада укып, гыйльми дәрәҗә алуга ирешү», – диде, елмаеп.

Диләрә БАТРШИНА

 

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.