Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан үзмәшгульләре бушлай белем ала алачак

Казан үзмәшгульләре финанс белеме ала ала. Дәрес 30-нчы сентябрьдә «Мой Бизнес» төбәк үзәгендә узачак. Очрашуны ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды оештыра.«Үзмәшгульләр өчен финанслар, яки үз эшеңне башлаганд...

Казан үзмәшгульләре финанс белеме ала ала. Дәрес 30-нчы сентябрьдә «Мой Бизнес» төбәк үзәгендә узачак. Очрашуны ТР Эшкуарлыкка ярдәм фонды оештыра.
«Үзмәшгульләр өчен финанслар, яки үз эшеңне башлаганда нәрсәне саный белү мөһим» дигән бушлай мастер-класс салым, шәхси финанслар, бәяләр билгеләү үзенчәлекләре, көтелгән рисклар, unit-икътисад темасына багышланган. Шулай ук очрашуда катнашучыларга табышның нәрсә икәнлеге һәм зыянсызлык ноктасы турында сөйләячәкләр.
Очрашу спикеры – финанслар буенча белем бирү программалары эксперты, методолог, шулай ук аттестацияләнгән баш хисапчы, эчке аудитор Гүзәл Гыйбадуллина булачак.
Катнашырга теләүчеләрне 10:00 сәгатьтә Эшмәкәр йортында Петербург урамы, 28 адресы буенча көтәләр. Чара онлайн-трансляция форматында узачак. Үзмәшгульләр өчен катнашу теркәлү буенча бушлай.
Үз-үзләренә эшләүчеләр өчен мастер-класслар «Кече һәм урта эшмәкәрлек һәм шәхси эшмәкәрлек инициативасына ярдәм итү» милли проекты кысаларында уздырыла, ул эшкуарлык үсеше өчен уңайлы шартлар формалаштыра, дип хәбәр итә ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
Чыганак: Казан мэриясе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ