Логотип Магариф уку
Цитата:

Светлана Гарбузова остаханәсендә Казан җөе

Татар бизәге дигәндә, без нәрсәне күздә тотабыз? Әлбәттә инде,  иң беренче чиратта Арча осталары җитештергән каюлы читекләр, башмаклар күз алдына килеп баса. Каю-лы күн техникасын үзәккә алып иҗа...

Татар бизәге дигәндә, без нәрсәне күздә тотабыз? Әлбәттә инде,  иң беренче чиратта Арча осталары җитештергән каюлы читекләр, башмаклар күз алдына килеп баса. Каю-
лы күн техникасын үзәккә алып иҗат итүче Наилә Кумысникова, Әлфия Җәмилова, әниле-кызлы
Софья Кузьминых, Светлана Гарбу-
зова, Илдус Гайнетдиновлар исә, борынгыдан килгән бизәкләрнең мөмкинлекләрен ачып, теләсә кайсы яссылыкка күчерүдә кыю адымнар ясаган рәссамнар.
Гүзәл затларның   энә-җепкә куллары ятып тору    гадәти  кебек тә соң, ә югарыда исемнәре телгә алынган осталарның эшләре  белән танышкач, моның бер дә җырлап кына бармавын аңлыйсың. Нәселдән-нәселгә күчеп килүче мондый осталык ниндидер башка мөнәсәбәт  таләп итә шикелле.   Бу эшнең асылына төшенү максатын күздә тотып, без Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Светлана Гарбузова остаханәсенә, ягъни аның әнисе Софья Даниловна яшәгән фатирга  юл алабыз. 
Бер караганда, Мәскәү технология институтының  «кием модельләштерү» бүлегендә  мәшһүр модельер   Вячеслав Зайцевта укыган, Казанның Н.И. Фешин исемендәге  сәнгать училищесында 14 еллап «костюм дизайны» укыткан кеше буларак, Светлана уңга-сулга карамый гына  заманга йөз тоткан, стильле  модельләр уйлап табып, мода индустриясендә    үз сукмагын салырга  тиеш иде сыман.Ә аның, киресенчә, ныклап торып киемгә тотынасы килми. Әнисе кебек үк  күн мозаикасының затлылыгы, мөмкинлекләре  тынгы бирми аңа. Илдус Гайнетдинов җитәкләгән Арча күн фабрикасында булып кайтканнан соң, тәвәккәлләп 90 нчы еллар башында  үзенең иҗат кыйбласын билгели Светлана һәм укыту белән параллель рәвештә иҗат эшенә чума. Шуңа күрә дә рәссамның иҗат архивында  Казан җөе техникасында баштанаяк үз куллары белән башкарып чыккан   чигүле читекләр, камзуллар, паннолар һәм  милли рухта башкарылган батик өстенлек итә дә. Монда чыннан да кемнеке–аныкы  дисең. Күрә торып, читекчедән  читекче,  итекчедән итекче туа дигән нәрсәне  инкяр итмисең бит инде. Әнисе Татарстанның халык рәссамы, Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, Бакый Урманче исемендәге премия иясе  Софья Даниловна Кузьминых та заманында,  кәс-кәс басып, үз куллары белән эшләгән каюлы читекләрен киеп, шәһәр урамнары буйлап   атлаган.
 
Әбидән әнигә, әнидән кызга күчкән  шөгыль
Софья Даниловнаның элегрәк: «Әниемне, кечкенә чактан ук ачтан үлмәсен дип, әби монастырьга хезмәтче итеп бирә. Самавыр кую, мич ягу кебек кара эшләрне бетерүгә, кулларын юдырып, аны чигүгә утырта торган булалар,–дип сөйләгәннәре истә.  –Монастырьны япкач, күп кенә монашкалар, шул исәптән әни дә Казанның конфекцион артелендә чигүче булып эшли башлый. Ул мине биш яшьтән кул эшенә өйрәтә башлады. План тутырырга кирәк, шуңа да  эшне өйгә өеп алып кайта, ә без төннәр буе шуны җыйнаулашып эшли торган идек. Экспортка китә иде бу әйберләр. Үскәч, үлсәм дә чигүче булмыйм, дип елаган чаклар да еш була торган иде...
Язмыштан узмыш буламы соң инде?! Ул үзе генә түгел, күрәсез кызы Светлана да  шул сукмактан атлый.   «Зәңгәр шәл» спектакленә Булат куеныннан чыгаруга тамаша залы «ах» итәрлек зәңгәр шәлне дә 90 нчы
 елларда Марсель Сәлимҗановның үтенече буенча Софья Кузьминых  эшли. Батик техникасында  эшләнгән бу затлы яулыкның тарихы шактый озын, заказчылары да ярыйсы ук күп була. Карап кына тормалы шул инде. Шул урында  француз  модельеры Коко Шанель  (1883 — 1971) белән килешми чара юк.  «Кулдан ясалган әйберләр  зиннәтле, аның бөтен кешедә дә булуы мәҗбүри түгел, ә инде кем  дә булса бик тели икән – ул йә хезмәте өчен остага түләргә, яки аны үзе ясарга тиеш». Шулай булгач, әйдәгез, без дә каюлы читекләрдәге казан җөен ясарга өйрәник. Читекче үк булып китмәсәк тә, һәр җөйне чәнчегән саен, без әлеге милли  бизәкләрнең кыйммәтен ныграк аңлаячакбыз.
 
Эш өчен кирәкле әйберләр:
–станок, ул юк икән, урындык башында да эшләргә мөмкин;
–кара-каршы китереп ялгау өчен ике кисәк күн;
–орчыкка катылган төрле төстәге чигү җепләре (мулине);
–сапка беркетелгән без,   тегү машинасы энәсе. 
Станокка күнне  сул ягын өскә калдырып урнаштырабыз. Шуып йөрмәсен өчен, кереш белән тарттырып бәйлибез. Җөй белән җөй арасы  бер миллиметрдан да зур булмасын. 
Энәне күнгә чәнчибез һәм тишеп чыккан энәгә җепне өч кат урыйбыз да җепнең очын кулга алабыз. Җеп чорналган энә белән каршы яктагы икенче күннең уң ягыннан (аскы яктан) тишеп чыгарабыз һәм энәне   чак кына артка чигерәбез. Бу вакытта энә астында асылынып торган җеп күренә, һәм без, шул арага энәне кертеп, ике яктагы җепне дә бер юлы сак кына тартып ныгытабыз.  Алга табада шул тәртиптә кабатлыйбыз.
[embedyt] https://www.youtube.com/watch?v=HkkNYZloBdQ[/embedyt]
Расиха ФАИЗОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ