Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан дәүләт аграр университеты ачык ишекләр көне үткәрә

22 майда  Казан дәүләт аграр университеты 14.00 сәгатьтә онлайн – форматта ачык ишекләр көнен үткәрә.Абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән дистанцион рәвештә ун...

22 майда  Казан дәүләт аграр университеты 14.00 сәгатьтә онлайн – форматта ачык ишекләр көнен үткәрә.
Абитуриентлар һәм аларның әти-әниләре университет җитәкчелеге белән дистанцион рәвештә университет, әзерлек юнәлешләре, уку-укыту процессы. уку йортының мөмкинлекләре белән таныша алалар.
2021 елда уку йортына кабул ителүдә булачак студентларны нинди яңалыклар көтә? Укудан соң авылга эшкә кайтучыларга дәүләт нинди ярдәм күрсәтәчәк һәм нинди шартлар тудырачак? Чарада югары уку йорты вәкилләре бу хакта тәфсилләп сөйләячәкләр.
Чараларда катнашу өчен «Zoom» кушымтасы аша конференциягә кушылырга кирәк. Идентификатор 459 772 9499, керү коды 985632
Ачык ишекләр көненә килә алмаучылар Казан ДАУ институтлары/факультетлары буенча үзләре өчен уңайлы вакытта, алдан язылып,  күзәтү экскурсиясенә килә алалар.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ