Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан егете мошенникларга ярты миллионга якын акча күчергән

Казанда 24 яшьлек ир-егет, үз исеменә кредит алып, мошенникларга 470 мең сум акча күчергән. ЭЭМ хәбәр итә моны.Зыян күргән егет сүзләренә караганда, банктан шалтыратып, кемнеңдер шәхси кабинетта телеф...

Казанда 24 яшьлек ир-егет, үз исеменә кредит алып, мошенникларга 470 мең сум акча күчергән. ЭЭМ хәбәр итә моны.
Зыян күргән егет сүзләренә караганда, банктан шалтыратып, кемнеңдер шәхси кабинетта телефон номерын алыштырырга теләвен әйтә. Мобиль кушымтага кергәч, егет кемнеңдер аның исеменә 476 мең сумлык кредит рәсмиләштермәкче булуын күрә.
Шул ук мизгелдә мошенниклар егетне банкның башка "хезмәткәре" — Виктория белән тоташтыра, ә анысы бу акчаларны егетнең үзенә алып, башка кредит счетына күчерергә тәкъдим итә. Егет шулай эшли дә. Башта 470 мең сумның, шикләнеп, 15 меңен генә салып куя. Әмма мошенниклар кабат шалтыратып, калганын да күчерергә сорагач, аларын да счетына сала.
«Мошенниклык» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Гаепле кешеләрне ачыклау өчен, оператив-эзләү эшләре башкарыла.
Хөрмәтле язылучыларыбыз, игътибарлы булыгыз! Телефон мошенниклары булуын сөйләп торалар, әмма аларга ышанучылар кимеми. Банк хезмәткәрләре беркайчан да шалтыратып, счеттан счетка акча күчерүне таләп итмәячәк, чөнки аларның моңа хокукы юк.
Чыганак: tatnews.tatar

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ