Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан кооператив институтында «Тукайга мәхәббәт илә» конкурсы җиңүчеләрен тәбрикләделәр

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә 3 нче Бөтенроссия “Тукайга мәхәббәт илә”  дип исемләнгән  шигырь  сөйләүчеләр конкурсы җиңүчеләрен  тәбрикләү тантанасы узды....

Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә 3 нче Бөтенроссия “Тукайга мәхәббәт илә”  дип исемләнгән  шигырь  сөйләүчеләр конкурсы җиңүчеләрен  тәбрикләү тантанасы узды. Конкурска 300 дән артык видеоязма килгән иде. Татарстанның Мамадыш, Бөгелмә,  Әтнә, Сарман, Кама Тамагы , Лаеш,  Әлки,  Яңа Чишмә, Минзәлә, Чистай,  Арча, Буа, Тукай, Зәй, Азнакай, Яшел Үзән,  Теләче, Ютазы, Балык Бистәсе, Саба, Әлмәт, Мөслим, Аксубай  район һәм гимназияләреннән,  балалар бакчаларыннан, лицей,  мәдрәсәләр, югары уку йортларыннан тыш, Казан, Түбән Кама, Чаллы шәһәрләреннән, чит төбәкләрдән  Оренбург өлкәсе Татар Каргалысы авылы мәктәбеннән, Эстониянең Таллин шәһәреннән, Швеция, Дубайдан, гомумән, барлыгы 300 дән артык  видеоязмалар килде. Һәркем  Г. Тукай шигырьләрен сөйләде. “Тукайга мәхәббәт илә...” дип исемләнгән  республика күләмендә  уткәрелә  торган  конкурс Казан шәһәре мәгариф идарәсе  белән берлектә уздырылды. Аны бер сулышта, бердәм һәм зур теләк белән үткәрүдә  Әлки районы “Якташлык”  җәмгыяте,  Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Язучылар берлеге аеруча зур өлеш кертте. Иң элек тантанада катнашучыларга  Россия кооперация университеты  ректоры, Татарстан Дәүләт Советының  “Мәрхәмәт –Милосердие”  хатын-кыз депутатлары  берләшмәсе рәисе Алсу Нәбиеваның теләкләрен җиткердек.


Шагыйрь, прозаик, Татарстан Язучылар берлегенең әдәби консультанты  Марат Закиров,  Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты баш референты, шигъри җанлы  Илдар Мингәрәев, шагыйрә, композитор,  Татарстанның атказанган сәнгать  эшлеклесе Наилә Яхина, журналист, публицист, «Гаилә һәм мәктәп” журналы бүлек мөхәррире Ирек Нигъмәти видеоязмаларны карап, җиңүчеләрне билгеләгән иде. Тантанада 1, 2, 3 нче урын алган 60 җиңүчегә  дипломнар тапшырылды. Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча викторина уздырылды. Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәгендә  алма төшәрлек тә урын булмады. Конкурста катнашучылар үзләренең укытучылары, ата-аналары белән килгәннәр иде. Жюри әгъзалары  аларга үзләренең киңәшләрен бирде, шигырьләрен сөйләде.

Тукай шигырьләрен яңгыратуны беренче булып “Тукайга мәхәббәт илә...”  дип исемләнгән  беренче конкурсны алып барган  Әнвәр Хәертдинов башлап җибәрде.
Казанның 114 нче мәктәбеннән Вадим Николаев “Без Тукайлы халык” дигән  үзенең  шигырен сөйләде. Абдулла Алиш исемендәге 6 нчы сыйныф укучысы, Президент стипендианты, Халыкара, Бөтенроссия конкурслар лауреаты Артур Хәйруллин тамашачыларны үзенең үзенчәлекле моңлы  тавышы  белән таң калдырды. 21 нче гимназиядән Эльмира Исмәгыйлева җитәкчелегендә бер  төркем укучылар үзләре төзегән композиция белән катнашты. Әлки районы Иске Салман мәктәбе  укучысы Ләйлә Зыятдинова, “Теремок” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр Лола Сафина, Ләйсән Аймалетдинова җиңүчеләр рәтендә булды. Тантана бөек Тукайның "Туган тел”  җырын берлектә башкару белән төгәлләнде. Соңыннан барыбыз да,  бергә урамга чыгып, Казан кооператив  институты бинасы янында фотога төштек.

                                                                    Флюра Абдуллина,


                                                                  Казан кооператив институтының Татар


                                                                  мәдәнияте үзәге җитәкчесе

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ