Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан лицеистлары абсолют җиңүче булды

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Казан лицеистлары, кызлар өчен Европа математика олимпиадасында 42 балл җыеп абсолют җиңүче булды. Алар –Казанның 131 нче лицеенда укучы...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Казан лицеистлары, кызлар өчен Европа математика олимпиадасында 42 балл җыеп абсолют җиңүче булды. Алар –Казанның 131 нче лицеенда укучы  Ралинә Йосыпова һәм Розалина Миргалимова.

9 апрельдән 15 апрельгә кадәр Грузиянең Кутаиси шәһәрендә кызлар өчен Европа математика олимпиадасы (European Girls Mathematical Olympiad) узды. Олимпиада 2012 ел саен Европа илләренең берсендә кызларның математик мөмкинлекләрен ачу максаты белән уздырыла. Россия анда 2016 елдан бирле катнаша.
Олимпиадада  Европаның 37 иленнән  һәм Европа дәүләтеннән булмаган 17 ил катнашкан. Һәр ил командасы дүрт кыздан торган.
Җиңүчеләрне котлыйбыз!
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ