Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан мәктәпләрендә массакүләм чаралар тыела

Казанда ОРВИ эпидемиясе арту сәбәпле, мәктәп укучылары өчен массакүләм чаралар тыелган. Мәктәпләрдә аерым сыйныфлар гына ябылырга мөмкин. Бу хакта РТ Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. ОРВИ буенча...


Казанда ОРВИ эпидемиясе арту сәбәпле, мәктәп укучылары өчен массакүләм чаралар тыелган. Мәктәпләрдә аерым сыйныфлар гына ябылырга мөмкин. Бу хакта РТ Мәгариф һәм фән министрлыгы хәбәр итә. 


ОРВИ буенча эпидемия бусагасы 35 процентка арткан, шуңа чикләү чаралары гына кертелә, ягъни балаларның 20 проценты булмаганда аерым сыйныфлар ябыла.
Мәктәпләрне ябу турында сүз бармый, дип искәртәләр министрлыкта. 4 февральдән массакүләм чараларга тыю кертелә.


24 гыйнвардан 31 гыйнварга кадәр Татарстанда Алексеевск һәм Теләче районнарында ике гомуми белем бирү оешмасы, 10 муниципаль берәмлекнең 29 мәктәбендә 172 сыйныф тулысынча ябылган. Моннан тыш, Арча һәм Теләче районнарында ике мәктәпкәчә белем бирү оешмасы, шулай ук Теләче районының бер мәктәпкәчә белем бирү оешмасында ике төркем ябылган.


Казанда 7 февральгә кадәр 5нче гимназиядә бер сыйныф, 6 февральгә кадәр 177нче лицейның җиде сыйныфы, 155нче гимназиядә, 49нчы һәм 91нче мәктәпләрдә берәр сыйныф, 165нче мәктәптә дүрт сыйныф ябылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ