Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан «Сандугач»лы да булачак

Меңьяшәр Казаныбыз елдан-ел киңәя, үз чикләрен киңәйтә бара. Әле кайчан гына башкалабызга терәлеп торган киң яланда «Кояшлы шәһәрчек», «Салават күпере» атлы микрорайоннары калкып чыккан иде. Инде әнә...

Меңьяшәр Казаныбыз елдан-ел киңәя, үз чикләрен киңәйтә бара. Әле кайчан гына башкалабызга терәлеп торган киң яланда «Кояшлы шәһәрчек», «Салават күпере» атлы микрорайоннары калкып чыккан иде. Инде әнә Казаныбыз «Сандугач» бистәле дә булырга тора. 2021 ел башында төзелә башлаган «Салават күпере» районындагы икенче торак комплексына «Сандугач» дигән исем бирелгән. Ул халкыбызның атаклы җырчылары Илһам Шакиров белән Әлфия Авзалова исемнәрен йөрткән урамнар чатында урнашачак. 
«Сандугач» торак комплексы 1716 фатирны үз эченә алачак   җиде һәм тугыз катлы 18 йорттан торырга тиеш. Алар 2021 – 2022 елларда файдалануга тапшырылачак.  «Сандугач» торак комплексы башкалабызның башка микрорайоннарыннан машинасыз ябык ишегаллары, төрле яшьтәге кешеләр өчен актив ял итү урыннары булуы белән дә аерылып торачак. Яңа микрорайон үзе 400 м озынлыктагы бульвар белән «Салават күпере»нә тоташачак.  
Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: pixabay

 
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ