Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан сәнгать буенча Бөтенроссия олимпиадасында катнашучыларны кабул итәчәк

Сәнгать буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы Казанда 17-23 апрельдә “Байтик” савыктыру-белем бирү комплексында узачак. Олимпиаданы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Респу...

Сәнгать буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы Казанда 17-23 апрельдә “Байтик” савыктыру-белем бирү комплексында узачак. Олимпиаданы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының Республика олимпиада үзәге оештыра.
Казанга Россиянең төрле почмакларыннан 250 катнашучы киләчәк. Делегацияләрдән гаризалар кабул итү дәвам итә.
Олимпиада сәнгать буенча олимпиаданың йомгаклау этабын (МХК) үткәрү программасы нигезендә ике турда узачак: беренче тур - теоретик, икенчесе - иҗади. Катнашучылар төрле темалар буенча язма биремнәр башкарачак.
Татарстан командасы исә 26 катнашучы тәкъдим итәчәк. Ачылыш 17 апрельдә 16.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр “Байтик” сәламәтләндерү-белем бирү комплексында, ә ябылу 23 апрельдә 14.30-16.30 сәгатьләрдә «Адымнар - белем һәм татулыкка юл» полилингваль комплексында узачак, дип хәбәр ителә ТР Мәгариф һәм фән   министрлыгы сайтында.

Фото: https://mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ