Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда җәйге фотосессия өчен иң шәп урыннар

KZN.RU порталы Казан шәһәре үзәгендә җәйге фотосессия оештыру өчен иң әйбәт 5 урынны әзерләгәннәр һәм, сурәтне бозмас өчен, берничә киңәш тә биргәннәр.Кремль яр буендагы аллеяКазансу ярындагы аллеяда...

KZN.RU порталы Казан шәһәре үзәгендә җәйге фотосессия оештыру өчен иң әйбәт 5 урынны әзерләгәннәр һәм, сурәтне бозмас өчен, берничә киңәш тә биргәннәр.
Кремль яр буендагы аллея
Казансу ярындагы аллеяда Россиядән читтә булу иллюзиясен тудыручы фотолар ясарга мөмкин. Монда агачлар өскә таба киңәяләр һәм пальмага охшап калалар. Бу урын Кремль яр буенда, цирк бинасы каршында урнашкан.
Биредә фотосурәт ясаганда агачлардан төшкән күләгәгә игътибар бирергә һәм зур булмаган почмак ясап басып төшерергә кирәк. Болай эшләгәндә кирәкмәгән детальләр кермәячәк. Бу урынның үзенчәлеге шунда ки, ул үзендә спорт рухын да, мәхәббәт романтикасын да берләштерә.
Касаткин урамындагы готик йортлар
ТР Дәүләт Советы бинасыннан ерак түгел элегант формалары һәм антик фигуралары булган соры төсләрдәге йортлар урнашкан. Бу стильле, шулай ук туй фотосурәтләре ясау өчен иң кулай урын санала.
Кадрлар ясаганда геометриягә игътибар итегез: өчпочмак, квадрат, параллелепипедлар табарга тырышыгыз. Бу хәзер тренд. Кадрларны «астан өскә» яки «өстән аска» принцибы буенча ясау яхшырак, моның өчен биредә урнашкан баскычны кулланырга була.
«Урам» экстрим паркында төркем белән төшерү өчен спорт зонасы
Спорт һәм гаилә фотосессияләре өчен «Урам» Яшьләр экстрим-паркы идеаль локация булырга мөмкин. Яшел җирлек һәм төрле трюклар өчен куелган үрләр динамик кадрлар ясарга мөмкинлек бирәчәк.
Миллениум күпере астындагы урбанистик мәйданчык
Җиңел фотосурәтләр ясау өчен, Миллениум күпере астындагы мәйданчыкка бару җитә. Соры тоннар һәм график белән бизәлгән диварлар – урам, хипстер фотолары өчен менә дигән вариант. Фотосурәтләр ясау өчен иң уңышлы вакыт – кояш баеган чак яки төн.
Горький паркында фотопикниклар
Горький исемендәге парк – шәһәр эчендәге чын урман ул, анда әкияти фоторәсемнәр ясарга була. Биек агачлар арасында кояш төшеп торган урынга басу гына да фотосурәткә тылсым эффектын өстәячәк. Паркның икенче ноктасы – иркен алан – фотопикник өчен менә дигән урын. Әгәр дә җәяүле фотосессияләр ясарга җыенасыз икән, сайланган урынга иртән иртүк, беркем югында килү хәерле.
Диләрә БАТРШИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ