Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда 1,5 мең кешегә исәпләнгән яңа мәктәп төзеләчәк

Татарстан башкаласында 1,5 мең укучыга исәпләнгән яңа гомуми белем бирү мәктәбе төзү планлаштырыла. Республика бюджетыннан мәктәп төзелешенә 100 млн сумнан артык акча бүленәчәк. Тиешле тендер дәүләт с...

Татарстан башкаласында 1,5 мең укучыга исәпләнгән яңа гомуми белем бирү мәктәбе төзү планлаштырыла. Республика бюджетыннан мәктәп төзелешенә 100 млн сумнан артык акча бүленәчәк.
Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында бастырылган. Документлар нигезендә, подрядчыга төзелеш өчен территория әзерләргә, бина төзергә, тышкы һәм эчке коммуникацияләр һәм тәэмин итү челтәрләре төзергә, юллар һәм подъездларны, шулай ук  төзелештән соң тиешле территорияне төзекләндерергә кирәк булачак. Проектның заказчысы булып «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» тора. Ул катнашучылардан быелның 12 маена кадәр заявкалар кабул итәчәк, ә 16 майда җиңүче билгеләнәчәк. Эшне үтәүнең иң чик срогы - 2022 елның 30 ноябре.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ