Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда 4 яшүсмергә ашыгыч ярдәм чакыртканнар

Башкалабызның Вахитов районындагы балалар иҗаты үзәгендә 13 – 17 яшьлек  дүрт яшүсмер мәктәптә узачак чыгарылыш кичәсенә әзерләнгәндә үзләрен начар хис итә башлый.Балалар  бәдрәфкә дә барып...

Башкалабызның Вахитов районындагы балалар иҗаты үзәгендә 13 – 17 яшьлек  дүрт яшүсмер мәктәптә узачак чыгарылыш кичәсенә әзерләнгәндә үзләрен начар хис итә башлый.
Балалар  бәдрәфкә дә барып карый. Әмма хәлләре начарайганнан-начарая гына бара. Хәлләре китә, күңелләре болгана, укшу башлана. Үзәк педагоглары, күңелсезлек чыгудан шикләнеп, тиз арада «Ашыгыч ярдәм» табибларын чакырталар. Үсмерләрне, «билгесез әйбердән агулану» дигән диагноз куеп, республиканың балалар клиник хастаханәсенә алып киләләр. Тикшергәннән соң эссе сугуы ачыклана. Хәлләре яхшырганчы кадәр аларны ятарга салдылар.
                                              Ирек  НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ