Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда балалар өчен бушлай бию мастер-классы үтәчәк

5-нче августта Татарстан блогерлары Айдар Таһиров һәм Максим Каракулин Казанда балалар өчен шафл буенча бию мастер-классы үткәрәчәк. Чара «Игелекле эшләр көне» фонды тарафыннан оештырылды.Мастер-класс...

5-нче августта Татарстан блогерлары Айдар Таһиров һәм Максим Каракулин Казанда балалар өчен шафл буенча бию мастер-классы үткәрәчәк. Чара «Игелекле эшләр көне» фонды тарафыннан оештырылды.
Мастер-класста 6 яшьтән 15 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнаша ала. Моның өчен алдан +7(843)236-65-61 телефоны буенча язылырга кирәк. Урыннар саны чикләнгән, дәрес Калинин урамы, 3 адресы буенча «Игелекле эшләр көне» фондында узачак, дип хәбәр итә хәйрия фондының матбугат хезмәте. Мастер-класс ахырында балалар биюне видеога яздырачаклар. Мастер-класс 16:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Шафл – Испаниядә туган заманча биюләрнең берсе. Аның үзенчәлеклеге – шуыша торган адымнар, алар биюче оча дигән иллюзия тудыра. Биюне башкаруның төрле вариантлары булырга мөмкин, иң мөһиме – көйнең төгәл ритмик биты булырга тиеш.
 
Чыганак: Казан мэриясе

Фото: Казан мэриясе

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ