Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Бөтенроссия балалар китабы атналыгы старт ала

 24  март көнне Республика балалар китапханәсендә Бөтенроссия балалар китабы атналыгы старт ала. Быел ул Корней Чуковский тууына 140 ел тулуга багышлана.Шәһәрлеләр китап күргәзмәләре, иҗади...

 24  март көнне Республика балалар китапханәсендә Бөтенроссия балалар китабы атналыгы старт ала. Быел ул Корней Чуковский тууына 140 ел тулуга багышлана.
Шәһәрлеләр китап күргәзмәләре, иҗади остаханәләр, танып белү викториналары, дискуссия клублары һәм Вера Хәмидуллина, Йолдыз Шәрәпова, Олеся Феоктистова, Ольга Кузьмичева-Дробышевская кебек язучылар һәм шагыйрьләр белән әдәби очрашуларда катнаша алачак.
Бөтенроссия балалар китабы атналыгы – 80 елга якын тарихы булган балалар әдәбиятындагы иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. Акциянең төп максаты – китапханәләр һәм язучыларның ролен үстерү, ил халыкларының мәдәниятен һәм әдәбиятын саклау һәм камилләштерү, чөнки 2022 ел Россия халыкларының халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы дип игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Бөтенроссия балалар китабы атнасы программасы белән Республика балалар китапханәсенең рәсми сайтында яки +7(917)234-28-03 телефоны буенча танышырга мөмкин. - дип хәбәр ителә «Казан мэрия» се сайтында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ