Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Физик культура, спорт һәм туризм өлкәсе өчен IT-белгечләр әзерли башлыйлар

2023 елдан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты IT-белгечләр әзерли башлый, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге. Бу хакта Казан шәһәр Думасының XVIII сессиясе утырыш...

2023 елдан Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университеты IT-белгечләр әзерли башлый, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге. Бу хакта Казан шәһәр Думасының XVIII сессиясе утырышында вуз ректоры Рафис Борһанов сөйләгән.
"Цифрлы трансформация – бөтен илнең стратегик үсешенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. 2024 елда Казан Россиянең масштаблы «Киләчәк уеннары» проектын уздырачак. Университетта студентлар киберклубы булдырылган инде. Әлбәттә, югары уку йортлары әзерлеге системасында киберспортның роле һәм урыны турында төрле фикерләр бар, ләкин без әлеге спорт төренең динамик үсеше һәм яшьләр арасында популярлыгы арту оста педагогик җитәкчелек таләп итә дип саныйбыз", – диде ул.
Аның сүзләренә караганда, университетта цифрлы компетенцияләр формалаштыру өстендә эшлиләр. Киләсе уку елыннан безнең университет базасында физик культура һәм спорт өлкәсе, шулай ук туризм һәм кунакчыллык индустриясе өчен IT-белгечләр әзерли башларга ниятлиләр. "Мәгълүмати системалар һәм технологияләр" юнәлеше яңа уку елыннан башланачак. Рус теле, математика мәҗбүри имтиханнар булып тора. Физика яки информатика һәм мәгълүмати-коммуникацион технологияләрнең берсен сайлап алырга мөмкин. Бакалаврны тәмамлаучылар системалы аналитиклар, администраторлар яки IT-проект җитәкчеләре, бизнес-аналитиклар, техник язучылар, мәгълүмат системалары архитекторлары, уен дизайнерлары, мәгълүматлар базасы администраторлары, система администраторлары булып эшли алачак.

Фәния Лотфуллина


Фото: https://kzn.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ