Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда галим Сурен Мирумянц истәлегенә мемориаль такта урнаштырачаклар

Казанның Правда урамында урнашкан 17/9 номерлы торак йорт фасадына Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Сурен Мирумянц истәлегенә мемориаль такта куячаклар. Әлеге карарны ТР Премьер-минист...

Казанның Правда урамында урнашкан 17/9 номерлы торак йорт фасадына Россия һәм Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Сурен Мирумянц истәлегенә мемориаль такта куячаклар. Әлеге карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Мемориаль такта урнаштыру тәкъдиме белән ТР Мәдәният министрлыгы һәм Гамәли оптика дәүләт институты чыкты.
«Бу йортта 1967-2018 елларда күренекле галим, 1963-1986 елларда Гамәли оптика дәүләт институты директоры Сурен Осипович Мирумянц яшәде», — дип, мемориаль тактага рус һәм татар телләрендә язылачак.
Раил Галиев

Фото: Pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ