Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Хәзерге заман инженерлык белеме» форумы узачак

Февраль аенда  Казанда 187 нче күп профильле лицей базасында «Инженерлык Республикасы» мәгариф проектының 5 еллык юбилеена багышланган «Хәзерге заман инженерлык белеме» мәгариф форумы узачак. Бу...

Февраль аенда  Казанда 187 нче күп профильле лицей базасында «Инженерлык Республикасы» мәгариф проектының 5 еллык юбилеена багышланган «Хәзерге заман инженерлык белеме» мәгариф форумы узачак. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге хәбәр итә. Форумда «Инженерлык Республикасы», «Казан инженерлы» һәм «Яңа инженерлык белеме» проектларының база мәйданчыкларында укучылар катнашачак.
Форум эшендә Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллинның да катнашуы көтелә. Татарстан Республикасында  машина төзелеше һәм нефть-газ химиясе сәнәгате өстенлекле буларак билгеләнде, аларда, беркайчан булмаганча, югары квалификацияле кадрларга ихтыяҗ зур. Инженер-техник белем бирүгә ихтыяҗ һәм үсеш чорында химия, биология, физика, информатика буенча яхшы әзерлекле абитуриентлар таләп ителә, диелә хәбәрдә.
Бүгенге көндә бу проектта 36 сыйныфның 500 укучысы катнаша. Ул, өстәмә белем бирү форматында заманча мәгариф технологияләрен кулланып, авторлык белем бирү программалары буенча техник һәм лингвистик юнәлешләрне берләштерү юлы белән гамәлгә ашырыла.

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ