Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда мәгариф министрлары форумы башланды

Казанда 30 илдән килгән Мәгариф һәм фән министрлары катнашында «Киләчәкне формалаштырып» форумы башланды. Форум ачылышында Россия Президенты В.В. Путинның сәламләү видеосы күрсәтелде. Форумда катнашуч...

Казанда 30 илдән килгән Мәгариф һәм фән министрлары катнашында «Киләчәкне формалаштырып» форумы башланды. Форум ачылышында Россия Президенты В.В. Путинның сәламләү видеосы күрсәтелде.

Форумда катнашучыларны Россия Мәгариф министры Сергей Кравцов сәламләде. Ул бердәм дәүләт имтиханнары хакындагы мәгълүматка тукталып үтте һәм мондый дәрәҗәдәге югары технологияле имтиханнарның башка бер илдә дә юклыгын билгеләде.

Катнашучылар шулай ук Россия Президенты ярдәмчесе Фурсенко чыгышын да тыңлап узды. Ул дөньякүләмендә зур үзгәрешләр бара, шуңа да хәзер төпле белем алу аеруча әһәмиятле дип белдерде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ