Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда рекорд куючы булырмы ? 

27 - 29 август көннәрендә Казанда  брейк-данс  һәм  граффити «COMBOnation X3» буенча XIII халыкара турнир узачак. Әлеге ике юнәлеш тә Казанда бик популяр. Ул ТР яшьләр эшләре минис...

27 - 29 август көннәрендә Казанда  брейк-данс  һәм  граффити «COMBOnation X3» буенча XIII халыкара турнир узачак. Әлеге ике юнәлеш тә Казанда бик популяр.
 Ул ТР яшьләр эшләре министрлыгы, Яшьләр эшләре буенча  «Росмолодежь»   федераль агентлыгы һәм   «Татнефть»нең хәйрия фонды ярдәме белән уза.
Турнир  программасы бик кызыклы һәм ул төрле мәйданнарда узачак. Анда    брейкинг, граффити-батл, бию буенча осталык дәресләре,   профессиональ  артистлар белән очрашулар һәм башка бик күп чаралар каралган.
27 - 28 августта    иртәнге уннан  13.00 гә кадәр   брейкинг мәктәбендә  (Мәскәү ур., 48)   WORLD’S POWERMOVE RECORD –   соло-рекордлар мәйданчыгы эшлиячәк.  Катнашучыларга 13 төрле элемент тәкъдим ителәчәк. Кем дә кем  шул элементларның берсе яки берничәсе буенча  дөнья рекордын  яңарта ала – аларны бүләк көтәчәк. Приз фонды  – 50 мең. Катнашырга теләгең бар икәк, димәк, син  социаль челтәрдә турнирның рәсми    аккаунтында  гариза калдырырга тиеш.
27 августта  иртәнге уннан  кичке бишкә кадәр   Алафузов фабрикасы лофты     (Гладилов ур, 55а) урам рәссамнарын җыячак. SPACE GRAFFITI JAM   яшьләрне заманча сәнгать төренә җәлеп итү максатыннан уздырыла.   Турнирда Россиядән  һәм чит илләрдән килгән   22  рәссам катнашачак. Әлеге мәйданда  шулай ук брейкинг буенча театраль  перфоманс-батл  да узачак. Хөкемдарлар алдына  иң яхшы сигез команданы сайлап алу бурычы торачак.
Турнир барышында     диджейлар да,     стикер һәм постер арт юнәлешендә эшләүчеләр дә үз фикердәшләрен табачак. Заманча урам культурасына багышланган лекцияләр дә кызыклы булачак, диләр чараны оештыручылар.
 Турнирның йомгаклау  этабы   29 август көнне 15.00 дән 22.30 га кадәр «УРАМ» экстрим-паркында узачак (Подлужная ур, 67Б).  
Фото: pixabay

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ