Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Россия музейларында ислам мирасы» дигән Бөтенроссия конференциясе узачак

8–10 декабрьдә Казанда «Россия музейларында ислам мирасы» дигән Бөтенроссия конференциясе узачак. Фәнни форум Татарстан җирендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган, дип хәбәр итә ТР Мил...

8–10 декабрьдә Казанда «Россия музейларында ислам мирасы» дигән Бөтенроссия конференциясе узачак. Фәнни форум Татарстан җирендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел тулуга багышланган, дип хәбәр итә ТР Милли музееның матбугат үзәге.
Докладлар белән Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Азов, Грозный, Саранск, Истанбул, Баку һәм башка шәһәрләрнең музей, архив, китапханә һәм мәгариф учреждениеләре галимнәре, белгечләре чыгыш ясаячак.
Катнашучылар мөселман мәдәнияте предметларының уникаль коллекцияләре турында сөйләячәкләр. Ислам тарихы, бүгенге дөньяда ислам сәнгатенең роле, рухи кыйммәтләрне саклау, динара диалог турындагы темаларга сөйләшәчәкләр.
Конференция Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды ярдәме белән Казанда узган фәнни форумнарны дәвам итә. Бу – ислам дөньясының мәдәни мирасын өйрәнү һәм тәкъдим итү буенча хезмәттәшлекне үстерүдә тагын бер адым.
Фәнни форум ТР Милли музее тарафыннан республикасының Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырылган. Оештыручылары – Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ