Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда Россия һәм БДБ илләренең яшь лидерлары очраша

«Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында  27 – 30 июль көннәрендә  башкалабыз Казанда узачак  Россия һәм БДБ илләре Сәүдә-сәнәгать палаталарының  яшь лидерлары форумына багышланган ма...

«Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында  27 – 30 июль көннәрендә  башкалабыз Казанда узачак  Россия һәм БДБ илләре Сәүдә-сәнәгать палаталарының  яшь лидерлары форумына багышланган матбугат конференциясе булды. Очрашу турында сөйләү өчен журналистлар белән очрашуга  «ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Шамил Агиев, «ТР ССП» Берлеге рәисе урынбасары, «Россия һәм БДБ илләре ССП Яшь лидерлары  форумы» проекты җитәкчесе Марат Әхмәтов, Мәскәү ССП президенты Владимир Платонов, Түбән Новгород өлкәсе ССП президенты Иван Разуваев, Россия һәм БДБ илләре ССП Яшь лидерлары форумының программ директоры Анна Фельман килде.

Кунаклар форум барышында бизнесның иң мөһим сораулары күтәреләчәген, аларның чишелешләре ССП мөмкинлекләре аша тикшереләчәген белдерделәр. «Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе Шамил Агиев эшлекле сөйләшүләрдә ССПларның  йөрәкләре эш өчен янып торган 100дән артык вәкиле катнашачагын белдерде. Алар арасында ССП президентлары,  аларның урынбасарлары, департаментлар директорлары һәм яшь белгечләр бар.
Форум кысаларында  эшлекле элемтәләр оештыру сессияләре, актуаль  юнәлешләр буенча гомуми сессияләр, ССП эшчәнлеге юнәлешләре буенча мастер-класслар, тренинглар, консультацион сессияләр үткәреләчәк,  төрле өлкәләрдәге коучлар  һәм экспертлар белән очрашулар, экскурсияләр оештыру көтелә.
Сессияләрнең темалары үтә дә кызыклы. Әйтик, «Бу дөнья  кая бара?» (социаль-икътисади юнәлештәге киләчәк трендлары); «Вазифадагы затлар белән элемтә урнаштыру үз мәнфәгатьләреңне  алга үткәрү юлы»;  «Дөньядагы Сәүдә-сәнәгать палаталары тарихыннан уңышлы мисаллар» дигән сессияләрнең исемнәре генә дә теләсә кайсы физик затның игътибарын үзенә тартырлык.
Форумда Россиянең 33 төбәгеннән килгән 37 ССП вәкиле катнашачак. Эшлекле очрашулар «Корстон» отелендә һәм  «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә узачак.
                                          Ирек НИГЪМӘТИ

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ