Казанда эшсез кешеләрне укытачаклар

Казанның халыкны эш белән тәэмин итү ​үзәгендә эшсез кешеләр өчен укулар башлана. Теләгән һәркем график дизайн, веб-дизайн һәм эшләнмә, 3D-модельләштерү курслары үтә ала.

Тулырак мәгълүмат алу өчен теркәлү урыны буенча халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Гаризалар кабул итү графигы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең эш графигына туры килә.

Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренең адреслары һәм телефоннары учреждение сайтында урнаштырылган.

Чыганак: Казан мэриясе

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.