Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда үзенчәлекле балаларның ата-аналары өчен үзәк ачылачак

Татарстан башкаласында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм аларның ата-аналары өчен яңа инклюзив үзәк барлыкка киләчәк. Анда коворкинг, балалар бүлмәсе, психолог кабинеты һәм тегү цехы о...

Татарстан башкаласында сәламәтлек мөмкинлекләре чикле булган балалар һәм аларның ата-аналары өчен яңа инклюзив үзәк барлыкка киләчәк. Анда коворкинг, балалар бүлмәсе, психолог кабинеты һәм тегү цехы оештырылачак. Үзенчәлекле балаларның әниләре аралаша, эшли, балаларын белгечләр күзәтүе астында калдыра, мастер-классларда катнаша һәм юридик яки психологик ярдәм ала алачак. Казан мэры Илсур Метшин ремонт эшләренең барышын тикшереп кайтты, дип хәбәр итә Казан мэриясенең матбугат үзәге.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен махсус киемнәр уйлап табу һәм тегү остаханәсе хәзер Латыш Укчылары ур., 27 адресы буенча урнашкан. Узган ел социаль проектны гамәлгә ашыручы «Барысы да балалар өчен» автоном коммерцияле булмаган оешмасына түләүсез файдалану килешүе нигезендә Себер тракты, 28 адресы буенча муниципаль милектәге бина тапшырылды. Мәйданы буенча ул хәзерге бинадан биш тапкыр зуррак. Шуның аркасында тегү цехыннан тыш, монда коворкинг оештыру планлаштырыла, ул аралашу, мастер-класслар, консультацияләр, конференцияләр залы буларак кулланылачак.
«Безгә ярдәмгә мохтаҗ булган үзенчәлекле балаларның әниләре еш мөрәҗәгать итә. Алар төрле мәсьәләләр турында сөйләшергә, кичерешләре белән уртаклашырга тели. Кызганычка каршы, элек моны тормышка ашырырга мөмкинлек булмады, әмма хәзер без монда җыелачакбыз», – дип сөйләде мэрга социаль проект авторы – Казан шәһәр Думасы депутаты Далия Гайнанова.
Остаханәдә 17 тегү өстәле урнаштыру планлаштырыла, һәм үзенчәлекле балаларның әниләре монда өстәмә эшли алачак, бу вакытта аларның балалары белән күрше бүлмәдә педагоглар һәм башка белгечләр яки волонтерлар эшләячәк.
Монда ук психологик һәм юридик ярдәм күрсәтеләчәк, белгечләрне грант акчалары хисабына чакырачаклар. «Үзенчәлекле балалар һәм аларның әниләре өчен һәр чара бәйрәм кебек кабул ителә. «ДЦП белән авыручы бала тапкач, ялгыз калдым дип уйладым. Гадәттә, мондый ситуацияләрдә әниләр башкалардан ераклаша, һәм аларның аралашуы табиблар белән чикләнә. Яңа үзәк ярдәмендә бер-берсенә ярдәм итәчәк әниләр берләшмәсе барлыкка киләчәк», – диде проект авторы.
Яңа үзәктә балалар һәм аларның ата-аналары өчен мастер-класслар үткәреләчәк. Илсур Метшин фикеренчә, алар ясаган эшләнмәләрне ел саен Казанда уздырыла торган мәрхәмәтлелек ярминкәләрендә сатарга мөмкин булачак. Бу традиция берничә ел элек мәктәп укучылары инициативасы белән барлыкка килгән. Продукция һәм товарлар сатудан кергән акчалар хәйрия эшләренә яки ярдәмгә юнәлтелә.
Далия Гайнанова шулай ук үзенчәлекле балаларның ата-аналарына психологик ярдәм күрсәтү өчен бала тудыру йортлары һәм медицина учреждениеләре белән хезмәттәшлек төзү планнары турында сөйләде. «Аларга белгечләрнең ярдәме һәм консультациясе кирәк, чөнки кайвакыт курку аркасында сабыйларын балалар йортларына тапшыралар. Алар мондый балалар белән яхшы яшәргә мөмкинлеге турында җитәрлек мәгълүматка ия түгелләр, һәм бу юнәлештә шәһәр зур ярдәм күрсәтә», – дип ассызыклады ул.

Фәния Лотфуллина


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ