Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанның 5,5 меңнән артык укучысы йомгаклау иншасы язды

Бүген Казанның 5,5 меңнән артык укучысы БДИга керү мөмкинлеге бирәчәк йомгаклау иншасын язды. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе ба...

Бүген Казанның 5,5 меңнән артык укучысы БДИга керү мөмкинлеге бирәчәк йомгаклау иншасын язды. ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Минзәлия Закирова һәм шәһәр башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов 177 нче  лицейда барган процессны күзәттеләр. 
«Мәктәпне тәмамлаучы укучыларыбызга уңышлар һәм иң мөһиме борчылмауларын телим, барысы да һичшиксез килеп чыгачак. Үзегезгә һәм көчегезгә ышаныгыз»,  – дип мөрәҗәгать итте укучыларга Ирек Ризванов. 
БДИга керү мөмкинлеген алу өчен, чыгарылыш сыйныф укучыларына иншаны уңышлы язарга кирәк. «Зачет булмаган» яки нигезле сәбәп белән килмәгән очракта, чыгарылыш сыйныф укучылары үз көчләрен 2023 елның 2  февралендә яки 4  маенда сынап карый алачак. 
Быел иншалар өчен «Кеше тормышында рухи-әхлакый ориентирлар», «Кеше тормышында гаилә, җәмгыять һәм ватан», «Кеше тормышында табигать һәм мәдәният» түбәндәге темалар тәкъдим ителде.
Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән укучыларга инша урынына изложение язарга мөмкин.
Шулай ук барлык мәктәпләрдә дә аккредитация узган җәмәгать күзәтүчеләре – ата-аналар һәм педагогик җәмәгатьчелек – йомгаклау иншасын уздыруның тәртибен күзәттеләр. 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ