Казанның «Ривьера» аквапаркында балалар агуланган

Казанның «Ривьера» аквапаркында 4 бала хлорка белән агуланган.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, балаларның хәле тотрыклы. Аларның берничәсен 7 нче шәһәр хастаханәсенә озатканнар.

Балалар агулану факты буенча Прокуратура @tatarstanproc тикшерү оештырган Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартлары ачыклана. Күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре буенча прокурор реакциясе чаралары турында мәсьәлә хәл ителәчәк.

Аквапарк җитәкчелеге әлегә бу хәлгә аңлатма бирмәгән.

Чыганак: tatnews.tatar

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.