Логотип Магариф уку
Цитата:

Кече яшьтән Тукай теленә мәхәббәт тәрбиялибез

Безнең Түбән Камадагы барлык балалар бакчаларында да шигърият күгендә иң якты йолдыз булып янучы сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына аеруча зур игътибар бирелә. Рузинә Ленар кызы Харисова җитәкче...

Безнең Түбән Камадагы барлык балалар бакчаларында да шигърият күгендә иң якты йолдыз булып янучы сөекле шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына аеруча зур игътибар бирелә. Рузинә Ленар кызы Харисова җитәкчелегендәге 1 нче балалар бакчасында уздырылган “Тукай – безнең күңелләрдә” дип исемләнгән бәйрәм иртәсе шуның дәлиле булып тора.

 

Нәниләребез бөек шагыйребез турында янә бер тапкыр белемнәрен ныгыттылар, әсәрләрен сәхнәләштерделәр, Тукайның балалар өчен язган шигырьләрен яттан сөйләделәр. Су анасы, Шүрәле, Былтыр, балалар белән төрле уеннар оештырып, чарабызны тагын да җанландырдылар. Бәйрәм күңелле җыр, биюләр белән үрелеп барды. Ә инде бакчабыз кунаклары – милли җанлы, мәртәбәле шәхесләребез – Татарстанның атказанган укытучысы, шагыйрә Нурзия Рәшит кызы Мирхазова, Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкарма директоры Вәсилә Исмәгыйль кызы Исмәгыйлева, калабыздагы Г.Тукай исемендәге китапханәнең халыкка хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Әнфисә Зиннур кызы Фәйзетдинова балаларыбызга туган телебезне – Тукай телен яратырга, хөрмәт итәргә өндәп, акыллы киңәшләрен биреп, бәйрәмебезгә тагы да ямь өстәде. Бәйрәм “Туган тел” җырын күмәк башкару белән тәмамланды.
Роза НӘБИУЛЛИНА,

Түбән Камадагы 1 нче балалар бакчасының татар теле белгече, бәйрәм иртәсен алып баручы

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ