Логотип Магариф уку
Цитата:

Керәшен кызы

Альбина Никитина белән мин Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында таныштым. Берничә сүз алмашуга ук, аның  эчкерсезлеге, ташып торган сүз байлыгын ягымлы тавышы белән  тыңлаучыга җит...

Альбина Никитина белән мин Түбән Кама шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында таныштым. Берничә сүз алмашуга ук, аның  эчкерсезлеге, ташып торган сүз байлыгын ягымлы тавышы белән  тыңлаучыга җиткерә белүе җәлеп итте. Мөгаен, 10 нчы гомуми урта белем мәктәбендә укучы  балалар  дәрес вакытында укытучылары Альбина Егоровнаның (үзе әйткәнчә, Егор кызының) дәрес аңлатуын да, авызларын сандугач тотардай итеп ачып,  исләре китеп тыңлый торганнардыр.  Үзем дә, мөгаллимә ханымның туган ягы, керәшен татарларының фольклоры турында сөйләгәндә, аның теманы тирәнтен белүенә сокланып утырдым.
Прохор бабай хикәяте
Район мәгариф идарәсендә Альбина  янына барыр алдыннан: «Алай-болай кызыксынып, берәр җирле атаманың килеп чыгышы хакында төпченә башласагыз, тиз генә туктатырмын дип уйламагыз. Ул аларны шушы вакыйгалар эчендә кайнаган  кебек итеп сөйли, валлаһи!» – диделәр миңа, алдан ук кисәтеп. Әйткәннәре рас килде: әңгәмә башында ук Альбина ханым  мине хыялындагы  туган авылы Түбән Юшады тарихына алып кереп китте.

– Туган җир тарихын һәркем белеп үсәргә тиеш, – дип башлады сүзен Альбина ханым. – Үз ягы турында күбрәк белгән саен, кешенең күңеле матурая бара бит аның, чөнки тарих – бик зирәк тәрбияче. Архивта Түбән Юшады турында мәгълүматлар бик аз иде. Ләкин аның да башка авыллар кебек үз тарихы булырга тиеш бит. Шушы уйларым  мине студент елларымда ук авылның аксакал картлары яшәгән йортларга китерде. Авыл турындагы истәлекләрнең күбесен миңа Харитонов Прохор бабай сөйләп калдырды. Аның   архивында авылга кайчан һәм  кемнәр тарафыннан нигез салынуы, халыкның ничек көн итүе турында бик күп язмалар таптым. Керәшен халкында күпчелек исемнәрне, үз телләренә якынайтып, үзгәртү гадәте бар. Сөйләмемдә очратсагыз, аптырамассыз. Бирегә иң элек  XVIII гасыр башында Алабуга ягыннан Кузьма атлы ир килеп утырган. Аннары Ишембай дигән карт килгән. Алар йортларын тырлауга (кишәрлек җиренә) каратып салганнар. Ә урам кешеләр күпләп күченә башлангач кына барлыкка килгән. Халык иген иккән. Критун Питкәсе (Харитон улы Петя) күлнең аръягында сабын кайнаткан, аның улы Зинабинең (Зиновий) борай һәм тары ярдыру тегермәне булган. Авылда тагын ике яргыч булса да, халык Зинабигә килгән. Ул ярманы җиренә җиткереп һәм арзанрак бәядән ярдырган.
 Чәкән карт васыяте
Үзебезнең нәсел турында да бер-ике сүз әйтим әле.  Безнең нәсел Чәкән карттан башланган. Спиркә (Спиридон) күле кырында хуҗалык  иткән  бабабыз. Йорты, каралтысы таза булган, тимерче алачыгы тоткан. Алачыкта   атлар дагалаган, авылдашларына сука, тырма, урак  кебек иген игү, җир сөрү коралларын яңартып, ясап торган, арба кыршаулары, ишек, капка  күгәннәре, чиләк, балта, көрәк кебек тормыш-көнкүреш кирәк-ярак-лары эшләгән.
Россиядә рус булмаган халыкларны чукындыру сәясәте башлангач,  тәре походлары Идел, Чулман буендагы авылларга килә. Казаннан Чулман ягына таба  берничә чакрым киңлектә  татар авылларын  христиан динен кабул итәргә мәҗбүрләүче экспедиция отрядлары эшли. Карышканнарны суга батыралар, асалар, яндыралар.  Чәкән карт сүзендә нык  торган, үз динендә үләргә ант эчкән.  Ә улына: «Син ничек тә яшәргә тырыш, балам», – дигән. Чукындырганнан соң, улына Спиридон дип исем куйганнар. Чәкән картны, динен сатмаган өчен, дегет кисмәгендә кайнатып үтергәннәр...
Керәшен җыру әйтә...
Алар дүрт кыз – Лариса, Альбина, Алсу һәм Маргарита – Хәмидә белән Егор исемле тормышны өзелеп яраткан  ике игелекле җан гаиләсендә матур бизәк булып, менә шундый олы фаҗига кичергән авылда туып үскәннәр.  Әтиләре Егор авылның үзешчән сәнгатьтә  актив катнашучы иң оста гармунчысы, иң чибәр егете була. Гомерлек яры – Агыйделнең моңлы сандугачы, гүзәле Хәмидәгә   Актаныш районының Яхшый авылына концерт белән килгәч күзе төшә. Бәхетле пар бергә яратышып  кавышкач та, озын акча эзләп читкә китми. Туган җирләрендә  хезмәт белән җырны бергә үреп, гомер кичерергә карар кылып ялгышмый алар. Гармунчы (унберенче, төпчек бала булып дөньяга  килгән Егор  гаиләдәге өч абыйсы кебек оста итеп гармунда уйнарга өйрәнә) егет Кадрәк совхозында – механизатор, Хәмидә исә шул совхозның бер бригадасы булып саналган Түбән Юшады авылында  Мәдәният йорты директоры булып эшкә керешә. 
– Менә шундый җырлы-моңлы гаиләдә үстем мин, – дип дәвам итте тормыш хикәятен  Альбина ханым. –   Әнием, Актаныш яклары халкына хас булганча, җырга бик оста иде. Аның йөрәге аша татар халкының тирән моңлы җырларын отсам, әтием уйнаган дәртле көйләрдән тамашачыны бер сулышта тынын кысып тота торган дәртле керәшен такмакларын башкарырга  өйрәндем. Әнием Мәдәният йортында эшли башлауга, иң башта  янына үзе кебек яшьләрне туплап, «Керәшен җыру әйтә» ансамблен оештыра. Анда егетләр дә, кызлар да бик актив катнашкан. Әтием  аларга  гармунда уйнаган. Халык арасында бик популяр булган ул. Совхоз уздырган бер генә  уңыш бәйрәме, бер генә Сабантуй да шушы ансамбль катнашыннан башка узмаган.  Без үсә төшкәч, әти белән әни өйдәге барлык Никитиннар катнашында «Асыл нәсел» дигән  гаилә ансамбле оештыр-
ды. Мәдәният йортында, мәктәптә үткәрелгән Сөмбелә, Нардуган,  Яңа ел бәйрәмнәрендә  без концерт программасының үзәген тәшкил итә идек. Укытучыларыбыз исә безнең гаилә ансамбле нигезендә, коллективка мәктәптәге җырга һәвәс башка кызларны һәм малайларны өстәп, бер дигән җыр һәм бию ансамблен төзеп куйдылар. Без мәктәптә, кем әйткәндәй, җырлап-биеп укыдык дисәм дә ялгыш булмас. Укытучылар коллективы  безнең ансамбльне  бик озак еллар  күз карасы кебек саклады, чөнки ул мәктәбебезнең генә түгел, бөтен Минзәлә ягы яшьләренең  визиткасына әйләнгән иде. Безне керәшен дип аерып карау ул чакта да булмады, халыкта ул хәзер дә юк. Ансамблебезне районның барлык татар авылларында көтеп ала  иделәр.  Кем белә, керәшен җырларында татар халкының борынгы  көйләрен   абайларга мөмкин диюләрендә, бәлки,  хаклык та бардыр.
 Күзгә бәрелеп торган дини гаиләдән булмаса да, Альбина керәшеннәрдәге барлык христиан динен искәртеп торган  бәйрәмнәрне яхшы белә. Моның сере кайда, ничек саклануын Альбина Егор кызының үзеннән дә сорыйсым килде.
Питрау – Чәчәк бәйрәме
Әмма Альбина ханымны мондый сорау да  аптырашта калдырмады.
– Керәшеннәрдәге бәйрәмнәр циклы бик борынгыдан килә, – диде ул. –
 Аларның нигезендә  дингә  генә түгел, табигать-ананы олылау кебек, мәҗүсилектән килгән  ышанулар ята. Халыкка төрле юллар белән христиан дине кертелгәч, элек ел дәвамында үткәрелгән халык бәйрәмнәре дини календарьга салынган. Шул гына. Менә 12 июльдә билгеләп үтелгән  Питрау бәйрәмен генә алыйк.  Аның тамыры бик борынгы заманнарга барып тоташа. Элек ул халыкта Чәчәк бәйрәме дип йөртелгән. Җир-ана бу көнне үз көчен, үсемлекнең җир өстендәге өлешенә,  чәчәккә бирүдән туктап, тамырга күчерә. Табигать-анада  бер үзгәреш тә  игътибарсыз калмый. Ә Питрау исә – нәкъ менә нәсел тамырларын барлау бәйрәме. Үсемлек тамыры белән кешелек тамырындагы бәйләнешкә генә игътибар итегез әле сез. Бу бит очрак-лы гына туры килү түгел. Питрау бәйрәмендә һәрбер нәсел  үз туганнарын барлый,  өйдән өйгә йөреп, кунак була. Һәр йорт хуҗасы  ырудашларын, мул табын әзерләп, җыр белән  каршы алган. Җыр алышу күршедән күршегә, авылдан авылга  күчә барган. Авыр хезмәтне беразга гына онытып торып,  халык бәйрәм иткән. Питрауны Сабан туена охшатып сөйләүчеләр дә бар. Дөрес,  Сабан туе да элекке заманнарда авыл саен үткәрелгән, шунлыктан бу бөек бәйрәм ай буена дәвам иткән, анда да туган-тумача бер-берсенә кунакка йөрешкән. Әмма Сабан туе бөтенләй башка, язгы чәчү белән бәйләнгән. Ә Бәрмәнчек бәйрәме исә чыгышы белән табигатьнең язгы уянуына барып тоташа.  Ул – керәшен татарлары уйлап чыгарган сүз, татар туганнар аны тал песие, руслар верба  диләр. Әлеге бәйрәм пасхага бер атна кала, ял көне уза. Шул атнада таллар бөреләрен кабарта. Балачакта без аны, өйгә алып кайтып, савытларга утырта идек. Халыкта бәрмәнчек белән өй диварларына бәргәләсәң, өйгә саулык, сихәтлек иңә,  мал-туарлар җәйгә исән-имин аяк баса дигән ырым яши. Күргәнегезчә, кайсы гына динне тотса да, халык хәтерендәге һәр бәйрәм гаилә, нәсел, ил иминлеген кайгыртып яшәүдән килә.
 Пасхада – буялган
йомырка, гаеттә – казан кабартмасы

Альбинаның әти-әнисе, икесе ике дин вәкиле булсалар да, туачак балаларына дөньяви тәрбия бирү ягында торалар. Шуңа күрә дә дүрт кызның дүртесенә дә Лариса, Альбина, Алсу һәм Рита дигән дингә кагылышсыз исемнәр кушыла. Дини бәйрәмнәр дә өйдә элеккедән килгән йолаларга хөрмәт  йөзеннән уза. Пасхада Хәмидә апа балаларга төрле төсләргә манылган йомыркалар әзерли, гаеттә казан кабартмалары пешерә. Хәер, яшьлекләре совет чорында үткән ата-аналарның каян килеп дини әзерлеге, белеме  булсын ди инде.
Үзешчән сәнгатьтә кечкенәдән актив катнашып үскән кызның  җырга сәләте иртә ачыла.  Мәктәптә җырчы артистка булып танылган үсмер, буш вакыты булдымы, көзге алдында Галина Казанцева репертуарындагы җырларны башкара, аның хәрәкәтләрен кабатлый, икенчесендә ул инде Зилә Сөнгатуллина   булып кылана. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать  университетына укырга керү турында хыяллана башлый. Әмма Хәмидә апа дөнья күрмәгән кызын  ят җирләргә чыгарып җибәрергә курка.
– Кызым, Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлаганнар арасында да бер дигән җырчы булып киткән кызлар бар, – ди ул баласына. – Әнә Резидә Шәрәфиева да шул көллияттә укыган иде, хәзер бөтен Татарстанга танылды.
Хәмидә апаның фикерен  аның бертуган энесе, җырчы һәм композитор, Түбән Камадагы  «Илһам» эстрада ансамбленең сәнгать җитәкчесе Илһам Хисмәтуллин  да куәтли.
– Синең әдәбият, сәнгатькә гашыйк икәнлегеңне беләм, сеңлем, – ди Альбинага  Илһам абыйсы. – Татар мәктәпләренә нәкъ синең кебек талантлы башлангыч сыйныф укытучылары җитми. Ике дә уйлама, көллияттә белем ал.
Шулай итеп, Альбина, Түбән Юшады урта мәктәбен тәмамлагач та,  Илһам абыйсының хәер-фатихасы белән Минзәлә  педагогия көллиятенең башлангыч сыйныф укытучылары әзерли торган бүлегендә укый башлый. Татар теле һәм әдәбиятын югары уку йортларындагы кебек тирәннән өйрәнүче  өр-яңа программа белән  оештырылган  бишьеллык эксперименталь бүлектә белем ала ул. Түбән Камадагы
19 нчы гомуми урта мәктәбендә бер ел укытуга, белемен читтән торып дәвам итү өчен 1999 елда Алабуга дәүләт педагогия институтының татар филологиясе факультетына укырга керә.

Язмышка чакыру ташлау
Нәкъ шул минутта аның Сергей исемле рус егетенә кияүгә чыгуы хәтергә төште. Әллә бер диндә булганга күрә яратты микән ул бу егетне? Шулай да әле яңа гына татар җырчысы булам дип хыялланып йөргән  кызның бу адымын мин гайре табигый хәл дип кабул иттем.
Ул көннәрне Альбина  көлеп кенә искә төшерде.
– Мәхәббәт яндыра, күмергә калдыра, диләрме әле, – диде  ул, аннары җитдиләнеп: – Минем белән дә шулай булды. Бервакыт, яшьлегем белән ашыгып, язмышыма чакыру ташлаган идем шул. Дусларым  арасында керәшен егетләре дә, татарлар да бар иде. Әти белән әни бер  кичне табын янында  шуларны тикшереп, бәя биреп утыр-
дылар.  Кыскасы, дусларымның берсен дә өнәмәде болар. Шунда шаярып кына: «Әй, алай үртәсәгез, бер рус егетенә чыгып куярмын әле», – дидем дә шундук оныттым бу сүзне. Ә язмыш атлы дәдәй әлеге әңгәмәне мыегына чорнап куйган булып чыкты. Әнием Казандагы бер хастаханәдә авырып ятканда, документлар артыннан Чаллыга барып килергә кирәк булды. Кышкы кич, транспорт йөрүдән туктаган. Шунда мин, юлга чыгып, билгесез бер машинаны  туктаттым да аның шофёрына үземнең үтенечемне әйттем. Аның хуҗасы Сергей исемле егет иде. Сергей  минем сүземә каршы килмәде, «эх» тә итми Чаллыга алып барып кайтты, шулай  әниемә кирәкле документларны, соңга калмыйча, Казанга җибәрдек, аның тырышлыгы нәтиҗәсендә әниебез исән калды. Шуннан безнең мәхәббәт кыйссасы башланды.  Озакламый без кавыштык. Йә, монда кемнең гаебе бар да, кемнең хатасы бар соң инде? Хәзер мин 10 нчы урта мәктәптә татар теле һәм әдәбияты  укытам.  Саша һәм Артём исемле ике ул үстерәбез. Бер-беребезне яратып, хөрмәт итеп яшибез.
Әмма җырчы булам дигән хыялын барыбер оныта алмый Альбина.  2017  елда Халыклар дуслыгы йортындагы «Керәшен  милли мәдәният үзәге»нә килеп, «Сүрәкә» җыр һәм бию ансамблендә җырлый башлый.
«Сүрәкә» ул керәшеннәрдә яңа кияүгә чыккан яшь киленнәр кия торган баш киеме, – дип сөйләп китте Альбина ханым, җанына якын сүз чыгуга. – Ука белән чигелеп, биек итеп тегелгән. Халык җырларында да бик еш ишетелә ул. Шулай диде дә һәвәскәр оста җырлап та җибәрде:
Сүрәкәне чиктем киергесез,
киереп чиккәннәргә биргесез;

Сайлап бу җирләрне мин сөймәдем,
сайлап сөйгәннәргә биргесез.

Аннары горурланып, тагын өстәп куйды:
– Быел «Сүрәкә» керәшен фольклор ансамбле ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган «Гасырларны бәйләүче җырлар» иҗат фестивалендә 2 нче урынны яулады. «Туым җондызы» фестивалендә лауреат исемен дә алдык. Без булдырабыз!
Ут аша сикерү
– Ансамбль керәшен халкының онытыла башлаган борынгы җырларын халык күңеленә кабаттан кайтара, – дип, Халыклар дуслыгы йортындагы башкарган эшләре турында сөйләп китте укытучы ханым. –
 Тирә-як татар  авылларында концертларыбызны көтеп алалар. Беркөнне шулай районыбызның мәгариф идарәсе методисты Резидә ханым Исмәгыйлева дәшеп алды үземне. «Россия күпмилләтле дәүләт булса да, илдә Халыклар дуслыгы йортлары күп түгел. Әйдәле, Альбина, Казаннарга барып, безнең дуслык йортыбыз  турында сөйләп кайт әле. Мәшһүр гаиләләрнең һәм әниләрнең матурлыгын  күрсәтүче ХIII «Нечкәбил» республика конкурсында катнашу өчен бик кулай кандидат бит син, – диде ул. –Керәшен халкының беркем белмәгән  эчке дөньясын ду китереп, әлеге бәйрәмнең рухын ачып  салырсың. Безнең як әниләре кемнән ким!» – дип тә өстәде. Каушап киттем башта. Аннары чын-чынлап Казанны яулау өчен әзерләнә башладым. Халкыбыз турында сәнгатьле итеп сәхнәдән  сөйләү өчен керәшеннәрнең гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре  чагылдырылган «Уйныйбыз да, җырлыйбыз да» дигән бәйрәм нотыгын әзерләдем.   Керәшен  сәнгатен тулырак чагылдыру өчен үзем белән бергә чыгыш ясарга «Сүрәкә», «Бәрмәнчек» ансамбльләренең иң популяр җырчыларын, нәфис сүз осталарын чакырдым. Безгә  җыру әйтергә «Асыл нәсел» балалар ансамбле, Рита апам белән әтинең абыйсы Николай  дәдәй, ирем Сергей, ике улым да кушылды. Ул бәйрәм К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә гөрләп  барды. Иван Купала бәйрәменнән ут аша сикерү өлешен уйнап күрсәткәч, бәйрәмнең эчке мәгънәсен ачып бирүебездән тамашачының исе китте.  Ярышның «Милли бәлеш» бүлегендә мин пешергән гөбәдия иң тәмле таба ашларының берсе дип билгеләп үтелде. Бәйгедә 47 гаилә катнашты. Нәтиҗәдә без конкурста катнашу хокукын алу гына түгел, хәтта аның финалындагы «Гаилә традицияләре территориясе»  номинациясендә  икенче урынны яулауга ирештек. Бу безнең өчен зур җиңү иде.  Мин шунда татарның бер үзенчәлекле өлеше булган халкыбызның рухын башкала тамашачысына күрсәтә алуыбыз өчен зур горурлык кичердем.
Ирек НИГЪМӘТИ

Расиха ФАИЗОВА фотолары

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ