Логотип Магариф уку
Цитата:

Керәшеннәр үз тарихларын барлый

Казандагы Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты белән берлектә, керәшен төбәкләрен өйрәнүчеләрнең I форумы уздырылды.ТАССР төзелү...

Казандагы Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты белән берлектә, керәшен төбәкләрен өйрәнүчеләрнең I форумы уздырылды.
ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган бу форум эшендә Ш.Мәрҗани исемендәге тарих институты директоры, тарих фәннәре докторы Р.Р. Салихов, шушы ук институтның керәшеннәр һәм нагайбәкләрнең тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге җитәкчесе, тарих фәннәре докторы Р.Р.Исхаков; Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, тарих фәннәре докторы И.А. Гыйләҗев, Казан православие духовный семинариясенең беренче проректоры, кафедра мөдире, чиркәү тарихы докторы А.С.Колчерин һ. б. галимнәр катнашты. Пленар өлештән соң ике секция эшләде. Секцияләрне тарих фәннәре кандидаты Л.А.Мөхәммәдиева һәм сәнгать фәннәре кандидаты Г.М.Макаров җитәкләде.
Форум эшендә республикабызның төрле төбәкләрендә урнашкан керәшен авыллары музей җитәкчеләре, укытучылар, журналистлар, керәшен чиркәүләрендә хезмәт итүче дин әһелләре, студентлар, аспирантлар катнашты. Биредә шулай ук Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районы, Башкортстан Республикасы вәкилләре дә бар иде. Үзебезнең Мамадыш, Питрәч, Түбән Кама, Зәй, Әлмәт, Алексеевск, Чаллы районнарыннан килгән вәкилләрнең чыгышлары темаларның күптөрлелеге, эчтәлеге белән аерылып торды.
Форумның иң файдалы өлеше Башкортстаннан килгән В.Г.Зарубин уздырган мастер-класс булгандыр. Йөзәрләгән нәсел агачы эшләгән Валерий Георгиевичның архив документлары, метрика кенәгәләре белән эшләүдә зур тәҗрибәсе бар. Бу тәҗрибә белән ул бик теләп уртаклашты. Ревизия документлары нигезендә керәшен авылларының оешу, күчеш тарихын ул архив-ревизия документларына нигезләп аңлатты.
Катнашучылар керәшен авыллары тарихын язган китап авторларына рәхмәт белдереп, ә тарихы язылмаган авыллар буенча эш башларга кирәклеген ассызыклап таралыштылар.
Лидия КОНСТАНТИНОВА, Мамадыш районы, Үсәли урта мәктәбенең тарих укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ