Халкы булып та, теле булмаган халык хәлендә калмабызмы?…

Муса Шәрифуллин – Мамадыш районы Урта Кирмән мәктәбенең 7 нче сыйныф укучысы. Сыйныф командиры да әле ул. Уку белән беррәттән Муса төрле юнәлештәге бәйгеләрдә дә катнашырга ярата. Узган уку елында татар теленнән республика олимпиадасының район туры призёры булды. Зәй шәһәрендә узган Таҗетдин Ялчыгол исемендәге гамәли конференциядә III урынны алды. Татарстан Президенты патронажы астында уза торган «Йолдызлык-Созвездие» фестиваленең «Нәфис сүз» номинациясендә катнашып, республика турына барып җитте һәм призлы урын яулады. Россия бәйсезлеге көне уңаеннан районда уздырылган шигырь укучылар бәйгесендә дә III урынга ия булды. Тагын шунысын да искәртим: Мусабыз – бик тә милләт җанлы егет. Туган телебезнең киләчәк язмышы аны бигрәк тә борчый. Үзенең бу хактагы уй-фикерләрен ул «Парламент дәресе -2021» республика конкурсы өчен әзерләгән язмасында да үтемле итеп әйтеп бирергә тырышты. Аның әлеге язмасы районыбызда I урынга лаек дип табылды. Түбәндә «Мәгариф» журналы укучылары игътибарына Мусаның әлеге язмасын тәкъдим итәм.

Ринат ХӘЙРУЛЛИН,
Мамадыш районы Урта Кирмән урта мәктәбе укытучысы, Р.Фәхреддин исемендәге республика премиясе лауреаты

Туган телем, хәлең ничек?!

Татар теле – туган тел,

Безнең газиз булган тел.

Әти-әни, әби-бабай,

Безне сөя торган тел, –

дип язган иде якташым, олуг әдип Шәйхи Маннур. Никадәр тирән мәгънәгә ия булган шигъри юллар бу! Туган телебезнең әһәмияте шушы дүрт юлга сыйган да беткән диярсең. Сүзнең атасы – акыл, анасы – тел, дигәннәр борынгылар. Әйе, телне бөек хәзинә, байлык диләр. Ә табигатьтәге һәрнәрсә үз урынында, үзенчә байлык түгелмени? Һәркайсының үз үлчәү-бәяләү берәмлеге. Тауларның биеклеге, йолдызларның яктылыгы, далаларның киңлеге…

Ә тел байлыгын, тел кыйммәтен ничек бәяләргә? Сүзләрнең күплеге, сөйләшүчеләрнең ишлеге беләнме? Озак яшәүчәнлеге һәм кешелек тәрәккыятенә керткән өлеше беләнме? Бу әйтелгәннәр тел зурлыгын дәлилли. Һәр тел үзенчә бөек. Җәмгыятьтә урын тоткан һәр тел турында бәлки гади генә болайрак әйтеп буладыр: тел ул – иксез-чиксез, төпсез-кырыйсыз, хисапсыз-бәясез…

Заманында халыкара телләрнең берсе булган, хәзерге көндә дә бөтендөнья күләмендә сөйләшер өчен уңай ундүрт тел арасында саналган, җәмгыять яшәеше барышын бөтен тулылыгы һәм нечкәлекләре белән чагылдыра алырлык бихисап сүз байлыгы булган ана телебезнең бүгенгесе ничек тә, киләчәге ничегрәк булырга охшый? Җәмгыять белеме дәресләрендә безгә укытучыбыз глобальләшү, ягъни илләр, халыклар арасында чикләүләрнең юкка чыга баруы турында сөйләде. Бу процесс шулкадәр куркыныч булып, ыжгырып өскә килә икән, шулай булса Җир йөзендәге күп кенә халыклар, телләр юкка чыгарга мөмкин икән. Шул исәптән минем туган телем – татар теле дә. Ул гына да түгел, әле кайчан гына бөек тел дип сөйләнгән рус телен дә шундый язмыш көтәргә мөмкин. Тел белән бергә милләтләр дә юкка чыкса, планетабыз бертөрле чәчәкле болынны хәтерләтер иде. Ә мин бик күптөрле чәчәкләре булган чуар болында йөрергә яратам. Һәр тел, һәр милләт үзе бер матур чәчәк бит. Шушы көннәрдә генә Инстаграмда Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов аккаунтында «Көчәя барган глобальләшү шартларында туган телләрне һәм мәдәниятләрне саклау, үстерү һәм популярлаштыру юнәлешендә дәүләтнең һәм җәмгыятьнең уртак эшчәнлеге тагын да зуррак әһәмият ала. Татарстанда әлеге эш аерым игътибар үзәгендә тора. Республикабызда гамәлгә ашырылучы күп кенә программа чаралары һәм проектлар әлеге өлкәдә иң актуаль мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлтелгән. Заманча мультимедиа технологияләре туган телләрне өйрәнү һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү өчен зур мөмкинлекләр бирә» – дигән сүзләрне укыгач, күңелем җылынып китте. Нәни йөрәгем барысын да аңлап бетермәсә дә,  мәгариф, мәдәният, яшьләр оешмалары тарафыннан милли телләрне үстерү буенча даими эш алып барылуы турында аңладым. Республикабызда полилингваль мәгариф комплекслары булдыру проекты да шушы максатны күздә тота.  Узып баручы елда Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын уздыру телләр һәм мәдәниятләр күптөрлелеген саклау һәм аларга булышлык итү эшендә яңа баскычка күтәрелүгә юнәлтелгән. Әгәр дә балалар бакчасыннан ук татар телен өйрәнүне дәвам итсәк, бу телнең киләчәге бар дип ышанам. Моның өчен теләгән һәр кешегә татар телен өйрәнү мөмкинлеге киң һәм өзлексез бирелергә тиеш. Белүемчә, Татарстанда татар теле дәресләре һәм «Ана теле» онлайн мәктәбе кебек татар телен җанландыручы проектлар эшли, ләкин бу мөмкинлек һәркем өчен бирелергә тиеш. Монда бер проблема бар.  Чөнки татар телен бу тел белән кызыксынган кешеләр генә өйрәнә. Димәк, һәр мәктәптә укыту – һәркемгә тел өйрәнү мөмкинлеге бирү өчен бик нәтиҗәле юл. 

Безнең туган телебез – татар теле – дөньядагы иң дәрәҗәле 14 телнең берсе. Татар телен белгән кеше 30 дан артык төрле халык белән җиңел аңлаша һәм аралаша ала. Татарлар өчен инглиз телен өйрәнү дә читен түгел, без аны тизрәк, җиңелрәк өйрәнәбез.

Интернет киңлекләрендә менә нинди мәгълүматка тап булдым: дөньяда барлыгы 7174 тел бар дип исәпләнә икән. Якынча ике атна саен бер тел онытыла, юкка чыга дигән. Минемчә,онытылучы телләр исемлегенә туган телебез дә кермәсен дисәк, бүген безнең татар халкы берничә хакыйкатьне төгәл аңларга тиештер. Беренчедән, тел – халкыбызның шул хәтле зур казанышы һәм байлыгы ки, без аны югалтсак, киләчәк буыннарга тапшыра алмасак, бу байлык җуелачак. Ул югалса, без аны яңадан торгыза һәм терелтә алмаячакбыз. Икенчедән, татар теле татардан башка беркемгә дә кирәк түгел. Татар теленең бетүе татарны гына борчый. Аны саклап калу, үстерү чит халыкларны бөтенләй кызыксындырмый.Телебезне саклап калу – бары тик татар халкының эше. Суга батучыны коткару – батучының үз эше…диләрме әле? Тарих дәресендә ишеткән тагын бер фактны китереп китәсем килә. Борынгы Римда яшәгән латин халкы күптән юкка чыкса да, теле бүген дә исән. Кызык, халкы юк, ә теле бар.

Ә без, халкы булып та, теле булмаган халык хәлендә калмабызмы? Бик куркыныч …

 

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.