Логотип Магариф уку
Цитата:

«Халкымның шигъри җанлы кызы мин...»

Мин, Әнисә Рәшит кызы Һадиуллина, 1975 елның 24 сентябрендә Мамадыш районы Арташ авылында өченче бала булып дөньяга аваз салганмын.

Башлангыч мәктәпне Арташ башлангыч мәктәбендә тәмамладым. Урта Кирмән урта мәктәбенә йөреп урта белем алдым. Туган телемә мәхәббәт уяткан татар әдәбияты дәресләрендә 5 нче сыйныфтан шигырьләр яза башладым. Урта мәктәпне тәмамлагач, юллар мине Алабуга шәһәренә алып китте. Алабуга дәүләт педагогия институтында укып, татар теле  әдәбияты укытучысы белгечлеге алдым. Хәзерге көндә Алабугадагы 2 нче  урта мәктәптә туган тел дәресләре укытам, милли эшләр буенча директор урынбасары булып эшлим. Шигырьләр, хикәяләр язам.
«Мәгариф» журналы укучылары хозурына берничә шигъри күчтәнәчемне тәкъдим итәм.


Әни капкада
Туган нигез белән саубуллашып
Юнәлсәк тә кайсы якка да.
Изге теләк теләп, фатихасын биреп,
Озатып кала әнкәң капкада.
Тормыш – дәрья. Кайчак дулкыннары
Ярдан ярга сине какса да.
Абынсаң да, җилләр сындырса да
Көтә сине әнкәң капкада.
Төрле сәбәп табып, сәбәпсез дә
Туган якка ешрак кайткала.
Ике кулын каш өстенә куеп
Көткән чакта әнкәң капкада.
Көзге көнме, буранлы кышмы ул,
Шатлыкта да, авыр чакта да
Утсыз тәрәз, йозаклы өй түгел –
Каршыласын әнкәң капкада.
Гомер агышы
Вакыт – пар ат, һаман алга чаба,
Сизелми дә гомер үткәне.
Фәрештәләр бер дәфтәргә яза
Хәзергесе белән үткәнне.
Хали түгел кеше ялгышлардан
Йөз кат басса – мең кат егыла.
Гомер көзе җиткәч кенә кеше
Борылып карый үткән юлына.
Чоңгылга да төшә, суга керә,
Бер мүкәли бәхет үренә.
Һәркем үзе корган фани дөнья
Мәңге бетмәс кебек күренә.
Бер китәрбез фани дөньялардан,
Сизелми шул гомер агышы.
Соңгы күкрәү ерак авышкандай
Тынар безнең йөрәк тавышы.
Мин дәвамың синең...
Киң сахрада син сусаган чәчәк
Мин – адашкан яңгыр тамчысы.
Аяз көнне күк күкрәве булсаң –
Мин  – дәвамың, яшен камчысы.
Син  – юлаучы кичкән таулар юлын,
Ә мин – җырың мәңге кабатланмас.
Мин таң булсам әгәр сызылып аткан,
Бул син кояш – синсез таң аталмас.
Карурман бул. Ә мин  – сукмак аның эчләрендә.
Бул зифа тал, мин – сандугач җәйнең кичләрендә.
Күл булыйм да, ә син анда – ялгыз көймә,
Бул син чишмә – сандугачка серең сөйлә.

Материал, фото: Әнисә ҺАДИУЛЛИНА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ