Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкара олимпиадада Гран-при ияләре билгеле

Татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиадасында Гран-прига Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбеннән Гөлназ Мөэминова, Чувашия Республикасы Батыр районыннан Айнур Сабирҗанов, Американ...

Татар теле һәм әдәбияты буенча VIII Халыкара олимпиадасында Гран-прига Татарстанның Әгерҗе районы Исәнбай мәктәбеннән Гөлназ Мөэминова, Чувашия Республикасы Батыр районыннан Айнур Сабирҗанов, Американың Калифорния штатында яшәүче Нури Чопануглы лаек дип табылды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Аларны Спорт академиясендә Бөтенроссия туган тел укытучылары форумы кысаларында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.
«Киләчәктә дә җиңүләр булсын. Әгәр дә менә шундый актив яшьләр булмаса, телебезнең, милләтебезнең киләчәк юк. Яңа алымнар белән эш алып барыла, без моның кирәклеген күрәбез. Битараф булмаган һәр кешегә рәхмәт», — дип сөйләде Президент.
Җиңүчеләрнең һәрберсенә Татарстан Фән һәм мәгариф министрлыгыннан дипломнар һәм сертификатлар тапшырылды.
Оештыручылар әйтүенчә, олимпиадада чит илләрдән 28 кеше һәм Россия төбәкләреннән 153 кеше катнашырга теләк белдергән. Пандемия режимы белән бәйле чикләүләр аркасында, быел чит илләрдән катнашучылар олимпиада сынауларын онлайн узган.
Диләрә БАТРШИНА

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ