Логотип Магариф уку
Цитата:

Хастаханәләрдә 32 сайлау участогы эшли

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская сайлаулар уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә хастаханәләрдә, төрмә һәм СИЗОларда кеше хокукларының ничек са...

Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская сайлаулар уңаеннан оештырылган матбугат конференциясендә хастаханәләрдә, төрмә һәм СИЗОларда кеше хокукларының ничек саклануы турында сөйләде.
“Минем белән җәмәгать ярдәмчеләреннән 50 кеше барлык хастаханә, төрмә һәм тикшерү изоляторларын сайлауларга әзерлек буенча тикшереп чыктык, бернинди закон бозулар да юк”, – диде ул.
Бөгелмә, Чистай, Минзәлә шәһәрләрендәге тикшерү изоляторларында сайлаулар 100 % үткән. Мондый учреждениеләрдә сак астында булганнар сайлау һәм кандидатлар турындагы мәгълүматны күпчелеген телевизордан караган.
Сәламәтлек саклау учреждениеләрендә барлыгы 32 сайлау участоклары җиһазландырылган. Сәгать 11гә аларда 81% тан артык сайлаучылар үзләренең гражданлык бурычларын үтәгәннәр.
Сәрия Сабурская шулай ук инвалидлар, шул исәптән сукырлар һәм чукраклар ничек сайлауларда катнашулары турында да сөйләде.
Сайлаулар уңаеннан оештырылган “Кайнар элемтә”гә барлыгы 130 мөрәҗәгать кергән. “Аларның күбесе сайлауларда кайда, ничек катнашу турында иде,” – диде спикер.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ