Логотип Магариф уку
Цитата:

Хата булган бу, хата!

Табигатьтә көз якынлашканы сизелә. Агач- куаклар җимеш бирә, орлыклары җитешә. Хәтерлим, без кечкенә чакта “американский клён”ның авылда үсә башлаган вакыты гына иде әле. “Клён”ның өрәңге икәнен белә...

Табигатьтә көз якынлашканы сизелә. Агач- куаклар җимеш бирә, орлыклары җитешә.


Хәтерлим, без кечкенә чакта “американский клён”ның авылда үсә башлаган вакыты гына иде әле. “Клён”ның өрәңге икәнен белә идем мин. Ләкин бездә бер кеше дә алай димәде аны, хәзер дә әйтми. Кызык бит: үзе Американыкы, үзе бездә – Үсәлидә үсә. Асылынып торган алкалары кызыктырып тора. Кечкенә чакта шушы алкалардан очып китә торган “канат”ларын җыеп, гөл савытларында аны тишелдергәнегез бармы сезнең? Аны күзәтү шундый кызык! Башта ике кыягы чыга, аннары өрәңге яфрагын хәтерләткән шундый матур ике яфрак күренә, аннары “американский клён”ның “үз” яфраклары китә. Теге матур ике яфрак аркасында шулай атадылармы икән әллә аны?
Тишелдергән “американский клён”ны чыгарып утыртканымны хәтерлим, ләкин су сибеп, хәстәрләп үстергәнемне, Ходайга шөкер, хәтерләмим... Мин күрмәгәндә юк иткән булырга тиешләр аны әти-әниләр.

...Басты бу афәт бөтен дөньяны хәзер. Урамыбызны, су буен басты. Беләсегез килсә, берничә ел инде без бакчада алабута түгел, “американский клён” утыйбыз. Ничек бетерергә икән дип, интернетны ачсам, аның турында “агрессор”, “захватчик”, “убийца”, “монстр” дип язганнар. Үзебезнең агачларны, үсемлекләрне кысрыклый, агулы матдә бүлеп чыгара, кислород бүлеп чыгарырга “уйламый” да икән ул. Аңа басып кош та сайрамый, бөҗәкләр дә якын килми, ди. Белмәгән башың белән шушы “фашист”ны тишелдереп утыр әле син! Шуклык кына булмаган, хата булган инде бу, хата!.. Аны бетерү катлаулы икән, интернетта да бик җайлы гына ысулын күрсәтмәгәннәр. Аерым программа кабул итмәсәләр, яхшы агу тапмасалар, котылып булмаячак моннан.
Хәзер аңладыгызмы инде ник “американский клён” дип язганымны? Татарчасын белмәгәннән түгел, туган телебездәге сүз кызганыч бу дошманга.
Лидия КОНСТАНТИНОВА,

Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбе укытучысы

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ