Хатирәләрдә узган гомер агышлары

Ул һәркемне яшәгән гомерендә юлдаш булып озатып бара, күңелдә һәм йөрәктә калып, үзеңне чорнаган табигать һәм аның кешеләре белән тормыш казанында кайнап, тарихи истәлеккә әйләнә. Әйе, һәркем үзе бер тарих яза. Шул чорга яшәү көче биреп, халыкның күңелендә тутыкмас тирән эзләр калдырып яшәүгә ни җитә?! Тарихның битләре гел шома гына бармыйча, ак һәм кара төсләрдән, ачы язмышлардан алып күңелле мизгелләре белән үрелеп бара, караңгы төнне яктыртып чыккан беренче кояшның ал нурлары да, шомлы куркыныч төннәре дә адәм баласының башыннан уза, аны тәрбияли, дөньяга карашын, фикерен формалаштыра, кешеләр белән эшләү, аларның йөрәкләренә үтеп керердәй «ачкычлар» табарга, халыкка бары тик игелекле хезмәт итү теләге тудыра. Бу фикер – барлык төр җитәкчеләргә хас булган тормыш биографиясе, аны узмый торып игелекле, хезмәт сөючән, халыкны ярату хәлләренә уралган тормышны күз алдына китереп булмый.

Минем әлеге язмам Мамадыш, Саба якларында туып-үсеп, кешелекнең барлык гүзәл сыйфатларына ия булган Илгиз Абдулла улы Абдуллин хакында. Максатым үземнең һәм райондашларымның аңа карата булган тирән ихтирамлы фикерләрне җиткерү иде.

…Әтиләре Абдулла Бикмөхәммәт улы 1918 елда Саба районының Иске Икешермә авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Әтисенең бабаларыннан калган кәсебе каен тузыннан дегет ясап сату була, шунлыктан Үзәкәй Бикмөхәммәт гаиләсен яшь Совет хөкүмәте хәерче һәм ярлы булмаган өчен өнәп бетерми. 1936 елда Лубьян урман хуҗалыгы техникумына укырга кергәндә документларын бераз үзгәртергә кирәк була. Тик ике ай укуга, укучы иптәшләренең әләкләве аркасында «кулак малае» исеме тагып, уку йортыннан куалар… Гыйлемгә тартылган егетне бу кимсетү туктатмый, яңа документлар ясатып, Мамадыштагы педагогия техникумына укырга керә. Укытучылар җитмәгәнлектән, ул чорда укучыларны, читтән торып укуга күчереп, укытучылар итеп мәктәпләргә җибәрәләр. Шул вакытларда булачак тормыш иптәше – Югары Ушмы кызы Зәйтүнә Вәгыйз кызы Хафизова (1920 – 1998) белән таныша. Уку чорында алар, районыбызның төрле мәктәпләрендә укытып, 1938 елда гаилә коралар. Яшь гаиләне Кече Кирмән авылына эшкә җибәрәләр. Шунда беренче уллары Венер туа, ул озак яшәми – каты авырудан үлеп китә. Бер елдан Абдулла белән Зәйтүнә Арташ авылына юллана, анда икенче балалары, язмамның сәбәпчесе Илгиз (1942 елның 8 августы) туа. Язмыш дими ни дисең, бу гаиләне яңадан икенче авылга – Яңа Комазан башлангыч мәктәбенә җитәкче итеп җибәрәләр. Гаилә башлыгының күптәнге теләге – үз якларына, Сабага кайтып төпләнү булса да, аларга ниятләрен тормышка ашыру бары 1951 елда гына насыйп була. Ул районда да гаиләгә Яулаштау, Сатыш, Мәртен авыллары мәктәпләрендә эшләргә туры килә.

Ниһаять, гаилә 1962 елда Иске Икшермәгә – Абдулла абыйның бабалары нигезенә кайтып төпләнә; пуҗумны кире кайтару, кредитка йорт төзү, мәктәптә эш урыны табу җиңелләрдән булмый. Ничек итсә итәләр, тырышлыклары, уллары  булышлыгы белән төп нигезгә яшәү яме кертәләр. Мин бу юлларны нигә язып, искә алдым? Халыкта бер күченү – бер янгынга тиң, дигән гыйбарә бар. Әгәр аңа ышансак, бу гаилә нинди генә авырлыклар,  кайгы-хәсрәтләр күрмәгән! Тормышта яшәү өчен, кеше булып калу өчен ачлык, хәерчелекнең үзәгеннән узмаган булса, балалары яшәүдә, укуда, олы мәхәббәттә зур уңышка ирешә алырлар идеме икән дигән сорау туа. Әйе, гаилә зурая, исән калган балаларының сигезе дә югары белем ала. Алар, химиклар, укытучылар, табиблар булып, тормышта үз урыннарын табып, халкыбызга игелекле хезмәт итәләр. Һәр гаиләдә юл ярып баручы, башкаларын үз канаты астына җыеп, әйдәп баручы була. Монда андый кеше – олы абыйлары Илгиз Абдулла улы була.  Мондый гаилә балалары арасында бер-береңне зурлау, хөрмәтләү, әти-әнигә булган кадер-хөрмәт, туган-үскән җиргә мәхәббәт бермә-бер көчлерәк, ягымлырак була. Бу –хакыйкать. Олы абыйлары башлангычы белән басылып чыккан «Тирән тамырлар» (Казан, 2017) китабын укыгач, Үзәкәйләр нәселенең нинди нык тамырлы, давылларга да бирешми үсә торган агач икәнен аңлап, бу нык нәсел кешеләренә бары тик халкыбызның олы рәхмәтен генә  ирештерәсе килә.

Алга таба Илгиз Абдулла улының биографиясен ачыклап язу теләгем булмаса да, аерым мизгел-хатирәләргә тукталып үтәсе килә.

Өлгергәнлек аттестатын ул Саба урта мәктәбеннән ала. Берничә ай укытучы булып эшләп, дүрт ел Совет Армиясе сафларында хезмәт итә. 1969 елда Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлеген Ленин стипендиаты булып тәмамлый. Укыганда Казахстанда чирәм җирләрне үзләштерүдә отряд командиры, студентлар советы рәисе, институтның  5 нче санлы уку бинасы комитеты җитәкчесе булган өметле яшь белгечне 1974 елда институт ректорының административ-хуҗалык эшләре буенча урынбасары итеп билгелиләр. Проректор И.А. Абдуллин югары уку йортының, укыту-матди базасын, хезмәткәрләрнең һәм студентларның яшәү-көнкүреш якларын яхшырту өчен фидакяр хезмәт куя. Ул шушы тынгысыз хезмәтендә 35 елдан артык эшли. Хезмәт биографиясен җитмеш яшеннән соң да эшләп, студентларның Универсиада авылы биләмәләрендә җитәкче эштә эшләп тәмамлады.

Һәр җирдә, илдә дәүләт университетлары һәм педагогика институтлары югары уку йортларының алтын баганасы булып санала. Бөтен гомерен институтта проректор вазифасын намуслы башкарган итагатьле, игелекле бу иптәш күп меңнәрчә студентларга «икенче» әти булган шәхесебезгә шушы көннәрдә 80 яшь тулачак.

Әйе, ел саен меңнәрчә укучыларны институтка укырга кабул итеп, аларны биш ел тәрбияләп, укытып чыгарган Казан дәүләт педагогика институтын тәмамлаган студентлар илебезнең төрле почмакларында хезмәт куйдылар яисә эшлиләр. Алар арасында төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр дә, укытучылар да, халык хуҗалыгының төрле өлкәләрендә эшләүчеләр дә бихисап. Аларның күңелләрендә яшьлек хисләре ялкынланып янган вакытта, Илгиз Абдулла улын искә алып, сагынып сөйләрлек мизгелләр күп булгандыр. Гомерләр узган саен хатирәләр яңара, үзеңә ярдәм иткән кешеләргә мең рәхмәтле буласы килә. Бу – һәркемдә дә шулай, ә бигрәк тә укытучы йөрәге ул бик сизгер, ул һәр кешене үз баласы кебек ярата торган иң изге, олы йөрәктер. Ул кешеләр белән эшләүдән, аларга күпмедер дәрәҗәдә ярдәм итүдән тәм, күңел сөенече табып, мәгънәле итеп яши белде… һәм белә.

Әти-әнисе дә балаларының гаиләләренең ныклыгын күреп, дәвамчылары калуына ышанып яшәделәр, бакыйлыкка күчтеләр.

Мин, язмам героеның хезмәт уңышларын, хөкүмәт бүләкләрен санап үтүне максат итеп куймадым, ә алар бик күп, ничек аз булсын, ди: тынгысыз, борчулы хезмәттә 35 елдан артык эшләгәндә ирешелгән уңышлар әйтеп тә, язып та бетергесез.

Әниләре Зәйтүнә Вәгыйз кызы, гомер буе үзенең сагышларын,  кичерешләрен шигъри дүрт юллыкка салып, «Сагыну җырлары» язып бара, ул шигырь юллары, гомер юлларына үрелеп, хәтер сандыгында урын ала. Ә анда тарих яши! Кыскасы, әти-әниләренең балаларга васыять иткән горур тарихы яши.

Еллар узган саен, тирән тамырлы агачның да аерым ботаклары шиңә, сирәкләнә. Әмма буын яңартучы оныклар, оныкчыклар, шул тамырдан тормыш һәм яшәү гамен алып, әле бик күп еллар яфрак ярып, чәчәк атарлар…

Язмам егетләрнең дә егете булган, безнең өчен якташ Илгиз Абдулла улына, әнисе Зәйтүнә Вәгыйз кызының барча балаларына, олы абыйларына 80 яшь тулу хөрмәтеннән язылды. Барчасына да саулык-сәламәтлек, изге гамәлләр теләп, Мамадыш районы якташлары исеменнән:

Хәлим СӘЛАХОВ,
Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Мамадыш шәһәренең мактаулы гражданы.
Мамадыш районы Арташ авылы

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.