Логотип Магариф уку
Цитата:

Кинода - Мөхәммәт Мәһдиевнең «Без – 41 ел балалары»

Кичә “Мир” кинотеатрында яраткан язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – 41 ел балалары” дигән әсәре буенча төшерелгән нәфис фильм күрсәттеләр. Аны безгә белгечләр “ябык күрсәтү” дип аңлаттылар. Кино нәкъ...

Кичә “Мир” кинотеатрында яраткан язучыбыз Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – 41 ел балалары” дигән әсәре буенча төшерелгән нәфис фильм күрсәттеләр. Аны безгә белгечләр “ябык күрсәтү” дип аңлаттылар. Кино нәкъ повестьтагыча, әсәр герое исеменнән тасвирланган, шунлыктан ул безне кабат әлеге әсәрне укыган бала чагыбызга, күкрәкләрен орден-медальләр бизәгән тамашачыларны сугыш еллары авылына алып кайтып китте:
“Миләрдә ике-өч кенә тирән сыр бар. Аның берсе – сугыш турында. Фронтка икмәк кирәк. Без, атасыз калган тәртипсез малайлар, әнә шулай икмәкне кырдан җыеп, заготзернога илтергә тиешбез. Мидәге икенче сыр ашау турында. Кайда гына, кайчан гына авызга кабарлык нәрсә булса, без аны кабарга, йотарга тиешбез. Өченчесе юк, кичә юк иде. Бүген беренче октябрь. Без, аркага капчык асып, кемнеңдер теләге буенча укырга килдек.”Әнә шундый сарказм белән повесть каһарманы өченче сырның уку икәнлеген аңлата. Безне әнә шундый авыл малайларына хас беркатлы, әмма үпкәле моңсу тавышы белән үзенең дуслары – Әлтәфи Хәлимов, Зарифуллин, Әркәшә Пермяковлар белән таныштыра. Юк, ул аларны безнең каршыга чыгарып тезми, бәлки үзләреннән-үзләре вакыйгаларга уралып калка тордылар.

Нәкъ Мөхәммәт абый әсәрендәгечә, берсе зоология, икенчесе рәсем, өченчесе рус теле дәресендә. Фильмның режиссёры Әмир Галиәскәров сугыш чоры малайларыннан аермый гына безне авыл тормышы белән таныштыра, шуның белән картинаны тагын да тәэсирлерәк итә. Димәк, сценария авторы Әлфирә Мәһдиева фильмның эчтәлеген тирәнәйтүдә, җанлырак, кызыклырак итүдә үзенең иҗат мөмкинлекләрен һич тә кызганмаган. Фильмда Әлтәфиләр буынын – сугыш чоры малайларын яшь тамашачылар театры артистлары, тәҗрибәле, шомарган кино артистлары кебек, бик килешле итеп башкардылар. Укытучылар, аналар ролен башкарган Камал, Тинчурин театры артистлары да картинага бер бөтен булып кушылып китте. Әмма кино тагын да тирәнрәк ачылу өчен үзеннән-үзе өстәмә серияләр сорап тора. Фильмны куючылар моны үзләре дә яхшы аңлаганнардыр да, акчалары юграк бугай. Дәүләтнең ярдәменнән башка көчле фильмнар төшерү авыррак шул.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ