Логотип Магариф уку
Цитата:

«Китап» радиосы беренче проектын тәкъдим итә

«Китап» радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән эзләп йөрим» дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә әзерләнә. Чара 5 сентябрь көнне Габдулла Кариев театрында булачак. Бу – радионың зур сәхнәдә узачак бере...

«Китап» радиосы «Мин матурлык эзләп йөрим җирдән эзләп йөрим» дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә әзерләнә. Чара 5 сентябрь көнне Габдулла Кариев театрында булачак. Бу – радионың зур сәхнәдә узачак беренче тамашасы.

«Китап» радиосының башкарма продюсеры, әдәби-музыкаль кичәнең идея авторы, режиссёры һәм сценаристы Лилия Кадырова билгеләп үткәнчә, кичәдә Ренат Галиәскәр, Эльмира Җәлилова, Халисә Ширмән, Фәнис Яруллин, Әнгам Атнабаевның шигырьләре укылачак. Ә шигырьләрне тамашачыга Лилия үзе җиткерәчәк.
«Китап» радиосының баш мөхәррире Алмаз Миргаязов әлеге чара эчтәлеге, темасы ягыннан да яшь тамашычылар тарафыннан күбрәк кабул ителүен әйтте. Шуңа күрә бу  чара 18–40 яшьлек тамашачылар өчен оештырыла.

«Радионың миссиясе – әдәбиятны, татар лирикасын, татар шигъриятен киң кадәр массага тарату. Без бу максатка барачакбыз» - диде Алмаз Миргаязов матбугат конференциясендә.
«Мин матурлык эзләп йөрим җирдән…» әдәби-музыкаль кичәдә шигырьләр «MINGAZOV» кавер төркеме башкарган тере музыка астында яңгыраячак. «MINGAZOV» төркеме солисты Ильяс Мингазов әйтүенчә, кавер төркеме халкыбызның элеккеге җырларын да башкарачак. Бүгенге көндә әлеге төркем Россиядә татар телендә чыгыш ясый торган беренче кавер төркемнәрдән санала.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Фото: «Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ