Логотип Магариф уку
Цитата:

Көек «Алгоритм»лы булачак

Яңа уку елына аяк басарга ике атнадан да азрак вакыт калды. Көек авылы балалары өчен бигрәк тә көтеп алынган үзенчәлекле һәм сөенечле вакыйга булачак ул. Казанга терәлеп үк диярлек торган, кемдер әйтм...

Яңа уку елына аяк басарга ике атнадан да азрак вакыт калды. Көек авылы балалары өчен бигрәк тә көтеп алынган үзенчәлекле һәм сөенечле вакыйга булачак ул.
Казанга терәлеп үк диярлек торган, кемдер әйтмешли, җәйге яңгырдан соң баш калкыткан гөмбәләрдәй үсүгә-киңәюгә йөз тоткан бистә ул хәзер. Тик менә моңарчы ни мәктәбе, ни балалар бакчасы булмау аркасында Көек халкы зар-интизар гомер кичерде. Быелгы Белем көнен бистә халкының аеруча зарыгып көтүе аңлашыла торгандыр: бистәнең үз мәктәбе булачак. 1224 укучыга исәпләнгән, уңайлы шартлары булуы белән хәтта әле күп кенә Казан укучылары төшенә дә кермәгән гыйлем учагы – «Алгоритм» дип аталган технологик лицей булачак ул! Бистәдә балалар саны аз, дип ничә еллар инде Көектә яңа мәктәп салу мәсьшлшсен сузып килгән булдылар. Бактың исә... Инде әлеге лицейда ачылган елында ук уку-укытуны ике сменада алып барырга мәҗбүр булачаклар. Сәбәбе дә бар: башлангыч сыйныфлар бик күп санда тупланган. Әйтик, бүген үк инде лицейның беренче сыйныфына ун класс ачарлык бала тупланган. Икенче, өченче, дүртенче сыйныфларның һәркайсы дүртәр класстан, ягъни лицейның башлангыч мәктәбе генә дә барысы 31 класстан торачак. Бу кадәр баланы бер сменада гына укытып бетереп булмаячак. Шунлыктан дәресләрне икенче сменада да алып барырга туры киләчәк. Көек лицеенда I – IX сыйныф балалары укыячак.
Алда әйткәнебезчә, Көектәге «Алгоритм» лицее  профиле буенча технологик юнәлештә булыр дип көтелә. Шуңа да ул заманга лаек технологик лидерлар әзерләп чыгаруны үз алдына максат итеп куя. Табигать фәннәре, математика, информатика, физика, технология фәннәре тирәнтен укытылачак. Лицейның үзендә технологик остаханәләр, махсус кабинетлар булдыру күздә тотыла. Аерым алганда, инженерлык-технология, кабинет робототехника, 3Д-модельләштерү, программалаштыру кабинетлары, кием кисү һәм тегү, слесарьлык, столярлык остаханәләре, мәктәп  типографиясе, фото- һәм видеостудияләр, хореография залы, автокласс укучылар карамагында булачак.
Таһир САБИРҖАНОВ

Фото: Татар-информ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ