Көнләшмәгән ир-ат җәннәткә кермәс

Күңелнең иң яшерен почмагында яши торган көнләшү хисе кешене эчтән яндырырга да, тормышын вә гамәлләрен камилрәк итеп корырга этәргеч булырга да мөмкин. Алтын урталыкны ничек табарга һәм ни рәвешле «дөрес» итеп көнләшергә дигән сораулар белән «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллинга мөрәҗәгать иттек.

– Рөстәм хәзрәт, ир белән хатын арасындагы көнләшү начарлыкка керәме, әллә аны яхшы хискә санаргамы?

– Рәсүлебез әйтә: кем үз хатынының башка ирләр белән аралашуына көнләшми, миңа барыбер дип карый икән, шул ир җәннәткә керә алмас. Әлбәттә, чама булырга тиеш. Сүз өйдән чыкма, кеше белән аралашма дигән тыюлар турында бармый. Сәбәпсез көнләшү чамадан узып китсә, ул инде гөнаһка әверелә.

Кыз баланың кияүгә чыгуы ул – коллыкка чыгу, хезмәтче булу түгел. Яңа гаиләнең җаны, йөрәге булып, мәхәббәт учагын тергезүче һәм саклаучы булып килә ул. Шуңа күрә никах укыганда кызларга алдан әйтеп куям: кияүгә чыккач та, ирегезгә матур күренергә тырышыгыз. Никахка хәтле ничек бизәнеп-ясанып очрашуга әзерләнсәгез, ирегез эштән кайтканда да шулай каршы алыгыз. Аллаһы Тәгалә шулай бар иткән инде: ирләр күз белән ярата. Әгәр шул рәвешле каршы алсагыз, ирегез дә: «Әй, урамда очраган кызлар берни түгел, минем хатыным иң чибәре, иң әхлаклысы», – дип ашкынып кайтыр. Хатын-кыз исә көнләшүен дөрес итеп белдерер-
гә тиеш. Көн саен: «Тагын кемнәр белән йөрдең? Кайда идең?» – дип каршы алсагыз, ирегезне үзегездән биздерерсез, аның өйгә кайтасы килми башлар.

Динебез бик йомшак. Ул елмаю һәм матур сүз аша тәрбияли. Ләкин нәкъ менә гаилә мәсьәләсендә катылык күрсәтә, чөнки Аллаһы Тәгалә гаиләне төрле яклап саклый, шуңа күрә көнләшү, сүз йөртү, ир белән хатын арасына керү кебек гөнаһлардан барчабыз да ерак булсак иде.

Кыйссаларда сөйләнә бит. Иблис шайтаннарга: «Кем ничек булдыра ала, иң зур гөнаһ эшләгез», – дигән бурыч йөкли. Шайтаннар кайта да мактаныша башлый. Шунда берсе әйтә: «Мин бер гаиләгә кердем дә аларны талаштырдым. Шундук талак кылдылар», – ди. Иблис моны иң зур гамәл дип бәяли, чөнки гаилә – җәмгыятебезнең нигезе. Шуңа күрә көнләшү хисләренә төрелгән шайтан вәсвәсәсе биләп алса, аны ирегезгә дә ипләп кенә җиткерә белергә кирәк. Иң элек елмаеп каршы алыгыз, сыйлагыз, аннан ипләп кенә әйтеп куегыз, мәсәлән: «И җаным, син үзең чибәр, үзең гел кеше арасында, спортзалга да йөрисең. Кызларның да сиңа күзе төшәдер, минем бик эчем поша бит әле», – диебрәк. Бәлки шулай сөйләшкәннән соң, спортзалга да бергәләп йөри башларсыз, уртак мавыгулар да барлыкка килер. Әлбәттә, бала тугач, хатын-
кызга кыен, беркая барып булмый, өй мәшәкатьләре күмеп китә. Әмма ирегезнең гаиләне тарту өчен, хатыны һәм баласы өчен тырышуын да бәяләми калмагыз. Көнләшү кебек вәсвәсәле фикерләр туа башласа, бисмилла әйтеп, аны башыгыздан куаларга тырышыгыз.

– Көнләшү аркасында аңлаша алмаучы парлар сезгә еш киләме?

– Еш. Бер өйдә яшәүче ир белән хатын бер-берсенең нинди хис-кичерешләр белән яшәгәнен белми. Ә бит ике кеше арасында эчке интернет юк, фикерләшкәндә, утырып сөйләшкәндә генә белеп була кемнең ни уйлаганын. Сөйләшү әдәпле булсын. Бер-береңне гаепләү, тавыш күтәрү кирәкмәс. Ни ошый, ни ошамый – уртага салып хәл итәргә өйрәнергә кирәк. Хәтта көнләшү мәсьәләсен дә.

– «Брат братның көтү көткәненә рад», – ди халык. Моның төбендә дә көнләшүнең башка төрлесе –
туган-тумача арасындагы хөсетлек ята бит…

– Бары берничә кешегә генә көнләшү белән карарга рөхсәт ителә. Беренчесе – бай кешегә. Анда да ул үз акчаларын изгелеккә җибәрүче булса гына. Мин дә шундый бай булсам иде дә шундый изгелекләр кыла алсам дип тырышырга кирәк. Икенчесе – дин галименә. Динне кешеләргә аңлата, өйрәтә, әхлаклы тормышка өнди торганнарга да көнләшеп карагыз һәм аның кебек булырга тырышыгыз.

Кем дөньялыкта яхшы һәм хәерле тормыш тели, шул туганлык җепләрен өзмәсен диелә хәдис-шәрифләрдә. Бүген елга бер тапкыр смс аша туган көн котлавы юллыйбыз да шуны туганың белән аралашу дип атыйбыз. Бу – аралашу түгел. Дөнья куам дип, очрашуларны, күзгә-күз сөйләшеп утыруларны онытырга ярамый. Хәтта туганың синең белән аралашырга теләмәсә дә, без якынаерга омтылудан туктамаска тиеш. Әлбәттә, хикмәт белән, матур сүз белән. Балаларны, оныкларны шул җылы аралашуга өйрәтегез. Беребез дә мәңгелек түгел. Без киткәч, балалар, оныклар арасында талашу өчен миллион сәбәп табылыр. Шул исәптән, хөсетлек, әти яки әнине мин күбрәк карадым дип мирас, мал бүлешүләрне, ызгышуларны күзәтеп торабыз бит. Байлык хакында, без ана карынында яралган 120 нче көнне үк, бу кешенең күпме ризыгы булачак дип барысы да язылып куелган. Ничә фатир, ничә машина, күпме пенсия алуыбыз да Аллаһ ризалыгы белән килә. Туганыгызда күбрәк, сездә әзрәк икән, сез дә тырышыгыз, Аллаһтан сорагыз. Аңа көнләшеп карап, бетсен иде ул, минем хәлне аңласын иде ул дип, начарлык теләп гөнаһлы булмагыз. Урынсыз әйтелгән андый сүзләр үзегезгә кире кайта бит – шуны онытмагыз. Бәлки, туганыгызга көнләшеп каравыгыз аркасында Аллаһы Тәгалә сезгә мал бирмидер? Акча, мал, дәрәҗә китә, кодрәтле дуслар белән юллар аерыла. Ә туган туган булып кала.

Мәзәк итеп сөйлиләр бит. Җәһәннәмгә экскурсия оештырганнар: ике казанда гөнаһлыларны кайнаталар. Берсендә сакчылар тора, икенчесендә – юк. Моның серен экскурсовод болай аңлата: «Иптәшләрен таптап өскә чыкмакчы булганнарны төптәгеләре аска өстери, чыгармый торган милләт вәкилләре янында сакчы да кирәкми. Ә икенче казандагылар берсен-берсе өскә этеп чыгара, шуңа күрә саклап тормыйча булмый». Туганнар белән мөнәсәбәттә дә менә шушы мәзәктән чыгып гыйбрәт алырга була.

– Бала тәрбияләгәндә, сабыйлар арасында көнчелек хисе кабынмасын өчен нишләргә?

– Монда зур хикмәт бар. Үзем – дүрт бала әтисе. Берсен кочаклаганда, калганнарын да игътибарсыз калдырмаска тырышам. 

Кайчакта кулын сузып йөгереп килгән баланы, күтәреп алып, сөяргә, кочаклап-үбәргә кыенсынабыз. Ялгыш тартыну бу. Балалар безнең мәхәббәтне сизсен. Ярамаган эш эшләсә дә, әти мине орышты, ләкин ул мине ярата, миңа яхшылык тели дигән фикердә калсын дип тырышырга кирәк. Шул очракта ул туганнарыннан да көнләмәс, башка гаиләләргә дә көнләшеп карамас.

Добавить комментарий

Ваш адрес email не будет опубликован.