Логотип Магариф уку
Цитата:

Корбанны кайчан чалалар?

Корбан гаете Рамазан ае тәмамланып 70 көн узганнан соң билгеләп үтелә.Быел ул  20, 21, 22нче июль көннәренә туры килә.19нчы июль - Гарәфә.Корбан гаете 20нче июльгә туры килә.⠀Корбанны  20, 2...

Корбан гаете Рамазан ае тәмамланып 70 көн узганнан соң билгеләп үтелә.
Быел ул  20, 21, 22нче июль көннәренә туры килә.
19нчы июль - Гарәфә.
Корбан гаете 20нче июльгә туры килә.

Корбанны  20, 21, 22нче июль көннәрендә чалалар.

Корбан гаете көннәрендә нишлиләр?

Мөмкинлеге булганнар 10 көн дәвамында ураза тота.


Бәйрәм алдындагы төнне намазда үткәрү хәерле. Нәкъ менә бу вакытта Аллаһы колларының догаларын кабул кыла.
Корбан бәйрәме көнне мөселманнар госелләнеп, пакь киемнәрен киеп, мәчеткә җәмәгать намазына җыела.


Коръән укыйлар, имамның корбан чалуның мәгънәсе турындагы хотбәсен тыңлыйлар.


Корбан чалу йоласын башкарганнан соң:


- итнең өчтән бер өлешен үзеңә калдырырга;
- тагын бер өлешен мохтаҗларга садака итеп таратырга;
- ә калганын, гаиләң, туганнарың белән табын ясап бәйрәм итәр өчен, калдыру тиешле.

Туганнарга, күршеләргә һәм кардәшләргә кунакка бару, хәлләрен белешү, аларның үзләрен кунак итү бик күркәм гамәл булып санала.


Чыганак: din_turinda

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ