Логотип Магариф уку
Цитата:

Көтеп алынган календарь

«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә календарь төшенчәсе болай аңлатыла: «Төрле белешмәләр белән бергә эзлекле тәртиптә елның барлык көннәр исемлеген биргән таблица яки кенәгә».Мин бала вакыттан ук ка...

«Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә календарь төшенчәсе болай аңлатыла: «Төрле белешмәләр белән бергә эзлекле тәртиптә елның барлык көннәр исемлеген биргән таблица яки кенәгә».
Мин бала вакыттан ук календарьлар ярата идем. Чөнки әти, дөньяви карашлы кеше буларак, даими рәвештә стена календаре сатып ала иде. Башлангыч сыйныфта хәреф таный башлагач ук, ул календарь битләрен актарып утырганда, мин үземә бик күп мәгълүмат туплый башладым. Ул календарьларга кызыклы мәгълүматлар яза иделәр. Файдалы, эчтәлекле мәгълүматлар булгач, аны укыйсы гына килеп тора иде.

Яңа гасыр башыннан алып, Татарстан китап нәшрияты үз календарен чыгармый башлады. Аның урынына башка хосусый нәшриятлар үз стена календарьларын чыгара башлады. Алар төрле юнәлештә, төрле вазгыятьне колачлап, төрле эчтәлектә булып, Татарстан китап нәшриятының моңарчы нәшер иткән календарьларыннан нык калышты. Күбесе, дини эчтәлекле булып, дөньяви мәгълүматлардан читкә китте. Кайбер календарьларның сүз байлыгы, әдәби төшенчәләрдән ераклашып, татар теленә кеше аңламастай сүзләр ясап, үзләренчә тел байлыгын «үстерүгә» керештеләр.


Әмма киләсе яңа – 2022 ел яңадан тормышка үз стилен кертә, ягъни электәге, алда мин искә алган, мин яраткан календарь стенада үз урынын алачак. Чөнки Татарстан китап нәшриятының 2022 ел өчен чыгарган календаре бай эчтәлекле, кызыклы, гади халык яратып укырлык мәгълүматларны эченә алган.  Календарьны төзүчеләр Л.Миңнуллина белән Р.Москова зур тырышлык белән кызыклы, кирәкле, файдалы мәгълүматларны туплаганнар. Календарьның эчтәлеген яхшыртуга мөхәррир В.Камалиева да үз көчен кызганмаган. Тиражы да саллы гына – 20 мең данә белән хисапланыла. Нәтиҗәдә халык яратып укырлык, аларга файдалы һәм кирәкле булган «2022 ел өчен Татарстан китап нәшрияты календаре» барлыкка килгән. Яңа ел календаре Татарстан китап нәшрияты генераль директоры Илдар Сәгъдәтшинның кереш сүзе белән ачыла.
Календарь төрледән-төрле, бик күп юнәлештәге, төрле эчтәлекле мәгълүматларны колачлый. Биредә мине, барыннан да элек, совет чоры календарьларына хас булган, «Кызык дөнья» баш астындагы мәгълүматлар үзенә иң нык җәлеп итте. Моннан тыш, 2022 ел календаренда гади халык өчен  кирәкле булган «Файдалы киңәшләр», «Халык сынамышлары», «Сорау-җавап», «Сәламәтлек кагыйдәләре», «Белеп тору зыян итмәс», «Мәзәкләр» һ.б. рубрикалар да киң урын алган. Күренекле шагыйрьләребезнең шигырьләре, галимнәрнең киңәшләре, акыллы фикерләре һ.б.  булу да календарьның эчтәлеген тагын да баета. Гомумән алганда, халык өчен яратып укырлык, файдалы, эчтәлекле календарь – киләсе – 2022 елның матур Кыш бабай бүләге.
Җәүдәт ХӨСӘЕНОВ,

Россия табигать фәннәре академиясе академигы, педагогика фәннәре докторы, профессор

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ