Логотип Магариф уку
Цитата:

"Көйләп уку серләре"

Бу атнада республикабызда “Илаһи моң” рухи мирас фестиваленең алтынчысы уздырылачак. Быел ул Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә. Шул уңайдан...

Бу атнада республикабызда “Илаһи моң” рухи мирас фестиваленең алтынчысы уздырылачак. Быел ул Идел буе Болгарстанында ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәрелә. Шул уңайдан “Татар-информ” агентлыгы мабугат җыелышы җыйды.  
Анда “Гөлзадә” студиясе җитәкчесе, җырчы Гөлзадә Сафиуллина, РИУ доценты Резедә Сафиуллина, Казан консерваториясе доценты Геннадий Макаров, Татарстан Мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Айрат Фәйзрахманов, “Мәрҗани” мәчете имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Җәләлетдин,  сәнгать фәннәре кандидаты Лилия Җиһаншина катнашты.
Фестиваль 20 май көнне сәгать унда “Мәрҗани” мәчетендә “Ислам мәдәниятендә көйләп уку серләре” дигән семинар белән башланачак. Сәгать  икедә мәчет артындагы, Кабан күле буендагы мәйданчыкта рухи мирасыбыз ядкярләре башкаручыларының бәйрәм концерты белән чара дәвам иттереләчәк. Фестиваль 22 май көнне Болгарда, мең бер йөз еллыкны бәйрәм итү кысаларында, фестивальнең зур концерты белән тәмамланачак (сәгать икедә башлана).
Көйләп укыла, әйтелә торган мөнәҗәт, бәетләр – тарихи хәтерне уята торган, иң хисси, иң тәэсирле чара ул. Шуңа күрә дә әлеге фестивальнең рухи мәдәниятебезне саклап калуда әһәмияте әйтеп бетергесез зур. Шушы зарурлыкны аңлап, берничә ел элек Татарстан Мәдәният министрлыгы аны үз канаты астына алды.

  • Фестивалебездә биш яшьтән алып туксан яшькә кадәрле милләттәшләребез катнаша. Татарның меңьеллык авыз иҗаты саклансын, яшәсен дисәк, бу мирасны онытырга хакыбыз юк. Алла боерса, якын елларда әлеге музыкаль рухи мирасыбыз ЮНЕСКОның матди булмаган рухи казанышлар исемлегенә кертелер дип өметләнәм, – дип белдерде бу уңайдан әлеге изге, саваплы гамәлнең башында торучы Гөлзадә ханым.



Шөкер, әлеге фестивальне хуплаучылар саны елдан-ел арта бара. Аерым алганда, Татарстан Диния нәзарәте фестиваль кысаларында “Коръәнне татар мәкаме белән көйләп уку”  номинациясендә җиңүчеләрне билгеләү һәм бүләкләү эшен үз өстенә алды. Бу уңайдан Резедә Сафиуллинаның искәртүе дә кызык. “Суданда Коръәнне татар пентатоникасы белән укыйлар икән,” – дип белдерде ул.

Лилия Җиһаншинаның хәбәре дә йөрәккә сары май булып ятты. “Бу көннәрдә 21 мөнәҗәт һәм бәеттән тупланган җыентык дөнья күрәчәк. Анда ноталар, аудиоязмалар, текст-сүзләр дә бар. Боларны QR-код аша да карап-тыңлап булачак. Милләттәшләребез музыкаль мирасыбызны начар белә. Шуңа күрә кайбер елларда фестивальдә бер үк мөнәҗәтне биш-алты кеше башкара. Әлеге җыентык-хрестоматия кулыбызга килеп кергәч, хәл үзгәрер дип торабыз. Без аны фестивальдә катнашучыларга бүләк итәргә җыенабыз”, – диде ул.
Рәшит Минһаҗ
АВТОР ФОТОЛАРЫ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ