Логотип Магариф уку
Цитата:

Көзге төшенкелекме, әллә депрессияме?

Веганнар өчен ачылган  һинд кафесы янында мине җыйнак гәүдәле, йөзеннән сөйкемлелек бөркелеп торган урта яшьләрдәге ханым  каршы алды. Бу психотерапия белән шөгыльләнүче югары категорияле ме...

Веганнар өчен ачылган  һинд кафесы янында мине җыйнак гәүдәле, йөзеннән сөйкемлелек бөркелеп торган урта яшьләрдәге ханым  каршы алды. Бу психотерапия белән шөгыльләнүче югары категорияле медицина психологы Алсу Камил кызы Алпарова иде. Имбирле  чәй ясатып, төрле чикләвек һәм кипкән җиләк-җимештән әзерләнгән татлы кабымлыклар китерткәч, табын артында салмак әңгәмә башланып китте.
«Мин бик яраткан кафеларның берсе шушы була инде», – дип куйды Алсу ханым. Ә мин Казан университетының абруйлы исәпләү техникасы һәм кибернетика (ВМК) факультетын тәмамлаган кешенең, биш ел программалаучы булып эшләгәннән соң, тормышын кисәк үзгәртеп, психолог булып китүенә гаҗәпсенеп утырам. Егерме-утыз ел элек ул белгечлекне бик сирәкләр генә кирәксенгәндер. Психолог хезмәте безнең илдә яңа заманга күчкәч кенә мөһим һәм акчалы эшкә әйләнде бит. Ике-өч көн алдан язылмасаң, тәҗрибәле белгечкә эләгәм димә. Хәзер инде мәктәпләрдә дә психолог булу мәҗбүр итеп куела. Укучылар гына түгел, педагоглар үзләре дә психолог ярдәменә мохтаҗлык кичерәләр. Сүзебез нәкъ шул мәсьәләдән башланды.
– Алсу Камилевна, педагоглар белән аралашканда алардан еш кына күңел тынычлыгы югалу, төшенкелеккә бирелү авазлары ишетелә. Кайберәүләр хәтта, эшләреннән канәгатьсезлек күрсәтеп, үзләренең укытучы һөнәрен сайлап дөрес эшләмәүләре турында нәтиҗә ясый. Мондый зарны бигрәк тә көз көннәрендә ишетергә туры килә. Бу нәрсә – көзге төшенкелекме, һөнәри янып-көеп бетүме, әллә депрессия билгесеме?
–Мин моны күңел төшенкелеге, кәефсезлек, русча әйткәндә, хандра дип атыйм. Көзге көйсезлек азмы-күпме барлык кешеләргә хас. Ул табигать үзгәрешләре белән бәйле: җылы, озын, рәхәт көннәрне салкыннары алыштыра, вак яңгыр сибәли. Күк йөзен болыт каплаган. Менә шулар күңелгә тискәре тәэсир итә дә инде.
–Бу уңайдан Александр Пушкинның «Көз» («Осень») шигыре искә төшә. Хәтерлисезме, ул анда, мин язны яратмыйм,  ул тәнемне хасталый, күңелне сагышлый, дигән фикерне үз хисләре аша  тасвирлап бирә.  Кырыс кыш һәм ягымлы көз исә, киресенчә, шагыйрь күңеленә якын икән.
–Холкына, шөгыленә бәйле рәвештә ел фасылларын төрле кеше төрлечә кичерә. Кайберәүләрдә, көзге төшенкелеккә караганда, язгы төшенкелекнең озаграк, көчлерәк баруы билгеле. Алтын көзнең бөек шагыйрь күңелендә илһам тудыруына нигә  гаҗәпләнергә! Ә менә һөнәри янып-көеп бетү ел вакытына бәйле түгел. Бу  очракта кеше үз хезмәтенең мәгънәсен югалта.  Ул хәтта эшен күрә алмаска мөмкин. Шунысы бар: мондый халәт кинәт кенә тумый. Ул бер-бер артлы килгән канәгатьсезлекләрдән әкренләп-әкренләп туплана. Һөнәри янып бетүнең гомуми билгеләре бар: кеше боекга, үзен кирәкмәгән итеп сизә, даими рәвештә «йокысы килеп тора».
– Минемчә, мәктәпләрдә татар телен укытуны кыскарту, аны ата-ана теләгенә бәйләп калдыру чорында татар теле укытучылары нәкъ шундый халәт кичерде. Кешене көзге төшенкелектән һәм һөнәри янып-көюдән савыктыру юллары аерыламы?
– Көзге төшенкелектән котылу чаралары йорт-җирдә уңайлык, җылылык тудыру, үзеңә  вак-төяк шатлыклар бүләк итүдән гыйбарәт. Игътибар иткәнегез бармы, фатирларга җылы биргәч, кешеләрнең йөзе ачылып, күңелләре күтәрелеп китә.
Һөнәри янып-көеп килүеңне сизгәч, хезмәтеңнең моңа кадәр син игътибар итмәгән уңай якларын ачарга, аның тирәнрәк мәгънәсен эзләргә кирәк. Әйтик, педагог хезмәтеннән тәм тапмый башлаган очракта, үз-үзеңне аның иң кирәкле күркәм эш булуына ышандыра алмасаң да, озын җәйге яллар, ата-аналар, балаларның ихтирамы турында уйларга була. Аннан котылуның үзең теләгән юнәлештә укуга керешү, сәләтеңә карап, өстәмә шөгыль табу кебек юллары да бар. Минемчә, үзләрен педагог хезмәтеннән башка җирдә күрә алмаган укытучылар нәкъ менә шулай эшләде. Алар, өстәмә укып, башка предметлардан белем бирә башладылар.
– Япон менеджерлары карьера баскычында  өч, күп дигәндә биш  елдан озаграк тоткарланмаска киңәш итәләр. Сез нинди вакыт билгелисез?
– Кеше биш ел эчендә үз эшен энәсеннән җебенә кадәр үзләштереп бетерә. Ул шуннан соң өстәмә күнекмәләр, белем алуга ирешмәсә, булган багажыннан гына файдаланып эшләсә, аның күңеле касмаклана. Һөнәри янып-көеп бетү  аеруча педагоглар, табиблар, сатучылар, журналистлар кебек, кеше белән аралашуга корылган профессия-
ләргә хас. Мин аңа башка һөнәр ияләре юлыкмый дип расларга теләмим. Төрлесе була. Әгәр бу вакытлы күренеш булмаса, һөнәрне алмаштыру турында уйларга туры килә. Ләкин тагын биш елдан анысында да шул ук халәт тумас дип кем әйтә ала? Мондый очракта инде булган һөнәреңне яңа эчтәлек белән баету, аның мәгънәсен тирәнәйтү юлыннан бару дөресрәк була.
 – Еш кына таныш-белешләр турында, аның тормышында күңелсезлек, шунлыктан  ул депрессиягә төшкән, дигән сүзләр ишетелә. Минемчә, турыдан-туры тәрҗемә иткәндә «аска басылу» дигәнне аңлаткан бу латин сүзен бүгенге көндә урынлы-урынсыз кулланабыз кебек.
– Депрессия ул – психиатрда яки психотерапевтта дәвалануны таләп итүче психик авыру. Аның көзге төшенкелек белән уртаклыгы юк. Клиник депрессиядәге кешенең физиологик функцияләре бозыла. Аппетит, теләкләр югала, йокы кача, тормыш итү теләге юкка чыга. Кеше үзендә, җылы юрган астыннан чыгып, эшкә яки укырга бару өчен куәт таба алмый. Депрессиягә юлыгучыны үзенең ихтыяр көче дә, читтән вәгъдәләр дә ул халәтеннән чыгарырга сәләтле түгел.
Депрессия бертөрле генә түгел. Аның психик проблемаларга бәйле булганыннан тыш, биологик сәбәпләргә бәйлесе дә була. Физиологик эндоген депрессия дигәне, мәсәлән, кешедәге  гормоннар һәм нейромедиаторлар дәрәҗәсе үзгәрү нәтиҗәсендә килеп чыга. Аңа кәеф төшенкелеге, фикерләүдә тоткарлану, хәрәкәт әкренәю хас. Мондый эмоциональ көйсезлекне фәкать дарулар белән генә дәвалап була.
 – Ә төрле авырулар кешене депрессиягә этәрергә мөмкинме?
– Кешедәге тән авырулары – соматик авырулар, мәсәлән, йөрәк өянәге, яман шеш кешене депрессия хәленә кертергә мөмкин. Аның барлыкка килү-килмәве авыруның үз чиренә мөнәсәбәтенә бәйле. Кайберәүләр юк кына чирен дә күпертә һәм күңелендә авыруны җиңә алмаудан куркуга төшә.Әгәр ул хәл депрессиягә әйләнсә, аннан котылу читен булачак. Тагын невротик депрессия турында да әйтеп китмәкче булам. Анысы тормышта була торган авыр хәлләр, мәсәлән, якын кешене югалту, эшсез калу һәм финанс чыганагыннан коры калу  кебек күренешләргә бәйле. Мәсьәлә хәл ителү белән әлеге авыр халәт тә юкка чыга.
Ә менә клиник депрессия психиатр күзәтүе астында дәвамлы дәвалау таләп итә. Аңардан сүз белән, ягъни когнитив психотерапея  белән генә котылып булмый. Әгәр психиатр авыруга депрессия дигән диагноз куя икән, ул аңа дарулар тәкъдим итә.
– Күпләр табиб тәкъдим иткән антидепрессантларның гомерлек бәйлелеккә китерүеннән курка.
–Табиб билгеләгән дарудан түгел, үз белдегең белән яки таныш-белешләр тәкъдименә ияреп, психотроп препаратлар кабул итүдән куркырга кирәк.
– Хәзер күпләр, Интернеттан өйрәнеп, үз-үзләренә диагноз кую һәм дәвалану белән мавыгалар.
–Үз авыруың турында мәгълүматлы булу кирәк ул.Әгәр без моны хата эш дип белдерсәк, бу дөрес булмаячак. Һәр авыру үз чирен эчтән сиземләү аша ачыклый. Ләкин чын диагнозны табиб кына куя ала. Бу – тән авыруларына гына түгел, кешенең психологик халәтенә дә кагыла. Элек, әйтик, егерме ел элек мин бу хезмәткә алынганда, кемгә дә булса психологка барырга киңәш иткән очракта, күпләр «мин псих түгел» дип баш тарта иде. Кешене белгечкә мөрәҗәгать  итүдән тирә-юньгә фаш булу да туктатып торгандыр. Хәзер исә, киресенчә, үз-үзеңдәге, гаиләңдәге, коллективтагы каршылыкларны психолог ярдәмендә анализлау гадәткә әйләнеп бара. Бу – мода гына түгел. Бүгенге шәһәр тормышына гаилә, дуслык җепләренең бушавы, хәтта өзелүе хас. Барыбыз каядыр чабабыз, ашыгабыз, элеккеге кебек, якыннар белән эч бушатып, фикер алышып, борчуларыбызны уртаклашып утырырга вакыт таба алмыйбыз. Кеше хәзер уңышлары белән  мактана, ә булган кайгы-хәсрәтләрен, шик-шөбһәләрен читкә чыгармаска тырыша. Менә шуларны бүлешер өчен алар психологка йөриләр дә инде.
– Коронавирус инфекциясе кешеләрнең психик халәтенә тәэсир иттеме?
–Гаиләләрдә каршылык көчәйде. Кеше күңелендә өзлексез борчылу халәте барлыкка килде. Эпидемия башланганда ничек сакланырга, ничек чир йоктырмаска кирәклеген берәү дә белми иде.  Андый хәлдә психик проблемалар килеп чыгуын  көтеп кенә торырга кирәк. Җәмгыять беразга акылыннан шашты дип белерсең. Шул ук вакытта кызыклы күзәтүләр дә ясарга мөмкин булды. Таза-сау халыкның гел кул юып, башка саклану чаралары күреп йөрүе аларны  обсессив-компульсив авырулардан интегүчеләр белән тигезләде, ә әлеге чир белән авыручылар үзләрен нормаль кеше итеп тоя башладылар.
– Безнең җәмгыятьтә күп чирләр яшәрде. Депрессия нинди яшьтә күренергә мөмкин?
–Ул хәтта балаларда да була ала. Әгәр бала, миңа күңелсез, дип бик еш кабатлый икән, шикләнергә урын бар.
– Бу аларның буш вакытта, китап укыйсы урынга, гаджетлар тотып утыруы белән бәйле түгелме икән?
– Интернет, телевидениедәге уеннар фикерләү стилен боза. Гаджетлар кешеләр, бигрәк тә балалар һәм үсмерләр арасындагы эмоциональ элемтәләрне җимерә. Балалар аралашу күнекмәләреннән мәхрүм кала. Алар башкалардан да булышлык көтмиләр, үзләре дә ярдәмгә әзер түгел. Аларның күңелләрендә хисләр кытлыгы. Фикерләүләре һәм сөйләмнәре өзек-төтек булганга хәзер үсмерләрнең фикер йөртүен клипча фикерләү дип атыйлар. 
– Әле шушы арада гына Пермь университетында коточкыч фаҗига ясаган 18 яшьлек үсмер: «Май ахырына таба үземне кулда тоту һаман саен авыррак булганын аңлый башладым. Якын-тирәдәгеләр белән азрак аралашам...» – дип язган. Кызганычка, мәктәпләрдә психолог булса да, аларның үсмерләрне  тормышка әзерләүдә катнашуы сизелми. Мондый белгечләрнең, ата-аналар җыелышларына кереп, киңәшләр бирүен күргәнем юк. Мин моны, укучы бала әнисе буларак, үз күзәтүләремнән чыгып әйтәм.
– Мәктәп психологы, укучыларны сайлап алу юлы белән, ягъни скрининг тикшерүләре уздырып, нәтиҗәсен укытучыга бирә. Кайчак аның файдасы да була. Тәҗрибәле педагог проблемалы баланы аның ярдәменнән башка да күрә, сизә, билгеле. Укучының күңел төшенкелеге ата-анасы яки яшьтәшләре белән начар мөнәсәбәтләрдән туарга мөмкин. Шунысы бар: алар өчен дуслары белән ике арадагы мөнәсәбәт ата-ана белән булганына караганда да әһәмиятлерәк. Яшьтәшләре тарафыннан буллингка, ягъни эзәрлекләүгә дучар булу, җавапсыз мәхәббәт кебек хәлләрне үсмерләр аеруча авыр кичерә.
Кешегә мәхәббәт һәр яшьтә мөһим. Бала ана мәхәббәтендә коенып үсә. Шуннан соң мәхәббәтнең структурасы үзгәреп тора: балалар бакчасында дуслык, үсмерлектә  яшерен гыйшыйк тоту, яшьлек чорында җенси тартылу, өлкәнәйгәч  үзара хөрмәт рәвешен ала. Ярату-яратылу һәркемгә хас һәм мөһим.
– Минемчә, балаларга үз хисләрен, әти-әнисе белән чагыштырганда, абруйлы укытучы белән бүлешү җиңелрәк.
–Үзара ышаныч булса, нәкъ шулай. Күп кенә ата-
аналар үз бурычларын баланы киендерү, укуын, билгеләрен тикшереп тору белән чикләп куялар. Баланың эчке дөньясы белән кызыксынырга вакытлары да, теләкләре дә калмый.  Чынлыкта баланың эчке кичерешләре билгедән әһәмиятлерәк бит.
– Хәзерге заманда без барыбыз да үз мәшәкать–
 ләребез белән кирәгеннән артык мәшгуль. Йөрәкне ачып, сөйләшеп утыру элекке чорларда калган бер искелек кебек кабул ителә. Ата-
ана, балалар белән көн дә аралашып торучы тәҗрибәле психолог буларак, педагогларга нинди киңәшләр бирер идегез.

– Бу очракта бердәнбер дөрес киңәш: һәр баланы хөрмәт итәргә кирәк. Хәтта бала тупас булса һәм начар укыса да, педагог аның күңеленә юл яра ала. Күп кенә очракта аларның башкалардан  аерылып торырга тырышуы үзләренә игътибар итүләрен теләүдән килеп чыга. Укытучы сак кына баланың күңел кылына тия алса, тискәре кыланмышларының сәбәбен дә ачыклый алачак.
– Үсмерләрнең җәмгыять тетрәндерерлек канлы фаҗигаләр оештыруы бөтен җәмәгатьчелекне уйланырга мәҗбүр итә. Кемдер Интернетны, триллер фильмнарны гаепли, кемдер моны тормышыбыздагы социаль тигезсезлеккә протест дип саный. Монда гаиләнең гаебе ни дәрәҗәдә?
– Балаларның күңелендә эчке каршылыклар тудыруда гаиләнең һичшиксез өлеше бар. Кызганычка, хәзер күп кенә гаиләләрдә төп сөйләшү темасы –
 акча һәм байлык. Социаль хәле буенча үзләреннән өстен булганнардан көнләшү, хәтта күралмау, комсызлык чире кайберәүләрнең күңелен пәрәвез кебек сарып алды. Мондый хәл үсеп килүче буынны тәрбияләүгә уңай йогынты ясый дип әйтеп булмый. Бармаклар тигез булмаган кебек, кешеләр дә тигез түгел. Һәрвакыт үз көчең, белемең, мөмкинлекләреңнән чыгып фикер йөртергә  кирәк. Ә балаларга үз тырышлыклары белән социаль баскычтан югарырак үрмәләргә кирәклеген төшендерү дөрес-рәк булачак. Бабаларыбызның «Айга карап, ай булып булмый» дигән гыйбарәсе бүгенге чорда да актуаль. Әмма дәрманың, хезмәт сөючәнлегең, омтылышың булса, айга да очып булачак.
Сөмбел ТАИШЕВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ