Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмара балалар музыка мәктәбендә балаларны җыр-бию ярдәмендә тернәкләндерәләр

2021 елның декабрендә Кукмара балалар музыка мәктәбе муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади коллективлары проектларына ярдәм итү өчен «Чиксез тормыш» иҗади инклюзив лабораториясе» про...

2021 елның декабрендә Кукмара балалар музыка мәктәбе муниципаль мәдәният һәм сәнгать учреждениеләренең иҗади коллективлары проектларына ярдәм итү өчен «Чиксез тормыш» иҗади инклюзив лабораториясе» проекты белән Татарстан Республикасы Хөкүмәте грантын отты. Проект мөмкинлекләре чикләнгән балаларны традицион җыр, бию һәм уен культурасын куллану юлы белән социаль тернәкләндерүгә юнәлтелгән.

Проектны гамәлгә ашыру кысаларында, 2022 елның 1 апрелендә музыка мәктәбе укучылары һәм укытучылары Кукмара шәһәренең “Шәфкать” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр өчен “Чиксез тормыш” дип аталган концерт-күңел ачу программасы оештырдылар.

Биредә музыка мәктәбе укучылары төрле музыка уен  коралларында концерт номерлары белән чыгыш ясады. Укытучылар кунакларны халык музыка кораллары белән таныштырды. Шулай ук музыка коралларында уйнау буенча мастер-класс та узды.

Балалар рәхәтләнеп тыңладылар, уйнадылар, табышмаклар чиштеләр. Һәр тамашачы кулына чын музыка коралын тотып, уйнап, үзен чын музыкант итеп тоя алды. Чара ахырында укытучылар һәм тамашачылар халык уен кораллары оркестрын оештырдылар һәм бергә дәртле көйләр башкардылар.

 

Фәния Лотфуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ