Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмара таналары иң "чибәре"

«Агроволга-2021» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстанда сыерлар арасында матурлык конкурсы узды. Анда 90нан артык голштин токымлы мөгезле эре терлекләр арасыннан иң яхшы сыер һәм боз...

«Агроволга-2021» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе кысаларында Татарстанда сыерлар арасында матурлык конкурсы узды. Анда 90нан артык голштин токымлы мөгезле эре терлекләр арасыннан иң яхшы сыер һәм бозауларны билгеләделәр.
Җиңүчеләрне ачыклау өчен, бәйсез эксперт буларак, Венгрия Республикасының голштин-фриз токымлы мөгезле эре терлек җитештерүчеләр милли ассоциациясенең халыкара профессиональ бәяләүчесе Шебек Тамаш чакырылган иде.
Конкурста «Таналар» номинациясендә Вахитов исемендәге хуҗалык - беренче, «Урал» хуҗалыгы танасы өченче урынны алды. «Бер бозаулаган сыерлар» номинациясендә «Восток» җәмгыяте - өченче, «Тулы яшь төркемендәге сыерлар» номинациясендә «Вахитов» җәмгыяте сыеры өченче урын яулады.
Чыганак: kukmor_tatarstan

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ